поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
24.10.2009 Могҗиза

АВЫР СУЛАМА, КЫЗЫМ...

Минем төшләрем бик еш чынга аша. Рас төшләремне туганнарга, танышларга сөйләгәч: “Нинди кеше соң син?” – дип, алар да бик нык аптырыйлар.

...Ирем әле сау-сәламәт, сырхауханә юлларын таптаганы юк. Төш күрәм: ирем белән упкын кырыенда басып торабыз, яр ишелә, инде аска очтык дигәндә, көчкә исән калдык. Икенче күрүемдә икәүләшеп зур кара мичкәне ябарга тырышабыз, яба гына алмыйбыз: кап-кара, сап-сары чебеннәр мыж килеп чыга да чыга. 

 

Бервакыт ирем: “Аягым катып кала, бер аягым сап-салкын”, – дип зарлана башлады. Көтмәгәндә килгән авыру аның бер аягын кисү белән тәмамланды. Иремне реанимациядән чыгарып, палатага күчердек. Абыем аны саклап калды, мин өйгә кайтып киттем. Ничә көн  рәттән йокламаган идем, башымны мендәргә салуга йоклап киткәнмен. Төш күрәм. Мәрхүмә каенанам машина әрҗәсенә менеп баскан да, тукыма төргәгеннән тастымаллар ерта. Шуларны миңа сузып: “Мә, хәер итеп өләшәсең булыр, хәзер сезнең никах була”, – ди. Мин кып-кызыл төстәге озын күлмәк кигәнмен, каенанама: “Юк, хәер әзерләмә, өләшмим дә, кызыл күлмәк киеп никах укытмыйлар, безнең никах күптән булды”, – дидем дә, кулымны селтәп китеп бардым. 

 

Икенче көнне сырхауханәгә баргач, ирем эченең бик каты, түзеп булмаслык авыртуын әйтте. Торыр иде, аягы яңа гына киселгән. Табибка йөгердем. Нәрсә генә эшләп карамадылар, иптәшемнең авыртуы басылмады, йөзе  сап-сары булды. Табиблар җыелышып киңәштеләр. Операция ясарга кирәклеген әйттеләр. Аягын кискәндә үк: “Операциядән соң  уянмау куркынычы бар”, – дигәннәр иде. Куркып калдым. “Хәзер ризалык бирмәсәгез, ирегез ярты сәгатьтән үлә”, – диделәр. Иптәшем: “Риза, риза, хәзер үк суегыз, барыбер үләм”, – дип елый. “Бәхил бул!” – дип елап, кочаклаштык һәм иремә укол кадап, тагын операциягә алып кереп киттеләр. Барлык табибларны хәйран калдырып ирем тагын исән калды. Ләкин хәле бик авыр иде, үлем белән тартышты. Каенанамның никах дигәне, иремнең исән калуына һәм безнең  тормышны  кабат бергәләп дәвам итүебезгә ишарә булган, күрәсең.  

 

Әнием үләсе көнне исә тибә-тибә   кар астыннан  тиен акчалар җыеп йөрдем. “Әни китә икән”, – дип елап уяндым. Күпмедер вакыттан  чылтыратып әнинең үлгәнен әйттеләр. “Син үлгәндә яныңда була алмадым бит, бәхилләп киттең микән, әнекәем?” – дип, бик еладым. Әни төшемә керде: “Мин сиңа бәхил, бәхил, бәхил, кызым”, – диде. “Тик болай авыр сулама, кызым, алайса миңа да бик авыр була”, – диде. 

 

Әти үләсе көнгә каршы төндә дә төш күрдем. Авылга ике капчык суган тәгәрәтеп кайтам, имеш. Кара киемле ике хатын: “Пычрак суга сикер!” – диләр. “Юк, – мин әйтәм, – ашыгам, авылга, зиратка кайтам”. Кайттым, имеш, әти зур өстәл артында утыра. Ап-ак киемнән (ә ак киемне олы кеше өчен ахирәт киеме диләр). “Кызым, кайтуың дөрес булган, җитәкчеңнән сорадыңмы соң?” – ди. Уянып киттем дә: “Әти үлә!” – дип, еладым да еладым. Бераздан килен чылтыратып: “Әлфинур, әти авырып тора, сине күрәсе килә”, – диде. “Әти каты авырый, ул бүген үлә, тизрәк кайтыйк, хәер-сәдакалар алыйк”, – дип, барлык туганнарга чылтыраттым. Кайттык. Әти исән, тик күзләре тонык. Аны исән күрүемә сөенеп, кочаклап алдым. Аннан көчкә күндереп сырхауханәгә салдык үзен. Әни белән икәү янында калдык, система куйдылар. Бераздан әти: “Алдыр моны, кызым тизрәк, үләм”, – диде. Системаны алдылар. Әти идәнгә төшерүебезне сорады. Авырайган гәүдәсен әни белән күтәреп идәнгә салуга, әти уң якка карап хәрәкәтсез калып, җан бирде. Мин диспетчер булып эшлим. Безнең хезмәттәшләр арасында үткәреләсе ярышта катнашырга иптәш хатыным белән мине кыстасалар да, мин иптәш хатынымны тәкъдим иттем. Ул бер ай әзерләнде, борчылды. Аның иртәгә  Әлмәткә ярышка барасы дигән төнне төш күрдем. Су эчендәге тактада басып торам, имеш. Ярышка барасы иптәш хезмәттәшем су кырыена килде дә, кулыма ручка, кәгазь, колак артыма тарак кыстырды. Уяндым да: “Ах, мин әйтәм, әллә берәр хәйлә табып, ярышка баруны миңа калдырамы бу?” Бер тәүлек эшләп, өйгә кайтып китәм дигәндә, җитәкче урынбасары килде дә: “Әлфинур, ярышка сиңа барырга туры килер, хезмәттәшең аягына  ялгыш кайнар су түккән, больничный алган”, – диде. Менә сиңа мә!

 

Ә балаларыма авырлык килсә, аларның кечкенә чакларын төштә күрәм һәм иртән тизрәк чылтыратып хәлләрен белешәм. Чыннан да, борчулары була. Күңелле төшләр генә күрергә язсын иде инде.


Әлфинур ГАЛИЕВА
Татарстан яшьләре
№ 48 | 22.10.2009
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»