поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
23.10.2016 Мәдәният

Самарада рәссам Тәслимә Мостафинаның күргәзмәсе ачылды (ФОТО)

Моңа кадәр Самара татарлары арасында андый рәссам турында ишеткәнебез юк иде әле. Шуңа да бик кызыксынып күргәзмәне карап кайтырга булдык. Әле җылы бирелмәгән, күптән ремонт күрмәгән шыксыз зур китапханәгә килеп керү белән сезне җылы диңгез дулкыннары, алтын кояш баешы, карлы тау итәгендә гөрләп чәчәк атып утыручы мәкләр кызыллыгы, алтын көз төсендәге бал кәрәзләре каршы ала.

Араларында графика ысулы белән ясалган авыл өе, кер бәләге (тукмак), сепарат, борынгы комод өстендәге көзге, мич авызы янына тезеп куелган табагачлар кебек татар өенә генә хас, күңелгә якын җиһазлар да бар. Читтәрәк тушь белән ясалган һәм беренче карашка бөтенләй аңлашылмый торган һәм шул ук вакытта географиягә ишарәләгән әйберләр - глобус, карталар, каурый каләм һәм кара савыты сүрәте...

- Тәслимә ханым, нәрсәне аңлата бу рәсемегез? - дип сорамыйча булдыра алмадым.
- Бу рәсемне мин аверлепинг ысулы белән ясадым. Бер предметны икенчесе өстенә куйсаң, аста калганының бер өлеше генә күренә бит. Менә монда да бик күп әйберләр өсте-өстенә куелган кебек һәм алар барысы да география фәненә кагылышлы әйберләр. Кеше бу картинага карап уйланырга, аны аңларга тырышырга тиеш. Мин үзем география укытучысы бит, шуңа да бу рәсемне ясаганмындыр - дип сөйләп китте Тәслимә Фәүзи кызы.

...Тәслимә ханым 52 яшенә кадәр рәсем ясау турында уйлап та бирмәгән. Башкортостанның Бүздәк районы, Күзәй авылында үскән кыз, Башкортостанның педагогия университетының география факультетын тәмамлаганнан соң, башта Урзай, аннан Бүздәк авылында география укыта. Уку елы уртасында проф¬союз оешмасы аны “яна” торган путевка тоттырып, Кавказга ял итәргә җибәрә.  Бу ял язмыш тарафыннан оештырылган булса кирәк. Анда аны гомерлек яры көткән икән.

Куйбышевта яшәүче Әсгать Мостафин, авариягә эләгеп аягын имгәткәннән соң, шул ук вакытта, шул ук санаторийда дәвалана икән. Ходай тарафыннан билгеләнгән урында бу ике яшь йөрәк очраша да инде. Өйләренә кайтып китәргә өч көн калып барганда алар бер-берсенә йөрәк серләрен ачып аңлашалар һәм “курорт романы” туй белән тәмамлана, Тәслимә Куйбышевка килен булып төшә.

...Менә 33 ел инде алар бергә. Тәслимә гомере буе Зубчаниновка мәктәбендә география укыта, Әсгать аэропортта механик булып эшли. Кызлары Юлия белән Гөлназ, әниләре эзеннән китеп, педагогия университетын тәмамлыйлар, кияүгә чыгалар, оныклар туа. Шулай тыныч кына яшәп ятканда Тәслимәгә иҗат җене кагыла...

- Иремнең туганнан туганы художество мәктәбенә йөреп укый башлады. Мин дә аңа ияреп бардым. Карасам, мольберт артында төрле яшьтәге кешеләр рәсем төшерә, - дип сөйли Тәслимә ханым иҗат иленә ясаган беренче адымнары турында. - Мин, булдыра алмам болай, дип, әкрен генә чыгып бара идем, “Куда это вы?!”, - дип туктатты укытучы Ольга Юрьевна Березина һәм художество мәктәбенең беренче дәресен бирә башлады – пирамида, шар, перспектива... Шуннан китте инде. Дүрт ел укып, диплом алып чыктым. Шушы дәвердә бихисап рәсемнәр ясалган. Хәзер менә күргәзмә оештырырлык булды...


- Тәслимә ханым, диңгез күренешләрен бигрәк матур ясыйсыз. Сезне “маринист”лар рәтенә куярга да була.
- Юк-юк.  “Мастихин” ысулы белән ясалган бу күренешләрне мин Кубаның Доминикано Республикасына сәяхәт иткәндә ясадым. Кариб диңгезе безнең Кара, Каспий, Азов диңгезләреннән нык аерылып тора. Аның төсе гел алмашынып, салават күперенең бөтен төсмәрләре белән җемелди. Менә мин аның шул бизәкләрен караучыларга җиткерергә тырыштым.

Ә үзем мин туган авылым, туган ягымның табигате, әниемнең өен ясарга яратам. Тәрәзә төбәндәге яран гөле, яңа пешкән икмәк... Башкортостан якларына кайтканда минем күкрәгем киңәеп киткәндәй була. Бабам нигез салган РЭМ авылын, мәктәптә укыганда яшәгән Күзәй авылының күренешләрен зур форматта ясый башладым, истәлек булыр.

- Нинди сәер авыл исеме – РЭМ. Нәрсәне аңлата ул?
- РЭМ - Революция, Электрификация, Мелиорация дигәнне аңлата.  Бу авылга минем бабам нигез салган. Үткән гасырның 30нчы елларында ул репрессияләрдән качып киткән һәм урманда йорт салган. Ул үзе белән хатынын, сигез кызын һәм бер сыеры белән бер атын гына алган, калган малларын Күзәйдә калдырып киткән. Аның янына башка качкыннар да килеп урнашканнар һәм бергәләшеп коммунизм  булырлык авыл салып куйганнар. Мәсәлән, бабам кайдандыр ефәк кортлары алып кайтып үрчеткән, Россиядә моңа кадәр күрелмәгән помидор үстерү дә аңардан чыккан могҗиза. Минем әни дә шул өйгә килен булып төшкән һәм башлангыч мәктәп укытучысы буларак бер бүлмәдә беръюлы 1-4 сыйныф укучыларын укыткан. Ә шул гайрәтле бабабыз 1943 елда сугышта һәлак булган.

Без укырга кергәч, гаиләбез белән кабат Күзәйгә кайттык ә РЭМ авылы әкренләп таралды. Минем күңелдә генә ул шушы кадәр вакыт якты хәтирә булып яши һәм хәзер инде менә картиналарга күчеп бара. Балалар безнең тарихны белсеннәр, аларга кадәр халык ничек яшәгәнне белсеннәр өчен ясыйм мин бу авыл күренешләрен. Менә шушы атларны, бал тулы өстәлләрне, киң кырларны һәм урманнарны рәсемгә төшергәндә җаным җырлый сыман.

- Тәслимә ханым, киләчәк план¬нарыгыз белән дә уртаклашсагыз иде.
- Үткән җәйне мин Байкалга сәяхәт идем. Андагы хозурлык! Әле менә шул тәэсирләрдән айнып бетә алмыйм, йөрәгемдә Байкал күренешләре зур урын алып торалар.  Бәлки картиналарыма да күчәрләр әле алар.

- Уңышлар Сезгә, Тәслимә ханым!

Бу рәссамның иҗаты белән танышырга теләгегез булса, Краснодонская урамы, 13 адресы буенча урнашкан 16 китапханә филиалына рәхим итегез. Күргәзмә декабрь ахырына кадәр эшләячәк.


Автор фотосурәте.
 


Эльмира ШӘВӘЛИЕВА
Бердәмлек
№ --- | 23.10.2016
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»