|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.10.2016 Шоу-бизнес
Зөлфия Мансур язмышы - "Туганнар" клибында"Кызлы йорт"ның "Туганнарым" җырына төшерелгән һәм күптән көтеп алынган клибы табадан төште. Клип беренче күренешләреннән үк күңелгә тәэсир итә, чөнки анда күп сынаулар аша узган көчле рухлы герой Ана Зөлфия ханымның язмышы сурәтләнә. - "Туганнар" җыры барлыкка килүгә үк, аңа клип төшерү идеясе туды. Бүгенге көндә эстрадада җиңел һәм шаян җырлар күп. Ә безнең саллырак, мәгънәлерәк тема күтәрәсе килде. Язмыш шулай хәл иткәндер инде: әни биш баласын җитәкләп әтидән китә һәм Арча районы Шушмабаш авылында яшәүче әтисе Мансур бабайга кайта. Әмма әни безне гомере буе әтигә карата яхшы мөнәсәбәттә үстерде. Клип нигезендә шушы күренешләр сурәтләнә, - дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Рәфинә Ганиуллина.
Эльвира ШАКИРОВА |
Иң күп укылган
|