|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.04.2008 Милләт
ИСКӘНДӘР ГЫЙЛӘҖЕВ: “ТАТАР – БИK ПРАKТИK ХАЛЫK”Искәндәр Гыйләҗев КДУның татар филологиясе һәм тарихы факультетын сигез ел җитәкли. Татар мәдәнияте өлкәсендә милли кадрларны әзерләүче бу уку йорты бүген Татарстанда гына түгел, Русиядә дә иң көчлеләрдән санала. Татар филологиясе һәм тарихы факультетында очраклы кеше аз, бирегә бары тик татар халкын яраткан, аның телен, әдәбиятын, тарихын тирән өйрәнергә, үстерергә теләгәннәр генә килә дип исәпли Искәндәр Гыйләҗев. Тарихчы-галим безгә факультетның бүгенге яшәеше, татар теленең торышы, республикадагы икетеллелекнең гамәлгә ашырылу проблемалары турында сөйләде. — Искәндәр әфәнде, татар филологиясе һәм тарихы факультетына башлыча кемнәр укырга килә? Абитуриентлар арасында конкурс артамы, кимиме? — 90 нчы елларда милли яңарыш вакытында татар тарихы, теле һәм әдәбиятына игътибар бермә-бер артты. Халыкта милли үзаң уянган чакта безнең факультетка бүгенге белән чагыштырганда күбрәк килделәр. Шәһәр балалары шактый иде, хәтта студентларның күпчелеген алар тәшкил итте. Хәзерге вакытта факультетка керүчеләр арасында ажиотаж юк. Шулай да, безнең балалар татар теле, тарихы белән кызыксыналар. Конкурс стабиль бара, килүчеләр саны кими димәс идем. Бер урынга 2-3 кеше дәгъва итә. Бу — реаль конкурс. Гадәттә, абитуриент, берсенә керә алмасам, икенчесенә барырмын дип, документларын берничә факультетка тапшыра. Шуңа да престижлы саналган юридик, икътисад факультетларында конкурс ясалма булып чыга. Абитуриентларның саны бер бит. ә бездә укырга теләгән кешеләр конкрет максат белән килә, башка җирдә имтихан тапшырмый. Шуңа да кайберәүләргә конкурсыбыз бик түбән булып тоела. КДУның татар филологиясе һәм тарихы факультеты — гуманитария өлкәсендә татар зыялыларын әзерли торган бердәнбер уку йорты. Мин моны арттырып та, башкаларны түбәнсетеп тә әйтмим, бу шулай. Факультетта көчле галимнәр укыта. Татар теле һәм тарихы белән кызыксынган студентлар тирән белем алып чыгалар. Бәлки, кемдер татар филологиясенең башкаларга караганда дәрәҗәсе түбән, анда керү җиңел дип уйлыйдыр. Юк, алай түгел. Безгә чын мәгънәсендә татар телен яраткан, халкына нидер эшләргә әзер булган, омтылган яшьләр килә. Бүген Татарстан хакимияте тарафыннан төгәл фәннәргә, һөнәри белем бирүгә игътибарны арттырырга дигән максат куелды. Бу, әлбәттә, беренче чиратта гуманитария өлкәсендә белгечләр әзерләүне чикләячәк. — Искәндәр әфәнде, Сезнең факультетта чит тел итеп шәрык телләрен дә өйрәнергә мөмкин. Ничек уйлыйсыз, мәктәпләрдә теләгән кешегә Ауропа теле урынына, мәсәлән, гарәп, фарсы, төрек телен өйрәнүне оештырып буламы? — Беренчедән, шәрык телләрен өйрәнү бездә факультатив, өстәмә рәвештә бирелә. КДУда моның өчен аерым Көнчыгышны өйрәнү институты бар. Тирән белем алырга теләгән кеше, әлбәттә, шунда бара. Мәктәпләрдә укытуны алганда, фикерем мондый: бүген кеше туган