поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
15.10.2016 Дин

Намазлы кешегә хәмерле мәҗлескә барырга ярыймы? (СОРАУ-ҖАВАП)

Соңгы елларда аракысыз туй һәм юбилей мәҗлесләре уздыру күркәм гадәткә әйләнеп бара. Әмма ислам кануннары буенча яшәмәүчеләр дә очрый бит. Намаз укыган кешегә спиртлы эчемлекләр кулланылган мәҗлесләрдә катнашу килешә торган гамәл булмаса да, чакыручының (туганы йә дустының) шатлыгын урталашу, аның кәефен төшермәү өчен булса да, барырга ярыймы?

Intertat.ru укучыларыбыз арасында да нәкъ шушы сорауга җавап бирүне үтенүчеләр бар.

Хөрмәтле, редакция!

Якын дустым башлы-күзле булырга әзерләнә. Туй көнен дә билгеләделәр. Мине дә мәҗлескә чакыра. Балалар бакчасыннан ук бергә дус булып яшәгән идек. Соңгы 2-3 елда үзем намаздамын, Аллага шөкер. Дустым исә, әле миңа иртә, пенсиягә чыккач кына намаз укыячакмын, дип белдерә. Туйны ресторанда уздырырга ниятләде, табынга хәмер дә куелачак икән. Андый чараларда катнашуга шәхсән үзем каршы, тик дустым: «Килә күр инде, син туганым кебек якын бит миңа!» - дип үтенә. Хәмерле мәҗлестә катнашуның гөнаһысы зурмы? Шул хакта җентекләбрәк җавап бирмәссезме икән?
Раил Саматов, Яшел Үзән шәһәре.

 
Бу сорауга Татарстан Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге җитәкчесе, Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров җавап бирә:



– Әссәләмү галәйкум вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ! Динебез һәртөрле хәмер эчемлекләр куллануны катгый тыя, чөнки аларны эчеп, кеше акылын югалта, сәламәтлегенә зыян китерә. Аллаһы Тәгалә хәмернең зарары турында болай дигән: «Әй, иман китергән кешеләр! Хәмер (исертә торган һәрбер нәрсә), азгын уеннар, сыннарга гыйбадәт кылу, фал ачтыру, ырымланган уклар белән шобага салу – шайтан гамәлләредер, шакшылыктыр, мондыйлардан ерак торыгыз: бәхеткә ирешерсез. Исерткеч аша һәм азгын уеннар белән, шайтан арагызда үч орлыкларын, дошманлык чәчә; Аллаһны искә төшерүдән вә намаздан биздерергә тели. Сез бу эшләрдән ваз кичә алырсызмы икән?» (“Маидә” сүрәсе, 90-91нче аятьләр).

Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм әйткән: “Исертә торган нәрсәләрдән ерак булыгыз! Шик юктыр ки, ул – һәрбер явызлыкның ачкычы”, – дигән (Суюти “Җәмиг әс-сәгыйрь”).

Икенче хәдис-шәрифтә болай дип әйтелгән: “Аллаһы Тәгаләгә һәм Кыямәт көненә ышанган кеше (үзе эчмәсә дә) хәмер булган табынга утырмасын” (Тирмизи).

Шушы хәдисләрдән күренгәнчә, мөселман кешесенә хәмерле мәҗлесләрдә катнашырга ярамый. Әгәр туган-тумачалар, дуслар, күрше-күләннәр шундый мәҗлескә чакырсалар, аларның күңелләрен төшермәс өчен, бер бүләк әзерләп, чакырылган җиргә барырга мөмкин. Мәҗлеснең хуҗасына бүләкне биреп, изге теләкләр теләп, аның өчен дога кылып, кайтып китәргә кирәк. Бәлки, Аллаһның рәхмәте белән, шундый күркәм мөнәсәбәт һәм изге дога нәтиҗәсендә, ул кардәшебез гөнаһысын аңлап, тәүбә итәр.

Аллаһ барчабыздан разый булса иде!


---
Интертат.ру
№ --- | 14.10.2016
Интертат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»