поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
18.10.2016 Мәдәният

Альбина Абдрәшитова: “Сәхнәдә бары бер дус булырга мөмкин” (ИНТЕРВЬЮ)

“Татар эстрадасында көннән-көн яңа җырчылар чыгып кына тора, тыңлап бетереп тә булмый” — дип зарланучылар үзләре дә көннән-көн арта. Бәлки, элек сәләтне үстерергә алай ук мөмкинлекләр дә булмагандыр, ләкин бүгенге заманда үзләрен сынап карарга теләгән талантларның канатларын кисәргә кирәкмидер. Башкортстан якларыннан Казанга җырчы булыр өчен килгән Альбина Абдрәшитова да хыялын төпләп, шул юнәлеш буенча югары белем алып, тормышка ашыра.

12 яшендә курыкмыйча музыка нигезләрен өйрәнер өчен Уфа шәһәренә Гәзиз Әлмөхәмәтов исемендәге музыкаль гимназиягә укырга чыгып киткән Альбинаның максатлары һичшиксез чынга ашырга тиеш.

—  12 яшьлек балага әти-әнидән аерылып, таныш булмаган мөһиткә күчү авыр булмадымы, гәрчә хыялны чынга ашыру өчен чыгып китсәң дә?
— Укырга үзем теләп киттем, ләкин укуы бик авыр булды, көне-төне укыдык дисәң була. Иртәнге сәгать 6 да торып, кичке сигезләргә кадәр укый идем, хәтта кичке 11ләрдә класска барып, виолончельда уйнадым. Еракта булу бик уңайсыз, әти-әнине бик сагына идем. Авылга да 3-4 айга бер кайтырга гына мөмкинлек чыга.
— Иҗатка кереп киткәндә музыкант булу теләге көчлерәк идеме әллә? Профессиональ җырлауга соңрак күчтеңме?
— Авыл җирендә музыка мәктәпләре булмагач, мин музыка буенча белем алу, җырчы булу өчен Уфа шәһәренә үк киттем, ә анда инде белгечлек итеп виолончель уен коралын куйдылар. Башында күңелемә ошамаган иде, әти-әнием дә баянда уйнавымны теләде. Соңыннан өйрәнеп, матур-матур көйләр чыгара башлагач, мин ул музыка уен коралын бик яраттым, конкурсларга йөри башладым. Киләчәктә үземне музыкант итеп тә күрә идем, ләкин вокалга күбрәк тартылдым. Шуннан Казан музыка көллиятенә татар халык җыры бүлегенә укырга кердем.
— Альбина, син үзеңне бүгенге көндә җырчы буларак күрәсеңме?
— Әйе, мин үземне җырчы итеп күрәм һәм шулай ук вокал дәресләрен бирүне дә дәвам итеп, укытучы сыйфатында да күзаллыйм.
— Һөнәри музыкаль белемең булу җырлар иҗат итәргә этәрдеме? Кемнәр белән иҗатташлык итәсең?
— Музыкаль белемем булгач, гармонияне тойгач, көй язып карарга булдым. Башкортстанда яшәүче яшь җырчы Айгөл Әхмәтшинага Гөлфия Шакирова сүзләренә “Мәхәббәтне аңла” дип аталган җырга көй яздым. Шулай ук мин иҗат иткән “Сөйгәнемә бүләк” җырын Ләйсән Вәлеева жырлый. Алла бирса, киләчәктә үземә дә язармын.
— Имиджыңны үзгәртеп торырга яратысыңмы?
— Быел берничә ай буе төрле образда булып карадым. Төрле үзгәрүләрдән соң үземнең прическамны таптым дип уйлыйм. Күпчелек артистларның чәче озын, алардан аерылып торасы килә. Артист кеше үзгәреп торырга тиеш, сәхнә матурлыкны ярата.
— Көчле, ягымлы тавышың була торып нигә әле зур сәхнәдә еш күренмисең?
— Барысына да үз көчем белән әкрен генә тырышам. Тиз һәм җиңел килсә аның тәмен тоймыйсың, кадере дә бетә. Һәр нәрсәнең үз вакыты дип саныйм.
— Тыңлаучылар сине күбрәк “Сибелә йолдызлар” җыры аша таный башлагандыр? Бу җыр синең репертуарыңны баеттымы?
— Алай димәс идем. “Сибелә йолдызлар” җырын миңа Хәмид Мәткәримов яңарак кына язып бирде. Мине күбрәк халык җырлары аша таныйлар.  “Олы юлнын тузаны”, “Җидегән чишмә” кебек легендар җырларны башкарырга яратам.  Әлбәттә, “Сибелә йолдызлар” җыры репертуарымны баетты, ул бөтенләй башка стильдәге җыр. Шулай ук аны башкорт телендә дә яздырачакмын.
— Иҗатыңа сокланучылар бармы?
— Интернет челтәрендә бик күп язалар. Яшьләрдән алып олыларга кадәр теләкләрен, киңәшләрен, җылы сүзләрен җиткереп торалар.
— Иҗатташ дусларың бармы? Сәхнәдә, гомумән, дуслык бар дип уйлыйсыңмы?
— Ижатташ дуслар күп, шулар арасыннан яңа балкып килүче җырчы Айзирә Хадиева белән бик дус без. Сәхнәдә бары бер дус булырга мөмкин дип исәплим. Шоу-бизнес дигәч көнләшү, гайбәт сүзләр булмый калмас, ләкин әлегә алардан ерак торабыз.
 
 
 
Фотолар шәхси архивтан алынды.
 

Гөлшат МИНГАЗИЗОВА
Gong-TV
№ --- | 18.10.2016
Gong-TV печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»