|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.10.2016 Җәмгыять
Фәйрүзә Мөслимованың оныгы бер ирне ничек «акыл»га утырткан?Яшь чакларда тегесенә дә, монысына да озаклап чират торган чаклар күптән онытылган инде. Ай башында тасма итеп бирелгән талоннарны «товарлаштыру» өчен ярмасына, итенә-маена, хәтта балалар колготкасына чират торулар дисеңме. Яңа ел алдыннан гына «бер кулга – бер генә кило» сатыла торган әфлисун-мандаринынамы... Бүгенге көндә исә минем атнага бер генә тапкыр яратып чыгып баса торган үз чиратым бар. Шимбә көнне Арча якларыннан китерелгән чын сөтне-каймакны шулай чират торып сатып алам мин. Чират дигәч, аңлагансыздыр инде – минем кебекләр байтак җыела анда. – Ә сезнең Кырымдагы Ай-Петри кыясы турындагы легенданы ишеткәнегез юкмы? – диде дә тукталмыйча сөйләп тә китте: – Бер атаклы король үзенең чибәр кызын дәрәҗәле бер егеткә кияүгә бирергә җыенган. Ә кыз икенче егеткә гашыйк булган. Туй алдыннан болар, егете белән килешеп, икәү кыядан диңгезгә сикерергә уйлаганнар. Кыяга килеп җиткәннәр, егет алданрак атлаган. Шунда аны көчле җил үзеннән-үзе тирән упкынга очырган. Кыз да килеп җиткән, ә егет юк, ә аска таба очу шундый куркыныч, диңгез өслеге шундый ера-ак! Ачыргаланып егетенең исемен кычкырып җибәргән ул: «Ай-Пе-е-три!» – дип. Тирә-яктагы бөтен авылларга ишетелгән тавышы. Тик җавап кына булмаган. Кыз исән калган. Борылып, әтисе янына кайтып киткән. Күрдегезме, абый, хатын-кызлардан алга узып китәргә ярамый.
Фәйрүзә МӨСЛИМОВА |
Иң күп укылган
|