|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.10.2016 Хәвеф-хәтәр
Татарстанда мәктәп укучысы, контроль эш эшләмәс өчен, узгынчы ир-атка гаеп якканӘлмәттә яшәүче хатын-кыз үзенең 10 яшьлек улына һөҗүм итүләре турында полициягә хәбәр итә. Малай сүзләренә караганда, мәктәп янында аңа билгесез ир-ат ташлана, әмма узып баручылар малайга булыша. Полиция бүлегенә шушындый эчтәлектәге гариза керде, дип хәбәр итә ТР Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте. Хокук саклау бүлеге хезмәткәрләре хәвеф булган урында гаепләнүчене ачыклый һәм сорау алу уздыра. Соңрак, малайның мәктәпкә контроль эшкә бармас өчен очраклы бер ир-атка яла ягуы билгеле була. Ул әти-әнисе полициядән кайткач, дөреслекне сөйләп бирә. Узгынчы ир-атның гаепсезлеген видеокүзәтү камерасындагы язма да раслый.
Видеокүзәтүдә малайның мәктәп территориясенә ялгызы гына керүе һәм берәүнең дә аның янында туктамавы ачык күренә.
Хәзер 10 яшьлек малайның әти-әнисенә балага тиешле тәрбия бирмәгән өчен өч меңгә кадәр штраф түләргә туры киләчәк.
--- |
Иң күп укылган
|