һәм урыс теленнән кала мәҗбүри рәвештә кимендә бер Ауропа телен белергә тиеш. Ләкин баланың фарсы, гарәп, төрек телләрен өйрәнәсе килә икән, булдырырга кирәк. Факультатив рәвештә оештырырга мөмкин. Күп телләр белгән саен яхшырак. — Сезнең факультетның Казахстан, Үзбәкстан, Кыргызстан, Азәрбайҗан, Төрекмәнстан кебек бәйсез дәүләтләрнең филология галимнәре белән элемтәләре ничек корылган? Безгә якын булган төрки халыкларның телләрен, әдәбиятын факультетта өйрәнү бармы? — Төрки дәүләтләрнең галимнәре белән элемтә урнаштырылган, алар бер-берсе белән тыгыз аралаша дип әйтергә була. Кызганычка каршы, безнең факультетта төркичелек юнәлеше яхшы үсә дип мактана алмыйм. Бу перспективадагы бурычларның берсе дип уйлыйм. Казах, төрекмән, азәрбайҗан, үзбәк, кыргыз телләрен өйрәнү киләчәктә тиешле дәрәҗәдә куелырга һәм ул фәкать безнең факультетта башкарылырга тиеш. Бу бәйсез дәүләтләрнең перспективалары яхшы, алар үсештә, күзгә күренеп көчәя бара, без моның белән исәпләшергә тиеш. Төрки дәүләтләр белән элемтәләрне саклап калырга телибез икән, бер-беребезне өйрәнү зарури. Бер Төркия белән генә чикләнү дөрес түгел. Төрки дәүләтләрдә дә өйрәнерлек мирас бар. Казан Русия һәм бәйсез төрки дәүләтләр арасында элемтә урнаштыручы җаваплы бер үзәк булырга тиеш. — Чит илләрдә калган татар мирасы, тарихына кагылышлы документлар ни дәрәҗәдә өйрәнелгән, аларны кайтару буенча нинди чаралар күрелә? — Бу — бик авыр мәсьәлә. Татар — сибелгән халык. Татар яшәмәгән җир юк, шуңа да ул архивларны барлау бик авыр эш. Бу өлкәдә Бөтендөнья татар конгрессы да, Татарстанның архив идарәсе дә эшли. Архив документлары чит илдә бик бай, аеруча татар диаспорасы яшәгән илләрдә. Төркия, Польша, Финляндия, Германия, Румыния, Чехия, Франция, АКШта андый материаллар бар. Аларны Казанда саклау — безнең максат. Бу бер факультет кына ерып чыгарлык эш түгел, барлык татар тарихчылары, хакимият, архив идарәсе, татар конгрессы да катнашырга, көчен куярга тиеш. Хәер, Бөтендөнья татар конгрессы бу эшнең әһәмиятен яхшы аңлый. Мәсәлән, берлектә без Казанга Гали Акышның, Гариф Солтанның архивларын кайтарта алдык. Япониядә яшәүче татар профессоры Таминдар Мөхитнең бай архивы бар. Менә ул Казанга кайтартыргамы аны, юкмы дип уйланып йөри әле. Безгә, бәлки, Казанда татар диаспораларының архивларын өйрәнүче бер фәнни лаборатория булдырырга кирәктер, чөнки бу тарихның бик зур өлеше. Шәхси архивлардан башка дәүләтнеке дә бар бит әле. Бүгенге көндә безнең архив идарәсе чит өлкәләрдә татарларга, татар тарихына кагылышлы документларны барлау, җыю эшен башлады. Алар документларның копияләрен ясатып, монда кайтарталар. Бик әйбәт, тарихчыларга да шактый уңайлы бу. Мәсәлән, бер документны өйрәнер өчен миңа вакытны да, акчаны да сарыф итеп Оренбургка барасы булмаячак. Кирәкле документлар белән үзебездә эш итә алам. Чит илләрдә сакланган тарихи чыганакларга килгәндә, бер кыенлык бар. Тарихчыларыбызның