|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.10.2016 Мәдәният
Камаллылар бәби каршылады (ФОТО)Кичә Камал театры актрисасы Алинә Мөдарисова бала тудыру йортыннан чыккан. Алинәне каршы алырга театр труппасы тулысы белән диярлек килгән. Социаль челтәрдә камаллылар: "Алмаз Гәрәев һәм Алинә Мөдәрисованы кызларын бала тудыру йортыннан алып кайтулары белән котлыйбыз! Кызыгыз сәламәт, бәхетле, акыллы, тәүфыйклы булып үссен! Алмаз белән Алинәгә гаилә бәхете, имин тормыш, нарасыйларын тәрбияләүдә сабырлык, бары тик рәхәт мәшәкатьләр, куаныч-сөенечләр телибез!" - дип язганнар.
Без дә аларның изге теләкләренә кушылабыз.
--- |
Иң күп укылган
|