поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
24.10.2016 Шоу-бизнес

Сөмбел Билалова Мәскәүне генә түгел, чит илләрне дә яулый (ИНТЕРВЬЮ)

Сөмбел Билалованы Татарстан тамашачысы инде зур сәхнәләрдә күптәннән күргәне юк. Дөрес, экраннарда аның клиплары күрсәтелә, радио аша җырларын тыңлыйбыз, иң осталары артистның тормышын интернет челтәрендәге сәхифәсеннән күзәтеп бара. Тик барыбер тамашачы күрешеп, Сөмбелнең тере тавыш белән җырлавын сагынды шикелле. Кияүгә чыгып, Мәскәүгә күченгән җырчы алып бару өлкәсендә дә зур уңышка иреште.

Алай гына да түгел, ул инде чит илләрне гизеп, халыкара дәрәҗәгә дә чыгарга юнәлеш алган. Әмма бу танылган артистның җырга игътибары кимеде дигән сүз түгел: Сөмбел Билалова “Мәхәббәткә юк ара” җырына өр-яңа клип тәкъдим итте.
— Сөмбел, “Сайра, былбыл” клибы чыкканнан соң, төгәл бер елдан син бөтенләй дә үзгә стильдә яңа клип чыгардың. Клипны нинди уйлар, хисләр белән төшердең?
— Күптәннән милли образда, татар костюмнары белән клип төшерәсем килгән иде. “Сайра, былбыл” җырының эчтәлеге дә хыялымны тормышка ашырырга этәргеч бирде. Ә “Мәхәббәткә юк ара” җырында халык мотивлары юк, шуңа да мин тарихи сюжет, ниндидер тормыш хәлләрен күрсәтергә теләмәдем. Клипта бар игътибарны үземә юнәлтеп, матур итеп төшәсем килде. Сценарийны Гүзәлия белән бергәләшеп утырып уйладык. Кара тәнле егетне, факеллар, утлар белән төшерү идеясы да бергә туды. Барлык фикерләр дә җырның үзеннән чыга.

Тыңлаган саен үзеңә ниндидер сурәтләр күз алдына китерәсең, ниндидер алымнар төшерү мәйданчыгында туды. Үзенә күрә импровизациягә дә мөрәҗәгать иттек. Миңа кирәкле кечкенә факелларны Мәскәү буйлап үземә эзләп йөрергә туры килде әле. Төшергәндә дусларым учаклар кабызганда да, ничә сәгать буе утны саклап торырга да ярдәм итте. Клипны Мәскәүдә, шәһәрдән бераз читтә урнашкан зур ком таулары булган урында төшердек. Анда бөтенләй дала кебек, учак ягарга кемдер калдырып киткән агач поддонанарны ташып бетердек. Көн дәвамында бик салкын булды, авырмасам гына дип борчылган идем. Клипны үзе бик җиңел төшердек, чөнки күңелле атмосфера тудыра алдык, һәркем сыйфат өчен эшләде. Шуңа мин нәтиҗә белән бик кәнәгать калдым.
— “Гүзәлия ярдәм итә” дисең, аның белән якыннан Мәскәүгә күчеп киткәч таныштыңмы?
— Әйе, мин Гүзәлия белән Мәскәүдә генә таныштым, аңарчы аның иҗатын белә идем инде. Мәскәүдә татарлар арасыннан беренче танышкан кешеләрнең берсе ул. Гүзәлия йогынтысы белән алып баручы эшенә дә алындым. Аның белән төрле бәйрәм чаралары оештырып, җырлар яздырып  бергә эшлибез.
— Иҗатны, танылган исемне калдырып, Мәскәүгә китәргәме дигән икеләнү булдымы?
— Мин ул вакытта юкка гына китмәдем, кияүгә чыгып күчендем. Андый икеләнү турында бөтенләй уйламадым да, чөнки гаилә һәрвакыт беренче урында. Мәскәү-Казан арасы минем өчен ерак юл түгел. Хәзер чит илләргә дә йөри башладым, юл туйдыра дип әйтә алмыйм.