күбесе чит телләрне белми, шуңа да татар тарихы һаман да ачылмаган китап булуын дәвам итә, аны чит ил галимнәре өйрәнә, ачышлар ясый. — Искәндәр әфәнде, бүген татар теленең торышын ничек бәяләр идегез? — Бик борчулы дияр идем. Республикада кабул ителгән икетеллелек законын тормышка ашыра алмадык. Кызганычка каршы, без аны кампания рәвешендә генә уздырырга тырыштык. Күп нәрсәне бары тик саннарга гына кайтарып калдырдык. ә минемчә, моңа тирәнрәк һәм киңрәк карарга кирәк. Безгә, бәлки, ике һәм берничә дәүләт теле бар илләрнең тәҗрибәсен өйрәнергә, үзебезгә үрнәк итеп алырга кирәк булган. Бу очракта Италияның Көньяк Тироль дип исемләнгән провинциясен мисалга китерер идем. Бу җирлектә алманнар яши, алар анда 65 процентны тәшкил итә. Биредә чын мәгънәсендә икетеллелек тормышка ашырылган. ә Италия — унитар дәүләт. Менә бу бик яхшы үрнәк. ә без федератив дәүләттә яшәп тә икетеллелекне тормышка ашыра алмыйбыз. Кызганычка каршы, татар теленең даирәсе кими. Татар — бик практик халык. әгәр дә кеше җәмгыятьтә татар теленә ихтыяҗ кимегәнен сизә икән, ул тиз арада үзенә кирәкле булганын үзләштерә. Монда психологик як та бар бит. Бездә кеше кирәкме, юкмы дип тел белән сатулашырга күнеккән. Андый караш булырга тиеш түгел. Тел — ул мирас, ата-бабаларыбыздан калган казаныш, дәүләт эшләрен алып баручы, иҗат итүче. Туган телгә, мәдәнияткә мөнәсәбәтне бишектән үк тәрбияләргә кирәк. Менә шул төшенчәләрне балаларга сеңдерә белү мөһим. Ул авыр түгел. Моның өчен безнең изге максат һәм заманча өйрәтү методикасы булырга тиеш. әгәр дә телгә карашыбызны үзгәртмәсәк, ул югала баруын дәвам итәчәк. Бездә татар теле гаиләдә сакланып калырга тиеш дип билгеләп үтәргә яраталар. Минемчә, бар нәрсәне дә гаиләгә генә кайтарып калдырырга ярамый. Бу — комплекслы башкарыла торган эш. Аңлаешлы, төгәл һәм бер юнәлешкә алып баручы тел сәясәте булырга тиеш. Ләкин бүген ул юк. әлегә кадәр татар телен үстерү буенча комплекслы чаралар узмады. Без һаман да бөтен нәрсәне санга кайтарып калдырабыз, фәлән балалар бакчасында фәлән хәтле бала татарча сөйләшә, шул төркемнәрдә татар тәрбиясен алалар, фәлән мәктәптә шулкадәр татар сыйныфлары бар дип санарга күнеккәнбез. Болай башкарылырга тиеш түгел бу мәсьәлә. Сыйфат ягын кайгыртырга кирәк. Бөтен нәрсәне дә документ-кәгазьгә генә кайтарып калдырсак, эшләр алга бармаячак. Бер карасаң, безнең закон да, телләр үстерү буенча аерым зур комитет та бар кебек. Никтер дәүләт үзе чыгарган законнарның гамәлдә булмаганын кайгыртмый. Бездә эшләр гадәттә ничек башкарыла? Закон кабул ителде, бераз көн үзәгендә була, шаулашып алабыз да, аннары ул икенче планга күчә һәм онытыла. Тотрыклы түгел икән, аның кирәге юк. — Татар теленең авыр хәлдә калуы аңа ихтыяҗ булмауга бәйле... — Ихтыяҗны тудырып була. Бу очракта пропаганда зур роль уйнарга тиеш. Безнең халыкта берьяклы караш яши: татар теле — үлгән тел, татар тарихында әллә ни кызыклы