поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
23.10.2009 Мәгариф

ЧИТ ТӨБӘКТӘГЕ ЯШЬЛӘР КАЗАНГА УКЫРГА КИЛЕРГӘ АТЛЫГЫП ТОРА

Казанда БДБ һәм Балтия илләре, Россия төбәкләреннән килеп, Казан югары уку йортларында укучы студентларның еллык җыены узды. Быел бишенче тапкыр узган чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ренат Закиров, ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Данил Мостафин, ТР Фәннәр Академиясенең вице-президенты Азат Зыятдинов, югары уку йортлары ректорлары, сәнгать әһелләре һәм студентлар катнашты. Җыен коры сүз сөйләү белән генә чикләнмичә, өлкән буын вәкилләре биргән файдалы киңәшләр һәм шулай ук җыр-бию белән бергә уралып барды.

«Әлеге очрашу матур традициягә әверелеп бара. Аның кирәкле һәм мөһим булуын бирегә җыелган яшьләрдән күреп тә әйтергә мөмкин. Татарстанга килеп уку мөмкинлеге республикабыз Президенты тарафыннан эшләнгән зур эшләрнең берсе. «Нигә башка төбәкләрдә яшәүче балаларны Татарстан югары уку йортларына кертергә ярамый?» дигән сорауга үзебез дә күп еллар дәвамында җавап бирә алмый идек. Биш ел эчендә без бу өлкәдә нык кына алга киттек. Быел, мәсәлән, чит илдән – 97, Росссия төбәкләреннән – 73, Кытайның Синзянь-Уйгур автоном районыннан 29 укучы КДУның әзерлек курсларына кабул ителде. Милләтнең зурлыгыннан караганда, бу сан бәлки бик үк зур да түгелдер. Ләкин без һәр кешене милләтебезнең энҗе бөртеге кебек кабул итәбез», – диде Ренат Закиров.

 

Җыен кысаларында бары «бишле» билгесенә генә укучы һәм җәмәгать эшләрендә активлык күрсәткән студентларга Рәхмәт хаты, «Җыен» фондыннан истәлекле бүләкләр һәм акчалата премия тапшырылды. Ренат Закиров исә киләчәктә «дүртле» билгесенә укучы яшьләрне дә бүләкләргә вәгъдә бирде. Чит җирләрдән килгән яшьләрне ТР Фәннәр Академиясе дә игътибарсыз калдырмый. Ел саен студентларга Академия тарафыннан 35 премия бирелә.

 

Әлеге очрашуга килгән мәртәбәле шәхесләр яшьләргә халкыбызның милли-мәдәни кыйммәтләре, милли рухның булуы һәм татар телен белүнең әһәмиятлеге турында сөйләде. «Казан – барлык татарларның рухи ватаны, шулай булгач, рухи ватаныбызга кайтырга атлыгып торыгыз. Татар – зур халык, аның бөек тарихы бар һәм ул тарихны белергә кирәк. Чөнки тарихны белмәү кешене мескен хәлгә калдыра», – диде Азат Зыятдинов. Шуны әйтергә кирәк, чит төбәкләрдән килгән студентларны татар халкы тарихына, мәдәниятына якынайту максатыннан яшьләргә билгеле бер китапларны укырга, татар театрына йөрергә киңәш ителде. «Яшьләр өчен Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры ишекләре көн дә ачык. Театр директоры Шамил Закиров та ерактан килгән студентларны теләгән спектакльләренә кертергә ризалык бирде. Минемчә, татар спектакльләре аша татар халкының бүгенге яшәешен, аның проблемаларын күрергә мөмкин», – диде ТР һәм РФ халык артисты Нәҗибә Ихсанова.

 

Гомумән әйткәндә, кичә бик күңелле узды. Дәрәҗәле мөгаллимнәр үзләренең чит-ят шәһәргә – Казанга килеп, мең сынаулар аша укырга керү вакытларын искә алып, хатирәләре белән уртаклашты. «Минем Казанга килүемә 55 ел булды. Бик тә Казан дәүләт университетына керәсем килде. Ләкин рус телен белмәвем сәбәпле, мине анда кабул итмәделәр. КДУның колоннасын кочаклап елап басып торганнарым әле дә истә. Ә театрга очраклы рәвештә эләктем, афишадан күреп алып кына», – дип сөйләде Нәҗибә Ихсанова. Шул рәвешле, яшьләргә Казанга килүнең курыкыныч түгеллеге һәм биредә белем алу өчен барлык мөмкинлекләр дә булуы аңлатылды. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчелеге исә студентларга һәрчак ярдәм кулы сузарга әзер булуын белдерде.

 

Мәгълүм булганча, чит җирләрдә яшәүче милләттәшләребез республикабызның югары уку йортларына 2003 елдан бирле ТР Конституциясе нигезендә кабул ителә. Соңгы ике елда әлеге эш тәгаенләнгән программа кысаларында алып барыла. Аны Татарстанның 14 югары йорты, ТР Президентының Тышкы эшләр департаменты, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ректорлар советы оештыра. Республика уку йортларына Башкортстан, Удмуртия, Марий Эл, Чувашия, Карачай-Черкеск, Омск, Төмән, Курган, Свердловск, Ульяновск, Пермь, Киров, Самара, Саратов, Әстерхан, Оренбург, Азәрбайҗан, Кыргызстан, Үзбәкстан, Таҗикстан, Беларусия, Украина, Литва, Латвия, Кытай кебек илләрдән киләләр.

 


Эльвира ШАКИРОВА
Интертат.ру
№ | 21.10.2009
Интертат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»