|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.10.2016 Мәдәният
Милли музейда Мирхәйдәр Фәйзинең тууына 125 ел тулуга багышланган чара узды (ФОТО)2016 елның 19 октябрендә 14.00 сәгатьтә Татарстан Республикасының Милли музеенда "Татар театры сәхнәсендә музыкаль драма" темасы буенча утырыш узды. Әлеге утырыш күренекле татар драматургы, шагыйрь, публицист Мирхәйдәр Фәйзинең тууына 125 ел тулуга багышланган иде. Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының яшь актерлары Гүзәл Гөлвердиева һәм Фәннүр Мөхәммәтҗанов М.Фәйзи әсәре буенча куелган "Галиябану" спектакленнән өзек күрсәттеләр.
Татарстан Республикасының халык артисты Ф.Әбүбәкеров һәм Татарстан Республикасының атказанган артисты Ә.Кәримов башкаруында спектакльдән музыкаль әсәрләр яңгырады.
Татарстанның халык артисткасы Луара Шакирҗанова Мирхәйдәр Фәйзинең иҗат юлы турында сөйләде. М.Фәйзи татар театры өчен язылган күп кенә пьесалар авторы буларак билгеле.
Драматургның сәләте һәм осталыгы 1917 елдан бирле даими рәвештә профессиональ һәм халык театрларының репертуарына кергән "Галиябану" музыкаль лирик драмасында аеруча ачыла.
Очрашуда танылган әдәбият белгечләре, театрлар, музей хезмәткәрләре, мәктәп укучылары һәм студентлар катнашты.
--- |
Иң күп укылган
|