|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.10.2016 Мәдәният
GONGTV спорт һәм музыка каналы серләрен ача (ВИДЕО)GONGTV спорт һәм музыка каналында чыгучы “Йолдызлы алачык” тапшыруының яңа чыгарылышы гадәти түгел, ә бердәнбер һәм үзенчәлекле булачак. Эш шунда ки, тапшыру, сәхнә йолдызларын читкә куеп, GONGTV каналы һәм «PIXELFILMS production» кинокомпаниясенең җитәкчесе Айдар Шәймәрдановны кунак итәчәк. Резедә Сәләхова һәм Артем Пискунов алып барган җанлы сөйләшү барышында каналның яңалыклары, алдагы омтылышлары, яңа студияне ачу хакында сүз барачак. Рөстәм Миңнихановның татар эстрадасына карата сүзләре, “Манзара” музыкаль премиясе, яңа агымнар кертү турында ачыктан-ачык фикерләшүдә уртак җаваплар табарбыз. Һәр шимбә, кичке алтыда GONGTV спорт һәм музыка каналы “Йолдызлы алачык” тапшыруында сезне өр-яңа клиплар, четерекле сораулар һәм пәрдә артындагы кадрлар белән беренче булып таныштыра.
Гөлшат МИНГАЗИЗОВА |
Иң күп укылган
|