поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
19.10.2016 Шоу-бизнес

Рәнис Габбазов: «Миңа гаилә кору турында уйларга иртәрәк әле» (ВИДЕО)

Рәшит Ваһапов фестивале тиздән Казан тамашачысына яшь җырчы Рәнис Габбазовның беренче концертын тәкъдим итә. Без аның белән җаваплы концерты алдыннан очрашып, әңгәмә корып алдык.

– Рәнис,   җырларга    бала­чактан ук әбием өйрәтте  дигәнең бар иде. Җыр-моңга мәхәббәтне дә ул тәрбияләгәндер?
– Әйе, Җиһан әбием  туган ягым – Ульянов­ск өлкәсенең Ишеевка бис­тәсендә «Идел моңнары» дигән ансамбльнең солисты иде. Мәктәптән кайтуга, урамга уйнарга  да чыгармыйча, татар халык җырларын җырларга өйрәтә иде ул миңа. Әбидән өйрәнгән «Кайтыгыз, торналар» җырын балачактан җырлап йөрдем.  Заманында аны Габдулла Рәхимкулов башкарган. Шуның өчен әбиемә  рәхмәт. Рус мәктәбендә укыганлыктан, татарчаны да ипи-тозлык  кына белә идем. Казанга килгәч кенә татарча матур итеп сөйләшергә өйрәндем.

– Җырларга яраткач, ни өчен театр училищесына килергә уйладың?
– Мине мәктәптә укыганда конкурста Миңгол  абый Галиев күреп алды.  Казанга театр училищесына ул чакырды. Анда биергә дә, нәфис сүзгә дә, җырларга да өйрәтәләр бит. Җырчы сәхнәдә актер да булырга тиеш.

– Ул һөнәрең хәзер ярдәм итәме соң?

– Әлбәттә, ярдәм итә. Мин һәр җырны үз йөрәгем аша үткәрергә, аны образлы итәргә тырышам.

– Театр училищесын тәмамлагач, үзләренә эшкә чакырган театрлар булдымы?

– Мин ул чакыруларны кабул итмәдем, үзем теләгән театрга булмады.  Аннары Казанда ка­лып, укуымны мәдәният һәм сәнгать институтында дәвам итәсем килде. Хәзерге вакытта  профессор, күренекле җырчы Венера Ганиева классында дүртенче курста укыйм.

– Спектакльләргә йөрер­гә вакыт табасыңмы? Үзеңнең ымсынып кал­ган ролең дә булгандыр әле.

– Камал театрына  йө­рер­гә тырышам. Анда барсам, укыганда репетицияләргә йөргән чаклар, курсташлар  искә төшә. Диплом спектак­лендә Илгиз Зәйнинең «Туйга ничә көн кала?» спектаклендә Зөлфәт ролендә уйнаган идем. Минем сәхнәдә Хәлилне уйныйсым килгән иде. Ул минем хыялда калды.

– Рәнис, син сәхнәдә үз ролеңне хәзер дә бик оста башкарасың. Бүген сәхнәдә  тамашачы мәхәббәтен яулау  җиңел түгел. Шулай да синең яраткан тамашачыларың бар. Үзең ул яратуны тоя­сыңмы?
– Ул яратуны алкышлардан тоям. Урамда барганда өлкән яшьтәгеләр танып кочаклап алалар. Шул сөендерә. Артист өчен тамашачы мәхәббәте кадерле.

– Шулай тиз танылып китүеңнең сәбәбе нидә дип уйлыйсың?

– Укый башлауга, мин  башка җырчылар белән  авылларда  йөрдем, тәҗ­рибә тупладым. Аннары конкурс­ларда катнаша башладым. Рәшит Ваһапов исемендәге дәрәҗәле фес­тивальдә җиңү яулаганнан соң, аның җитәкчесе  продюсер Рифат Фәттахов килешү төзергә тәкъдим итте. Шушы фестивальдән соң мин зур сәхнәләргә чыга башладым. Моның өчен Рифат абыйга рәхмәтлемен. Безнең фикерләр дә туры килә. Репертуарга да җырларны бергәләп сайлыйбыз. Бүген эстрадада бер юнәлештә генә барып  булмый. Шуңа күрә классик әсәрләр дә, халык җырлары да, заманчалары да кирәк. Клиплар да тамашачыны җәлеп итәрлек  булырга тиеш.  Әле күптән түгел Мәскәү, Уфа, Оренбург тамашачылары алдында чыгыш ясап кайттык. Анда да концертны «Рамай» җыры белән ачып җибәрүне миңа ышанып тапшырдылар. 

– Чит төбәкләрдә концертларыгызны ничек кабул итәләр?

– Татар халкы сәнгатьне ярата бит ул. Һәр җирдә   яратып калалар. Чаллыда бер апа миңа багышлап язган шигырен дә бүләк итте.

– Профессиональ җырчы буларак, үзеңнең  авылдашларың  алдында чыгыш ясарга өлгердеңме инде?

– Мәдәният һәм сәнгать институтына укырга кергәч,  башка җырчылар белән бергә авылыбызга кайтып концерт куйган идек. Бик сөенеп калганнар иде.

– Фонограммага җыр­лау­га карашың?
– Яшь чакта ук  фонограммага җырлау белән килешәсе килми. Концертларда тере тавыш булырга тиеш. Ә инде зур стадионнарда аны файдаланырга мөмкин.

– Тиздән  филармония­дә тамашачы беренче мәртәбә сольный  концертыңны күрәчәк. Дулкынланасыңдыр?

– Әйе, 13 ноябрьдә минем Казан тамашачысы алдында беренче зур сынавым. Җырлар да күп яздыр­дык. Репертуар өлкәннәргә дә, яшьләргә дә ярарлык булсын дип тырыштык. Бу араларда һаман шул концерт кына уемда. Кызлар турында да уйларга вакыт юк.

– Күңелеңне яулаган кыз  бармы соң?

– Бәлки ул минем янымда гына йөридер. Тик миңа гаилә кору турында уйларга иртәрәк әле. Сәхнәдә, тормышта үз урынымны табасы бар әле.


Люция ХӘБИБУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 19.10.2016
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»