поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
16.10.2016 Мәдәният

Марсель Зәйдуллин: “Кастингларда үзләре җырлый белмәгәннәр бәяли” (ИНТЕРВЬЮ)

Марсель Зәйдуллинның романтик җырлары бер генә кызның күңеленә кереп калмагандыр. 9 сыйныфтан җыр сәнгате белән шөгыльләнгән яшь башкаручы югары белемен филология юнәлеше буенча ала, ә төп һөнәре – пешекче. “Җырлыйм, сөйлим, көлдерәм” — төрле яктан килгән Марсель үзе турында шулай шаярып сөйли. Алай да җыр өлкәсе белән ныгытып кызыксынган Казан егетенең максатлары зурдан.

—  Төрле өлкәдәге кызыксынуларны ничек үзеңдә берләштерә алдың?
— Бер яктан, талантлар күп булган саен авырдыр инде ул. Үзеңне һаман да эзлисең, кайдадыр нәрсәдер барып чыкмаса моңсуланып китәсең, бәлки, миңа бу юнәлеш бөтенләй дә туры килмидер дигән уйлар да керә. Театрга актер буларак чакырганнары да бар, ләкин өйдәгеләр канатларымны кисте, шуңа сүрелдем бераз.
— Әти-әниең, димәк, сине җырчы итеп күрми?
— Егет кешене башка җитдирәк эштә күрәләр. Бу, бәлки, искечә фикерләүдер, ләкин үпкәм юк. Әнием: «Тавышың көчле түгел» — дип әйтә. Мөгаен, әти-әнием дәрәҗәле урында эшләсә иҗат ягы гөрләп барыр иде, әмма үзең эшләп тапкач барыбер кадерлерәк.
— Күңелең нечкәме әллә синең?
— Әйе, мин хисчән кеше. Фильмнар караганда да елап алам. Кешеләргә ышанам мин. Хәзерге вакытта алай ярамый торгандыр да ул. Шул ышанучанлыгым аркасында акчага бәйле алдалап та калдырганнары булды. Андый очраклардан соң каты бәгырьле була башлыйсың. Матди якка бәйле булмаса, мин, әлбәттә, булышам. Кешене җәлләсәң куллана башлыйлар.
— Син хыялый егетме?
— Әйе, мин шигырьләр язам. Авторлык җырларым да хисләр ташып торганда туа. Берәр фильм карасам,  җыр тыңласам яисә гашыйк булсам җырлар иҗат итәм. Мин күбесенчә мәхәббәт турында җырлыйм.
— Кызларга җырлар багышлаганың булдымы? Ничек кабул итәләр?
— Әйе, булды. Ошатып кабул итәләр. Мин, гадәттә, аерылгач җырлар иҗат итәм. Җавапсыз мәхәббәт булганда үзеңне кимсетелгән итеп хис итәсең, ләкин акыл керә башлагач, алай ук борчылып йөрмәскә тырышам. Тыныч вакытта җырлар иҗат итә алмыйм. Хисләнгән вакытта җырлар яхшырак килеп чыга, юктан гына утырдым да яздым диеп булмый, алай шигырь язып булмый.
— Җырларыңны продюсерларга күрсәткәнең бармы?
— Берничә кешегә тыңлатканым бар, ләкин әле зур эшкә алынмадым. Күп очракта барысы да акчага барып терәлә. Тыңлаучылар кызыксынмый диеп әйтмәс идем, фикерләрне язып торалар. Кемдер бик ошата, «бик матур, тыныч тавышың» дип бәялиләр, кемдер бөтенләй «җырларга кирәкми» дип әйтә.
— Андый сүзләрне авыр кабул итәсеңме?
— Башында үпкәли идем, мин бит тырышам дигән аклану бар иде, ләкин һәркем үзенә охшаган җырчысы белән чагыштыра, шуңа да барысына ярап бетеп булмый. Җыр өлкәсен калдырырга теләгән мизгелләр дә булды, тик сәнгатьсез мин үземне күз алдыма китермим. Күңел өчен иҗат иткәч, матди якны беренче урынга куймыйм.
— Клип төшерергә нәрсә этәрде?
— Клип – ул минем өчен үземне күрсәтү чарасы да. Тавыш аша гына барлык теләгәнне ирештереп булмый кебек. Клип төшергәч, җырлар яздыргач, артист буларак кабул итәләр. Эштә мин бертөрле булсам, сәнгать өлкәсендә мине бөтенләй икенче образда күрәләр. Җыр белән “Сәйдәш” мәдәният үзәгендә шөгыльләнәм. Анда безнең бәйрәм саен концертлар булып тора, шулай ук атна саен 80 нче еллар дискотекаларын уздырып торабыз. Мин анда кечкенә генә бер йолдыз инде, җырларны сорап кына торалар. Үзәктә җылы һәм яхшы мөнәсәбәт урнашканга, кеше белән аралашу да бик рәхәт. Бер генә эшкә бәйле булмагач, үзеңне канатлы итеп тоясың.
— Кайбер башкаручылар үз тавышын тыңлый алмый? Син үз-үзеңне тәнкыйтьлисеңме?
— Мин үз-үземне еш тыңлыйм. Тәнкыйть ягыннан да үз ялгышларымны күрәм, аларны төзәтергә тырышам. Безнең ансамбльнең җитәкчесе Игорь Крупин мине андый мизгелдә дөресләп җибәрә, киңәшләрен әйтә. Шулай ук тавыш яздырганда да өйрәтеп торалар. Башка өлкәләрдә үземне сынап караганда каушау, дулкынлану да бар, ләкин сәхнәдә мин үземне бик иркен тотам. Җырлаганда да бер генә стильдә тукталып калырга кирәкми, андый очракта алга китеш булмаячак. Соңгы арада мин дә, үземне эзләп, дәртле көйләрдән моңлырак, салмак җырларга күчтем.
— Кастингларда, конкурсларда катнашып торасыңмы?
— Конкурслар күп очракта дипломнар, исемнәр генә бирә. Минем “Йолдызлык” фестивалендә, башка халыкара конкурсларда 2 нче, 3 нче урыннар яулаганым бар. Кастингларга килгәндә, анда жюрида кайбер вакытта бөтенләй җырлый белми торган кешеләр утыра, шуңа аларның  кемнедер бәяләвен дөрес дип санамыйм.Үземне алга таба сәхнәдә күрәм, ләкин бар алга китүләр материаль якка бәйләнә. Продюсерлар ярдәм итү кирәк, ләкин анда да үзеңне алтын читлектәге кош сыман хис итәсең. Теләкләр күп, тагын бер альбом чыгарырлык материал тупланды. Әле дә үземне эзлим, ретро җырлар башкарырга да уйлар бар.


Фотолар шәхси архивтан алынды.


Гөлшат МИНГАЗИЗОВА
Gong-TV
№ --- | 15.10.2016
Gong-TV печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»