поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
21.10.2016 Тарих

"Татар авылы" туристлык комплексында бер көн (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Яшел Үзән районы Исаково авылында үзенчәлекле музей бар. "Татар авылы" дигән комплексны гамәлгә куйган кеше, гаҗәеп энергетикалы, дәрте ташып торган Дамир абый Камалетдинов "Матбугат.ру" хәбәрчеләрен кунак итте. Бу фотоларны караган бер генә кеше дә битараф кала алмас:

 

1. "Татар авылы"нда кунакларны шулай җырлап каршы алалар. Дамир абый "Туган тел"не башкара.

2. Комплекс бик күп йорт, каралты-кура, хуҗалык җиһазларыннан тора.

3. Пони һәм ишәк

4. "Татарлар шалашта ягшәмәгән, әмма печән чабарга дип ерак болыннарга киткәндә менә шундый корылмалар ясап, шунда төн кунганнар", - дип сөйләде Дамир абый.

5. Төп йорт шушы. Аның эчендә чып-чын мич. Һәм анда утын яна.

6. Ирләр аерым, хатын-кызлар аерым яктан керешле. Элек татарларда шулай булган ди.

7. Монда һәр җиһаз үзе бер тарих!

8. Тагын бер йорт

9. Балаларга фотога төшәр өчен арбаны буяп куйганнар

10. Казлар нидәндер зарлана

11. Бу чүлмәк ясау миче. Аның проектын Дамир абый Мәскәү өлкәсеннән алып кайткан. Чүлмәк ясар өчен бу мичне 7 көн ягарга кирәк. Мондый ысул белән ясалган берәр метрлы чүлмәкләрнең бәясе 150 мең сумга кадәр җитә ди.

12. Кошларның монда ниндие генә юк

13. Кәҗә безне сәламләп сакалын селкетте

14. Күркәм күркә

15. Күркәм түгел күркә

16. Йорт эче - чын музей

17. Бу туку станогын хуҗа кеше чуаш авылыннан алып кайткан. "Сүтеп алып кайттым, әмма алып кайткач, татар әбиләре җыя алмады, чуаш әбиен алып килеп җыарга туры килде", - ди. 

18. Күп җиһазларның нигә кирәк икәнен замана кешесе аңлый алмый, танымый. Монысын таныдык. Бу үтүк!

19. Бар да урында, бар да пөхтә

20. Тимерче йорты

21. Горн, маховик, наковальня. Тимерченең төп станогы шул. Татарчага тәрҗемә итегез әле?

22. Экспонатлардан алма төшәр урын юк

23. Һәр җиһаз бөртекләп җыелган

24. Арба сүзе татарчадан чыккан, беләсездер инде (ә "моң" сүзе русчага тәрҗемә ителми)

25. Тегермән эчендә

26. Тегермәннең механизмнары

27. Дамир абый бик җор күңелле кеше, аңлата да, шаярта да, кайбер әйтәсе сүзен җырлап та бирә

28. Тегермән өстеннән күренеш

29. Тегермән тешләре

30. "Татарстанда бу бердәнбер җил тегермәне," - ди Дамир абый. Аны башка авылдан бүрәнәләп сүтеп алып кайтканнар.

31. Хатын-кызлар бәдрәфе ирләрнекенә караганда күбрәк. Ни өчен икәнен сорарга уңайсызландык.

32. Кечкенә генә үсентегә шундый шәп элмә такта!

33. Комплексның хуҗасы самавырдан чәй эчерде

34. Космик корабль

35. һәм аның эче

36. Монда утыргычлар да табигый 

37. Убырлы карчык йорты. Избушка на курьих ножках.

38. Убырның йорт җиһазлары

39. Яңа ел белән!

40. Һава торышы яхшы иде. Һәрхәлдә, яңгыр юк.

41. Һәрдаим ниндидер мал очрый

42. Туристлар өчен уңайлыклар

43. Кунаклар өчен зур кафе төзелеп ята

44. Болары куян бугай

45. Рындамы бу? Татарчасы ничек? Кыңгырау гына түгелдер бит?

46. Хуҗа аңлатмаса, күп кенә җиһазларның нәрсәгә кирәген белмисең. Монысы (уң якта) күпер салганда кулланыла.  

47. Дамир абый элек укытучы булып эшләгән. Шуңа күрә туристлары белән дә кайвакыт балалар кебек мәш килә.

48. Бу ни бу?

49. Сәке. Сәке өстендә ястык. Ястык өстендә мендәрләр. Бу күренеш күп кенә укучыларыбыз өчен таныштыр.

50. Ниндидер тәгәрмәч

51. Кайсы кайдан җыелган савыт-саба

52. Куркыныч булып китте

53. Татар миче рус миченнән нәрсәсе белән аерыла? Татарныкында ятак юк, татарныкында комган өчен урын бар, татарныкы кечерәк.

54. Сәкедә төнлә йоклаганнар, ә көндез аш өстәле итеп кулланганнар.  

55.  "Фотограф абый, безгә тагын кил!"

56. "Татар авылы"на рәхим итегез! 
 

Наил Зыятдинов фотолары (http://fotosmall.ru/)

 


Данил СӘФӘРОВ
Матбугат.ру
№ --- | 21.10.2016
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»