поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
16.10.2016 Фаҗига

“Мин яшим”, – дисә дә...

Теләче районының Шәтке авылы кызы Эльвира Борһанованың авырып китүен, ярдәмгә мохтаҗ булуын үз башыннан зур хәсрәт кичергән – яман чирдән бертуган сеңлесен югалткан Лилия апа хәбәр иткән иде. Без бик теләп ярдәмгә алындык. “Ватаным Татарстан” газетасы белән берлектә бер төркем татар артистлары да Эльвирага ярдәм йөзеннән хәйрия концерты уздырган идек.

Хәзер инде бу хакта сагынып сөйләргә генә калды. Эльвира яңа гына дүрт яшен тутырган кызын, ире Дамирны, әти-әнисен, сеңелләрен, туганнарын калдырып, мәңгелек­кә китеп барды.

Эльвира язманың герое гына түгел, аралаша торгач якын ке­ше­мә әйләнеп куйды. Аның гаиләсе, туганнары белән дә гел хәбәр­ләшеп тордык. Исегезгә төшерә­без: Эльвирага “лейкоз” дигән диаг­ноз куялар. Күрен­мәгән табиб­лары калмый. Казан хастаха­нә­сендә дәваланганнан соң, алар Санкт-Петербургка юл тота. Бире­дә аңа донор табылса, операция ясыйбыз, диләр. Сең­лесе Гөлнирә апасын коткару өчен сөяк җелеген бирә. Алар биш ай дәвамында сеңлесе, ире гел бергә булдылар. Опера­циядән соң Эльвираның анализлары уңай­ланып китә. Әнә шул чакта, Санкт-Петербургтан өе­нә кайтканда, Эльвираның бәхе­тенә чикләр юк иде. Кызын үсте­рергә хыялланды ул. Беркайчан да, үләм, димәде. Тик бу мәкерле авыруны җиңеп буламы соң?

Өченче тапкыр анализ бир­гәндә аның организмында яман чир күзәнәкләре тагын барлыкка килгәне ачыклана. Әмма шул вакытта да Эльвира тө­шенкелеккә бирешмәде. “Мин яшим. Бу чирне җиңәм әле”, – дип үз алдына максат куеп яшәде. Тик ярдәм сорап барса да, аңа ярдәм итәргә ашыгып торучы булмый. Казан хастаханәсеннән дә тиз генә өенә кайтарып җи­бәрәләр. Хәле начараеп барганны күргән якыннары, туганнары аңа ничек ярдәм итәргә дә белми. Ничек тырышсалар да, язмыштан уза алмыйлар. Эльвира иренең кулында җан бирә.

Әле 1 сентябрьдә генә бакчага киткән сабыен озатканда: “Бу көннәрне күрүем өчен Аллаһы Тәгаләмә рәхмәт”, – дигән иде. Эльвира һәрчак догада, изге теләктә булды. “Кадерле сең­ле­без иде. Кулыбыздан килгәннең барысын да эшләдек. Тик әҗәлне җиңеп буламы соң? Рәнҗеп кенә китмәсен”, – ди туганнан туган апасы Гөлзирә. Ә әти-әнисе бөтенләй төшенке­лектә. Кызы­ның авырып китүен авыр ки­чергән, еламаган көне булмаган Розалия апа әле дә аптырашта. Эльвираның әнә шулай яшь, 27 яшен тутыруга китеп барасын кем белсен? Әби-ба­бай­ның бар юанычы булып оныклары Әлмирә һәм кызларыннан килгән смс-хәбәрләр калды. Бала әнисе­нең үлемен белми калган. “Бу вакытта балалар бакчасында иде. Сабыйга әлегә әйт­мәдек. Әнисе дә­валана дип кенә уйласын. Еллар уз­гач, аңлатыр­быз әле”, – ди Гөлзирә апа.
Эльвираны җирләгән көнне көне буе яңгыр койды. Табигать тә әнә шулай Шәтке авылы халкына ияреп яшь түкте. Аның көчле рухлы булуы, авырлыкларга биреш­мәве күпләргә үрнәк иде. Бер ел эчендә күпме химия терапиясе, операцияләр кичереп тә, биреш­мәскә тырышты ул. Һәрхәлдә, ке­шегә күрсәтмәде. Яшәргә теләге бик көчле булды аның.


Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 15.10.2016
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»