поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
18.10.2016 Мәдәният

VIII «Һөнәр» фестиваленең көннәре билгеләнде

VIII «Һөнәр» Бөтенроссия яшь татар режиссурасы фестивале Казанда 19-25 ноябрь көннәрендә узачак. Фестиваль афишасында Россиянең 6 шәһәреннән 16 спектакль. Фестиваль, традиция буенча, яшь режиссерларга үзләренең иҗади хезмәтләрен тамашачыларга тәкъдим итәргә мөмкинлек бирә. Фестивальдә 35 яшькә кадәр булган режиссерларның спектакльләре яки ул яшьне узган булса да, режиссерның дебют эшеннән соң 5 ел дәвамында куйган спектакльләре катнаша ала.

Тамашачылар игътибарына соңгы ике театраль сезонда куелган спектакльләр, премьералар тәкъдим ителә.
 
VIII «Һөнәр» фестиваленең географиясе Мәскәү, Санкт-Петербург, Красноярск, Уфа, Яр Чаллы һәм Казан шәһәрләрен колачлый. Афишага татар, рус, башкорт телләрендә 16 спектакль кертелгән.
 
Спектакльләр Казанның 6 театраль мәйданчыгында: Камал театрының Зур һәм Кече сәхнәсендә, Яшь тамашачылар (ТЮЗ), Болак буе яшьләр театрларында, Лядской бакчасында, "Угол" иҗат лабораториясендә һәм Ленин исемендәге Мәдәният сараенда узачак.
 
Исегезгә төшерәбез, I «Һөнәр»  фестивале 2009нчы елда Казанда Г.Камал театры инициативасы белән оештырылды һәм ТР Мәдәният министрлыгы тарафыннан хупланды. Беренче фестивальдә 6 яшь режиссер, нигездә, Фәрит Бикчәнтәев укучылары – Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының режиссура бүлеген тәмамлаучылар катнашса, хәзер ел саен үз спектакльләрен, төрле театраль мәктәп вәкилләре булган, ким дигәндә 15 яшь режиссер тәкъдим итә. Фестивальне оештыручылар: Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Театр эшлеклеләре берлеге, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры.
 
Фестиваль программасы белән Камал театры сайтының «Проектлар» сәхифәсендә танышырга мөмкин.

---
Камал театры
№ --- | 17.10.2016
Камал театры печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»