|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.10.2009 Җәмгыять
ИСЕМНӘР БАКЧАСЫНДА ЙӨРЕРГӘ...Хөкүмәт карары белән юбилей уңаеннан төзелгән Меңьеллык паркы – тарихын гасырлар белән хисаплаган татар халкына хөкүмәт җитәкчеләре карары белән эшләнгән иң зур бү¬ләкләрнең берсе. Еш кына танышларымнан, ул кешеләр күңеленә ятмады, анда халык аз ял итә, дигән сүзләрне ишетергә туры килә, ә менә миңа ул тынлыгы, сыра эчеп утыручы яшьләрнең сирәк күренүе (алар өчен Петербург урамының таш утыргычлары, Камал театры каршындагы мәйдан ерак түгел!), нигездә, серләшергә, гәп корырга килүчеләр паркы булуы белән ошый. Бакчага ял итүчеләр йөрсен өчен агачларының, үсеп китеп, ял урыннарын күләгәләндерүе дә кирәктер. Әлегә анда җәйләрен артык эссе, кыздыра, шул ук вакытта фонтан һәм Кабан салкыны бераз әлеге эсселекне баса да шикелле. Һәр ягыннан кешеләргә ачык, банкларның күзәтү камералары да төбәлгән әлеге паркта хәзерге вакытта яшерен яман эшләр эшләнми диярлек. Аның көндезге сәгатьләрдә генә ачык булуы да утыргычларны һәм клумбаларны яшьләр төркемнәренең вандализмыннан саклап килә.
Халык паркка күбрәк йөрсен, аның утыргычлары зыялыларны тартып торсын өчен эшләнәсе эшләр дә юк түгел әле. Бу язмамның җитәкче даирәләргә барып ирешүенә өметләнәм, аны тикшерсеннәр һәм уйлансыннар иде.
Паркның уртасында татар әдәбиятының йөзек кашы булган «Кыйссаи Йосыф» поэмасын иҗат иткән Кол Гали басып тора. Барлык юллар коймаларның һәр ягыннан аңа илтә. Гомумән, архитектура идеясе миңа бик ошый. Аңа тирән мәгънә салынган. Әгәр дә мәгәр төзүчеләрнең, аңа җаваплы кешеләрнең идеясен тулыландырып та җибәрсәң! Әйтик, шагыйрьгә каршы килүче юлга татар әдәбиятының иң атаклы шәхесләренең бюстларын ике яклап бастырырга мөмкин. Идеямнең тагын да тулырак варианты: Кол Галигә илткән сукмаклар әдәбиятыбызның зур баскычларына бәрабәр. Димәк, һәрбер юл безне әсәрләре җанга якын каләм ияләре арасында сәяхәт иттерә ала.
Бүгенге әдәбиятыбыз өчен бюстлар утыртылып бетмәгән сукмаклар калдырсаң да була. Хәер, сүз сәнгатенең гасырлык тарихына кермәгән шагыйрь һәм әдипләр өчен без башка мәйданнар да булдырырга өлгерербез. Алар белән ахыр чиктә төзеләчәк китапханә тирәсен ассамблея формасына китерергә булыр иде.
Урта Азиядә, Кавказда каләм ияләренең кечесен дә, олысын да бик хөрмәтлиләр. Язучы бөек төшенчә, кеше аңының таҗы булган Сүз белән эш итә. Чын язучы һәм шагыйрьнең язганы турында әнә шуңа күрә кечесе яисә олысы дип сөйләргә дә тел бармый. Үзбәкләр, әзәрбайҗаннар китапханә һәм музей кыекларына мәшһүр шәхесләрнең сыннарын бастыралар. Танышларым шалтыратып, телефоннан шигырь укыйлар да, бу кемнеке, беләсеңме, дип аптыраталар. Аларны атаклы каләм ияләренең иҗатын икенче бер халык вәкиле белмәве дә таң калдыра. Ярый әле мин, филолог булгач, бераз чамалыйм, әмма барысын да ничек истә тотып бетерәсең?! Нинди бай көнчыгыш әдәбияты бит ул! Белмәгән чагымда үпкәләгән дусларыма гаҗәпләнәм һәм шул ук вакытта уйлап та куям: безнең гади халыкның үз талантларының иҗатын ни дәрәҗәдә белгәнен, хөрмәтләгәнен күзалласа, алар ни дияр иде икән? Шул халыкның бер вәкиле дип, битемә үк төкермәсләрме?
Бер төрек М.Вахитов турында китаплар җибәрүемне үтенде. Мин әйтәм: нәрсәгә ул сиңа? Бездә аның һәйкәленнән үк баш тартырга маташалар, үзе турында да начар итеп кенә искә алалар, дим. Баксаң, ул аның хакында балаларына сөйләргә җыена икән. Аның бит милләтегез өчен файдалы эшләре дә байтак, китергән зыяны максатчан эшләнмәгәндер инде, ди. Шулай. Башка халыклар кеше тарихына да кешечәрәк мөнәсәбәт белән, нинди булса да, аны барыбер белергә кирәк, дип карый шул. Ярар, кемнәрдер ниндидер сәбәпләр белән тарих сәхифәләре битләреннән төшеп тә калсын инде, һич югы башкаларын пропагандаларга, исемнәренең һәм гамәлләренең халык күңеленнән сызылып атылмавын кайгыртырга кирәк.
Меңьеллык паркын тулыландыру, матурайту идеяләре башкаларда да бардыр. Юбилейга килгән кунаклар анда агач утыртканнар иде. Ә нигә ул агачларны бүгенге татар тарихының мактанырлык сәхифәләрен язышкан Индус Таһиров, Зәки Зәйнуллин, Туфан Миңнуллин, Разил Вәлиев, Айдар Хәлим, Фәүзия Бәйрәмова, Газинур Морат кебек кешеләрдән дә утырттырмаска?! Кызганыч. Исемлек дәфтәре юкара бара...
Затлы кешеләребез хакында сөйләүче щит бастырырга мөмкин булыр иде. Шул хактагы текстларны ачылган китап бите кебек ташларга урнаштырсаң да, матур килеп чыгачак. Хәер, бу эшне соңгарак калдырырга, гамәлләрне баскычлап башкарырга да бик мөмкин. Әйтик, киләчәктә билгеле шәхесләрнең, каләм ияләренең язганнарыннан язмышка, тарихка, телгә бәйле цитаталарны ташка басу тәкъдиме дә кызыклы кебек тоела.
Меңьеллык тарих. Миллион корбаннар биргән тарих ул. Бихисап буыннар чылбырының өзелмәс берлеге. Шул ук вакытта гасырлык әдәбиятыбыз тарихыдадыр. Әлегә ул парк эчендә чагылмый. Шагыйрь һәм әдипләренең һәрберсен дә музейлар белән хөрмәтли алмаган халык һич югы аларны исемнәр бакчасына җыйсачы.
Рифә РАХМАН |
Иң күп укылган
|