вакыйгалар, горурланырлык шәхесләребез юк дип уйлый. Бик күп кеше бихәбәр, алар мәгълүматсыз. Менә без татарны акыллы итеп пиарлаштыруны булдыра алсак иде. Телевидение, радио, матбугат аша, төрле массалы акцияләр үткәреп, моны оештыру мөмкин бит. Ләкин бу дәвамлы булырга тиеш, бер тапшыру яки бер мәкалә язып кына түгел. Тапшыру цикллары булуы мөһим. Бу очракта телевидениегә зур өмет баглар идем. Ул бүгенге көндә иң көчле инструмент, бөтен фикерне аның аша уздырып була. Татарны пиарлаштыру турында сөйлибез икән, бүген, һичшиксез, татар интернетын үстерергә кирәк. Яшьләр бит көне-төне шунда утыра, менә кайда эш алып барылсын иде! ә безнең җитәкчелек татар интернетын үстерүгә нинди өлеш кертә?! Моның буенча максатчан махсус программа булдырылырга тиеш. ә әлегә бездә бар нәрсә аерым шәхесләрнең энтузиазмына терәлеп кала. Дәүләтнең мөмкинлекләре юк түгел, чит илдән килгән хоккейчы, футболчыларга зур акчалар түлиләр бит?! Ник әле спортка киткән чыгымнар милли мәдәнияткә, фәнгә тотылмый?! әйе, милли мәдәнияткә сарыф ителгән акчаның нәтиҗәсе бүген дә, иртәгә дә күренми, ләкин еллар үтүгә, ул рәхмәтләр белән кире әйләнеп кайтачак. — Шәһәрдә татар телен үстерү турында күп сүз йөри. Калада туып-үскән кеше буларак моны ничек күзаллыйсыз? — Авыл — ул безнең рухи чыганак, күп татар зыялыларын биргән урын. Ләкин барлык өметләрне аңа гына кайтарып калдырырга ярамый. Авыл үзгәрде. Без аны саклап, параллель рәвештә шәһәргә дә зур игътибар бирергә тиеш. Бүген прогрессив фикер йөртүчеләр калада яши. Менә мисал итеп 90 нчы елларда шәһәрләрдә ачылган татар мәктәпләрен, гимназияләрен тәмамлаган кызлар һәм егетләрне алыйк — ул гомумән башка буын. Араларында талантлы, милли рухлы, өметле яшьләр шактый. Алар киң һәм позитив фикер йөртүче, шәһәр татар мәдәниятен тудыра, аны үстерә алырлык шәхесләр. Ләкин моның өчен шәһәр структурасы булдырылырга тиеш. Шәһәр татар мәдәниятен эчтәлеге һәм теле буенча үстерергә кирәк. Кала яшьләре өчен бүген нәрсә бар?! Мактанырлык рок музыкасы юнәлеше үсеш ала алмый, прогрессив мәдәният үрнәкләрен бармак белән генә санарлык. әлегә яшьләрнең таләпләренә җавап бирә торган театрларыбыз бар. Ләкин мәдәният театр белән генә чикләнми. Хәер, татар дискотекалары бар, әмма андагы җырларның сыйфатына килсәк, ул татар шәһәр балаларына яраксыз. Бу өлкәдә без әлегә яңарыш чорын кичерәбез, эшләргә дә эшләргә. Шәһәрдә татар рухлы балалар тәрбияләнсә генә алга бара алабыз. Калада шундый бердәм, бер-берсе белән тиз аралашучан милли рухлы татар балалары үссә, безнең сыйфат үзгәрәчәк. — Искәндәр әфәнде, Сезнең әтиегез Аяз Гыйләҗев, бездән соң татар язучылары калмаячак, татар телендә иҗат итәрләр, ләкин аларда татар рухы булмаячак, дип әйткән. Бүгенге татар әдәбиятын ничек бәялисез? — Әти кискен әйтергә ярата иде, ләкин аның сүзләрендә хаклык бар дип уйлыйм. Минем фикерем шундый: безнең әти буыны — Гариф Ахунов, Мөхәммәт Мәһдиев, әмирхан Еники