поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
21.10.2016 Җәмгыять

«Йөкле апабыз югалды» (ФОТО)

Журналист Мәдинә Нурлы матбугатта таныш исем. Ул озак еллар «Шәһри Казан» газетасында эшли, телевидениедә, Intertat.ru редакциясендә хезмәт куя, язмалары “Безнең гәҗит”тә дә күренә. Кызганыч, нибары өч көн авырып, Мәдинә апа узган елның 18 мартында дөнья куя. Үз гомерендә бер тапкыр да хастаханәдә ятмаган ханымның гомере шунда өзелә.

Каты йөткереп табиблар кулына эләккән Мәдинә апаның үпкәләре ялкынсынган, бөерләренә салкын тигән була.
 
 
Хәер, әлеге гаиләгә кайгы-хәсрәт бу елларда өелеп килә. Туганнары, якыннары берәм-берәм бакыйлыкка күчә.
 
Инде менә тагын бер бәхетсезлек сагалап торган үзләрен. Мәдинә Нурлының кызы Гүзәл Сәмигуллина югалган. Ул 9 октябрь көнне өйдән чыгып китә һәм шуннан бирле бер хәбәре дә юк.
 
– Апа 8 октябрь көнне кич белән безгә килде, – ди сеңлесе Юля Филатова. – Бала белән уйнады. Бик моңсу, күңелсез иде. Мин аны сөйләштерергә тырышып карадым, әмма ул артык сөйләшергә атлыгып тормады. Апа тугыз ел кияүдә. Шушы еллар эчендә ул бала табу, бала сөю теләге белән янып яшәде. Менә, ниһаять, күптән түгел теләге чынга ашты, үзенең йөкле икәнен белде. Кәефсез икәнен күргәч, иң беренче соравым да шул булды: “Бала белән барысы да тәртиптәме? Анализларың әйбәтме?” Ул: “Барысы да яхшы”, – диде. Беренче УЗИга барырга җыенуын әйтте. Туачак нарасыйның кем икәнен белү теләге белән янды. Әкрен генә сөйләшә-сөйләшә чәй эчтек. Шуннан соң китәргә җыена башлады. “Караңгыга калам, юлда бер сәгать вакыт уза әле”, – диде. Ул киткәндә кичке 7ләр тулып киткән иде.
 
Гүзәл Сәмигуллинага 35 яшь. Казан моторлар төзү-җитештерү берләшмәсендә (КМПО) икътисадчы булып эшләгән. Ире Рамил белән дистә ел чамасы гомер итәләр. Җәйне алар иренең Ливадия ягындагы дачасында уздырган. Көзгә кергәч, Гүзәл ханым Казандагы фатирларына кайткан, ире әлегә бакчада яшәп калган. Якшәмбе көнне ул ире янына барырга җыена. Әмма ире: “Йөкле килеш юлда йөрмә, үзем киләм”, – дип җавап бирә.
 
 
Ир сүзендә тора, иртәнге 8дә үк хатыны янына килә. Әмма бу вакытта инде Гүзәл өйдә булмый... Бары тик өстәл өстенә куеп калдырган банк карточкалары, зур акчаларга гына тап була ир. Фаразлауларга караганда, үзе белән барлык документларын, юл йөрү картасын һәм 1000 сум тирәсе акча алган.
 
– Апа иртәнге биштә абыебыз фатирына килгән. Аның ачкычы бар иде, үзе ачып кергән. Абый өйдә кеше барлыгын сизеп уянып китә. Шунда аңа апа “Минем яшисе  килми” дигән сүзләр әйтә. Абый аны тынычландырып карый: “Ачы таңнан кая барасың, ят, йокла, мондый уйларыңны башыңнан чыгарып ташла”, – дип үгетли. Әмма ул: “Ишекне биклә”, – дип чыгып китә, – ди Юля.
 
Гүзәл ханымның көндезге 12ләргә кадәр телефоны чакыра әле. Әмма алучы булмый. Төштән соң исә бөтенләй җавап бирми башлый.
 