Кайвакыт йокыны туйдыру өчен юлга чыгып китүне көтеп тә аласың. Самолетта 3-4 сәгатьне сизмисең дә, ә менә поезд соңгы арада бераз ардыртты. Чит илләр белән соңгы арада мавыгып киттем, бик күп Сабантуйлар оештырдык. Мәсәлән, күптән түгел Мисырда фестивальда катнашып кайттым. Татарстанны бик белмиләр, шуңа да татар костюмнарын күрсәтү, татар җырларын тәкъдим итү бик кызык. Милли җанлы кеше буларак, үземчә пропаганда алып барам.
— Казанга кайтырга исәп бар дидең…
— Әлеге мизгелдә төгәл ышандыра алмыйм, кайту теләге бик зур. Әлегә үзем генә Казанга кайтырга җыенам, чөнки күңел тынычлыгын Казанда табам. Әти-әнием, гаиләм сагындыра. Мәскәү бөтен кеше өчен түгел, ләкин мин анда үз урынымны таптым. Эшкә килгәндә, актив кеше эшне кайда да таба. Ким дигәндә йөреп эшләрмен дип торам. Төп яшәү урынын барыбер Казанда күрәм.
— Мәскәүдә алып баручы булып эшләү җырны арткы планга күчермәдеме?
— Алып бару минем үземә бик ошый. Казанда мине җырчы буларак таныйлар. Хатын-кыз өчен алып бару аеруча да авыр. 5 ел дәвамында бу эш белән шөгыльләнү зур тәҗрибә булды, бигрәк тә ике телдә кешенең күңелен күрергә кирәк булганда чыныгасың. Казанда, берсүзсез, конкуренция бик зур, ләкин җырлап та, алып барып та югалып калмабыз. Шулай ук үземне телевидение өлкәсендә дә сынап карыйсым килә.
— Татар мәдәнияте белән чит илләрдә дә таныштырам дисең, сиңең бит әле бу эшне бәяләүче дәүләт бүләгең дә бар.
— Әйе, чыннан да Мәскәү шәһәрендә урнашкан Татарстан республикасының вәкаләтле вәкиллеге, Муса Җәлилнең тууына 110 еллыгына багышлап, татар телен саклаган һәм үстергән өчен медаль белән бүләкләде. Әлеге вакыйга минем туган көнемә дә туры килде. Шушы бәйрәмдә әти-әнием каршында бу мәртәбәле бүләкне алу икеләтә куанычлы булды. Шулай ук Татарстан республикасы президенты – Рөстәм Нургали улы Миңнехановның да рәхмәт хаты тапшырылды. Мәскәүдә ел саен Татарстан республикасы көннәре уздырыла, шунда бик дәрәҗәле бүләкне алу зур сөенеч булды. Аны да әти-әнием янына алып кайтып куйдым.
— Зур бүләкләрне әти-әни өендә саклау аларга рәхмәт йөзеннән башкарыламы?
— Әлбәттә, аларны сөендерер һәм хөрмәт күрсәтү өчен, зур бүләкләр әти-әниемдә саклана. Алар иҗатыма бик күп көч керткән кешеләр. Мине 5 яшемнән әнием музыкаль мәктәпкә, бию түгәрәкләренә йөртте, шуңа да бу эшнең нәтиҗәсен беренче алар күрергә тиеш.
- Чит илләрдә бәйрәмнәр ничек уза?
- Мәсәлән, быел Литвада булдык, андагы Сабантуйда мин алып та бардым, җырладым да. Ул бәйрәмнәр без ияләшкән Сабантуй кебек үтми инде. Алар күбрәк өстәл артында утыралар, мәҗлес кебек уздырыла. Традицион милли уеннар ачык һавада оештырыла, хәтта көрәш тә үткәрелде. Чит илдәге милләттәшләргә татар җырлары, биюләре бик мөһим. Шәхсән үземне чит якларда татар телен белүләре сокландыра.
- Мәскәүдә яшәп, рус мөһитенә иярү булмадымы?
- Мин ничектер башыннан ук татарлар белән генә аралашам. Без анда бик күп чаралар оештырабыз, яшьләр белән бик күп эшлибез. Минем бер рус дустым юк дисәк тә була. Мәскәүдә татар мәдәниятенә күбрәк тартыласың, читтә булгач, кадерлерәк була башлый. Мин, гомумән, татарлыгымны югалта торган кеше түгел.
- Күңелеңдә йөрткән хыялың бармы?
- Мин сәнгатьтә әле бик зур үрләргә ирештем дип әйтә алмыйм. Бигрәк тә хәзер Казанда иҗатны яңадан башлыйм дисәк була. Үземне шулай ук яңа өлкәләрдә, әйткәнемчә, телевидениедә сынап карыйсым килә. Ләкин минем иң зур хыялым – театр, мин актриса булырга бик теләр идем. Бәлки, кайчан булса да, зур театрда булмаса да ниндидер спектакльда катнашу теләге бар. Үзем театрларга йөрергә яратам, бигрәк тә Камал театрын якын итәм. “Кара чикмән” спектаклен бик ярата идем, кызганыч, ул хәзер репертуардан төшеп калды. Мин аны бер биш тапкыр караганмындыр. Мәскәүгә гастрольләр белән килгәч, гел аларның тамашаларына йөрим.  Иҗатка килгәндә, язга яңа альбом әзерлим һәм инде Казанда үз концертымны куясым килә.


Фотолар шәхси архивтан алынды.
 


Гөлшат МИНГАЗИЗОВА
Gong-TV
№ --- | 24.10.2016
Gong-TV печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»