киткәч, татар прозасы тоныкланып калды. Шигърияттә, драматургиядә ниндидер омтылышлар бар. Яңа әсәрләр, яңа тенденцияләр, исемнәр барлыкка килә. Безнең факультетта эшләгән “әллүки” иҗат берләшмәсендә дә талантлы яшьләр шактый. Аларның күп өлеше ТР Язучылар берлегенә кабул ителде, китаплары басылып чыкты, Камал театрында яшь иҗатчыларга багышланган “Яңа буын” дип исемләнгән чара узды. Гаҗәеп яңа карашлы, алымлы, кызыклы шигърият бар. ә менә проза юк. Бу бик борчулы күренеш. Әдәбиятта прозаның үз урыны бар. Фикерне әйтү, җиткерү, уйлану өчен үзенең җитди функциясен үти ул. Ә бүген фикер җиткерерлек язучы күренми, яшьләр арасында да мактап сөйләрлек кешеләр юк. Шушы нисбәттән без студентларны укытканда бу юнәлешкә зур игътибар бирергә тырышабыз. Гомумән, татар әдәбиятының укучысы кимегәннән-кими бара. — Бәлки, татар әдәбияты конкурентлыкка чыдамлы булсын өчен киң катлам кешеләренә дә тәгаенләнгән әдәбият тудырырга кирәктер? — Кирәк. Татарда бар нәрсә дә төрлесеннән булырга тиеш. Элитага тәгаенләнгән әдәбият тудырып кына булмый. Без барысын да колачлап алырга тиеш. Җиңел жанрдагы әсәрләр дә кирәк. Аңа ихтыяҗ бар икән, булдырырга тиешбез. Музыкага килгәндә дә шулай ук. Кеше төрле, барысы да классик музыка тыңламый. Бездә татар халык җырлары һәм попсадан башка татар джаз музыкасы, рэп, рок, тар катлам кешеләре генә аңлый торган авангард музыка да булырга тиеш. Һәр кешенең ихтыяҗын канәгатьләндерү мөһим. Болар барысы да шартлар тудырудан һәм аерым шәхесләрдән тора. Бездә, кызганычка каршы, татар кешесе ниндидер кысалардан чыкты, таланты белән аерылдымы, ул татарлыгын югалта. Менә дөньякүләм танылган балет биючесе Ирек Мөхәммәдов Бөекбританиянең патша сарае сәхнәсендә чыгыш ясый дип күкрәк кагабыз. Ләкин аның анда биеп йөрүеннән татарга ни файда? Чулпан Хамматованы танылган татар актрисасы дибез. Нинди татар актрисасы ди ул?! Аксаковның бабасы татар булган, Карамзин татар милләтеннән дибез. Тик татарга файда бармы моңардан? Пушкинның бабасы африканлы булган, ләкин Пушкин Эфиопия түгел, ә урыс халкына хезмәт иткән, бөек урыс шагыйре исемен йөртә. Бездә талантлы кешеләргә шартлар тудырылырга тиеш. Шундый шәхесләрне барлап, сәләтлеләрне алтын бөртекләре итеп җыеп, туплап, башыннан сыйпап кына үстерергә, аны татар итеп тәрбияләргә кирәк. Башка милләтне үстереп йөрер урынга татарга файда китерсен ул. Күп нәрсә татарның үзеннән тора. Русия шартларында үз йөзеңне саклау авыр, ләкин без телебез, мәдәниятебез, динебез белән татар булып калырга тиеш. Татарларда горурлык хисен булдырып, һәр кешенең миенә “Без — үзгә, бер илдә торсак та, бер хокуклы булсак та, без, татарлар, үзебезчә яшибез” дигәнне сеңдерергә кирәк. Мин студентларга да: “Без — бөек халык дип йөрмәгез, шыпырт кына бөеклегеңне гамәлең аша күрсәт, исбат ит”, — дип әйтәм. Үз йөзебезне саклап кала алсак, чыннан да, бөек халык булачакбыз.
Римма БИКМӨХӘММӘТОВА |
Иң күп укылган
|