– Миңа Рамил көндезге өчләр тирәсендә шалтыратты. “Гүзәл өйдә юк, сездә түгелме?” – дип сорады. Шунда гына аның апаны иртәдән бирле эзләвен белдем. Полициягә мөрәҗәгать иттек. Спутник аша аның соңгы тапкыр булган урынын таптык. Бу – Гаврилова, 26а йорты. Казансуның каршы ягы. Ни уйларга да белмибез, – дип хафалана Юля. – Баласы белән берәр кыенлык туганмы әллә дип, ул йөргән хатын-кызлар консультациясенә дә бардым. Табибы барлык анализларының әйбәт булуын, йөклелекне уңышлы күтәрүен әйтте. “УЗИга килергә тиеш иде, ничә көн инде шалтыратабыз, телефонын алмый”, – диделәр. Өйдән шул рәвешле чыгып китүен белгәч, аларның да гаҗәпләнүләренең чиге булмады.
 
 
Шимбә көнне югалган апаларының дүшәмбе эшкә чыкмавын белгәч, бөтенләй югалып кала Юля. Чөнки ул артык җаваплылыгы белән аерылып торган, билгеләнгән сәгатькә бер минут та соңга калмаган.
 
– Бу ике көнне кайтыр, дип көттек. Эшкә чыкмагач, ни уйларга да белмәдем. Хезмәттәшләре дә аның соңгы арада кәефсез йөрүен, җомга көнне елап алуын яшермиләр. Ире дә соңгы арада кәефенең еш үзгәреп торуына игътибар иткән. 15 октябрь көнне коткаручылар һәм волонтерлар белән Казансу тирәләрен, камыш араларыннан эзләдек. Әмма бушка. Апа суга төшкәндәй юкка чыкты, – ди сеңлесе.
 
Кыз бала кулына курчак алып уйный башлау белән әни булырга хыяллана. Бу изге, татлы хис Гүзәл ханымның да йөрәк түрендә яши. Озак еллар бәби табарга теләп тә, авырга уза алмагач, ул ЭКО ясатырга уйлый. Әмма соңгы анализын бирергә баргач, могҗиза була: табиблар аның йөрәк астында яңа тормыш яралу шатлыгын җиткерә. Хатын-кыз бала көткәндә аеруча сизгер, хисле була бит. Әллә ире белән аерым яшәве, игътибар, наз җитмәве депрессиягә китергәнме? Тик, озак еллар көткән бәхетенә бер адым калгач, менә шулай юкка чыгуына, үз-үзенә кул салу ихтималына бер дә ышанасы килми. Кайда бүген Гүзәл ханым? Ачка тилмереп, салкын урында җан асрыймы? Әллә явызлар кулына эләккәнме?
 
– Бездән чыгып киткәндә дә бик җылы саубуллаштык, – ди Юля. – Улымнан: “Сиңа икенче юлы нәрсә алып килим?” – дип сорады. Бик тиздән күрешергә, күчтәнәчкә “Киндер-сюрприз” алып килергә дип килештеләр. Үз-үзен тотышында да сәерлекләр юк иде. Апаны исән килеш табасы килә. Ул бәхеткә лаек! Озак еллар көткән баласын кулына алып, аны аякка бастырырга тиеш ул. Бәлки аны күрүчеләр бардыр? Зинһар, хәбәр бирегез.
 
 
Гүзәл Сәмигуллина өйдән чыгып киткәндә ак колготки, ак күлмәк, соры пәлтә, аягына кара күн итек кия. Башында аксыл яулык. Үзе белән ак сумкасы булырга мөмкин. Чөнки өйдә шул сумкасы табылмаган. Буе – 180 см, күзләре – зәңгәр, кара чәчле, чәче агара башлаган.
 
Әгәр әлеге ханым турында ни дә булса белсәгез яки күрсәгез полициягә шалтыратуыгызны сорыйбыз. 12 көн буе ут йотып яшәгән туганнары Гүзәл турында нинди дә булса хәбәр ишетергә тели!

Чулпан ШАКИРОВА
Интертат.ру
№ --- | 21.10.2016
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»