|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.10.2016 Әдәбият
Дөнья нигә шундый шыксыз икән?Без Камил белән инде күптән танышбыз. Сирәк кенә булса да “Бердәмлек”кә ул милләтебезгә, язмышка кагылышлы язмаларын җибәргәләп тора иде. Ә инде рус телендә иҗат итүче шагыйрь Камил Тангалычев Мордовия Республикасының татар телендә нәшер ителүче “Якташлар” газетасының мөхәррире итеп билгеләнгәч, без аның белән Казанда якыннан таныштык. Минем шәхси китапханәмдә аның “Рябиновые бубенцы”, “Мой поводырь”, “Дорога в Казань” кебек шигырь һәм әдәби китаплары саклана. Камилнең үзенә генә хас язу стиле бар. Ул бер генә шагыйрьгә дә охшатып язмый. Шулай да аның шигырьләрендә бүгенге заман шагыйрьләренең берсе Николай Рубцовның иҗат аһәңнәре яңгырый кебек.
Кайбер татар шагыйрьләре Камил Тангалычевны татарчага тәрҗемә итү кыен, диләр.
Мин үзем шигырьләр язмыйм, ә менә яхшыларын укырга яратам. Шуңа да күңелемә ошаган аның берничә шигырен тәрҗемә итеп, “Бердәмлек” газетасында бастырган да идем. Камил аларга яхшы бәя биреп, үзенең шатлануын да белдергән иде.
Кулым җиңел булган, күрәсең. Шагыйрьнең татар теленә тәрҗемә ителгән шигъри тәлгәшләре “Мәдәни җомга” һәм башка татар басмаларында дөнья күрделәр. Күренекле татар шагыйре Ренат Харис тәрҗемә иткәннәре бигрәк тә күңелгә ятышлы булды.
Быел җәен Казанга, региональ һәм милли мәгълүмат чаралары фестиваленә баргач, Камил Тангалычев белән тагын очраштык. Ул миңа үзенең “Век жестяный” дип аталган яңа шигырьләр җыентыгын бүләк итте һәм мин аны шунда ук бер тында укып та чыктым, кайбер шигырьләрен татарчага тәрҗемә итәргә дә тотындым.
Белмим, ничек килеп чыккандыр. Тик бу мизгелләрдә мин үземне чын шигърият диңгезендә йөзгәндәй тоя идем. Аның шигырьләре дөньяның калай сыман каты да, шыксыз да, шул ук вакытта гүзәл дә икәнлеген күрсәтәләр, киләчәккә өмет уяталар кебек.
Мордовия Республикасының атказанган шагыйре Камил Тангалычевның берничә яңа шигырен үземнең тәрҗемәдә “Бердәмлек” газетасы укучыларына да тәкъдим итәм.
Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН, “Бердәмлек” газетасының баш мөхәррире.
РӘСЕМДӘ: Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИн һәм Камил ТАНГАЛЫЧЕВ. Болгарда (июль, 2016 ел).
Инәй дога укый
Инәй дога укый...
Догасыннан аның,
Хәтта шәфәкъ яна
нурлырак.
Сары яфрак койган әткәм
таллары да,
Күренәләр бүген зуррак.
Инәй дога укый...
Догасыннан аның,
Бөтен дөнья гүя яктыра.
Ходам үземе әллә авылыма
Килгән шул доганы
алырга?..
19-20.06.2010
Июль
Җир белән күк арасыннан
җыйган
Җиләк кайнатмасы
савытта.
Минем өстә шәфәкъ
кызыллыгы,
Балкып тора нәкъ шул
вакытта.
Кайнатма шәт күктә дә
кайныйдыр,
Болытлардан күбеге
агадыр.
Кемдер шәфәкъ нурларын
шул болытка,
Ипигә яккандай ягадыр.
22.07.2011
Төн. Яшен. Һәм татлы
җиләк исе
Ә мин ятам агач бер өйдә.
Уйланамын: кем дөньяга
хуҗа диеп,
Әллә бирелгәнме ул
үз-үзенә?
Кем соң бүген бу дөньяга
хуҗа?
Кайсы өйдә галәм
юлбашчысы яши?
Төн. Яшен. Күңелдә -
бәхетле борчу хисе.
Ә тирә-юньдә бары җиләк,
һәм яңгыр исе.
Ташландык җир
Тигәнәкләр генә бөтен
җирдә...
Күңел Ватан кебек
бушаган.
Бу ташландык җирдә тик
җил елый –
Тумаган сабыйга охшаган.
Мин кулыма тигәнәк
тотып барам
Бер хатынга диеп бүләккә.
Мондый “чәчәк" җиргә дә
кирәкми –
Бар дөньясы шушы
тигәнәктә.
5-6.07.2014
Шәфәкъ балкышы
Мин кояш баткан якка таба
атлыйм,
Авылым торып кала
артымда.
Барган саен күңелемне
борчый –
Сүнгән шәфәкъ яктылыгы
каршымда.
Дөрес юлдан барам микән
соң мин?
Бәлки әйләнеп кайтырга
кирәктер?...
Ә шәфәкъ нурларындагы
тәрәз рамында
Әнием йөзе төшкән
сүрәттер.
9.08.2014
Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН |
Иң күп укылган
|