поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
14.10.2016 Сәясәт

Президент тән сакчысының әтисе: "Улым күпме акча эшләвен әйтми"

Татарстан Президентының сак хезмәтенә яңа башлык билгеләнде. Ул – Спас районы егете, 41 яшьлек полиция полковнигы Фәнил Әгълиуллин. Гади авыл егетенә илбашы иминлеген саклау турындагы уйлар балачакта төшенә дә кермәгәндер. Фәнил нинди бала булган, ничек укыган? Бу хакта Intertat.ru журналисты аның әтисе Әнвәр абый белән аралашты.

– Фәнил – безнең тәүге мәхәббәт җимешебез, – дип сүз башлады ул. – Спас районының Иске Рәҗәп авылында туды. Аңа 4 яшь тулгач, эш буенча юллама белән Никольское авылына күчендек. Ул шушы авылда үсте, укыды. Артык чәчрәп тормады, басынкы, тыйнак, әмма бик төгәл, игътибарлы бала булды. Мәктәптә бер генә ярыш та аннан башка узмады. Чаңгыда да, йөгерүдә дә беренчелекне бирмәде. 10 сыйныфта укыганда: “Улым, укырга кая керерсең икән? – дип сүз кузгалттым. Күрше авылда Алабуга милиция мәктәбен тәмамлаган бер егет бар иде. Шуңа кызыккан ахры,  “Мин шунда китәм”, – диде. Мин исә, тапкансың һөнәр дигән мәгънәдә, уйламый-нитми: “Ментом будешь!” дип әйтеп салдым. Улым бик каты үпкәләде, сөйләшмәде дә минем белән. Иске Рәҗәптә әтием яши иде. Кунакка баргач, миннән: “Фәнил кая укырга керә?” – дип сорады. Улымның ниятен әйттем. Әти исә бу фикерне хуплады: “Каршы төшәсе булма!” – дип шелтәләде. Бу хәбәрне кайтып, Фәнилгә дә әйттем. Шуның кадәр хәрби буласы килгәндер күрәсең, мине кочаклап алды.
 
Әнвәр абый белән Фәния апа өч балага гомер бирә. Фәнилдән кала Лилия һәм Марат бар. Әнвәр абый урман һәм авыл хуҗалыгы техникумнарын тәмамлап, “Күн” совхозында инженер-электрик булып эшләп, лаеклы ялга чыга. Фәния апа балалар бакчасында пешекче булып хезмәт куя. Балаларны үстереп, аякка бастыргач, тигез, бәхетле картлык кичерергә генә насыйп булмый аларга. Фәния апа 2004 елда вафат була. Бүген Әнвәр абыйның кара-каршы утырып чәй эчәр кешесе бар. Наҗия апа белән 11 ел аңлашып гомер кичерәләр. Балаларына килсәк, кызлары Лилия дә,  төпчекләре Марат та Чистайда төпләнгән.
 
– Балаларны кырыслык белән үстердем, – ди әти кеше. – Тимәдем, сукмадым, күз карашымнан барысын да аңлыйлар иде. Билгеле, алдан кабул ителгән, кәгазьгә язылмаган законнар да булмады түгел. Мәсәлән, клубка 9-10 сыйныфта гына, бары тик шимбә көнне чыктылар. Кичке 10-11дә өйгә кайтып җитәсен барысы да белеп үсте. “Эшегез булмаса, китап укыгыз”, – дип бары бер тапкыр әйттем мин аларга. Эшсез аптырап йөргәннәре булмады. Фәнил аеруча да китап белән дус булды. Ел ахырына укып чыкмаган китабы калмый иде.
 
Мәктәпне тәмамлагач,  Алабугага барып, хыялын чынга ашырмый әле Фәнил. Иң элек, армиягә барып, Ватан каршындагы бурычын үтәп кайта. Аннан кайткач, туп-туп Алабугага юл тота. Диплом алгач, башкалага китә. Чечняда булып кайтырга да өлгерә. Казан юридик институтында укый.  ТР Эчке эшләр министрлыгының ведомстводан тыш сак хезмәтендә эшли. Соңгы вакытта РФ ведомстводан тыш сак хезмәте гаскәрләре идарәсенең Татарстан буенча идарәсен җитәкли.
 
– Фәнил бик нык булып үсте. Балачакта егылса да еламый иде. Берәр җирен канатса, тырналса да кешегә сиздермәде. 10 сыйныфта укыганда йөгереп килеп комга сикерү ярышында  үпкәләрен дә кузгаткан иде. Шулвакытта да кызганырга юл куймады, үзен бер эштән дә чикләмәде. Әти кеше өчен баласының уңышлары зур горурлык. Фәнилне инде әллә ничә ел элек Путин “Батырлык өчен” Ордены белән бүләкләгән иде. Аны үзебезнең участковыйдан ишетеп белдек. Бу юлы да тыйнак кына: “Әти, мине эштә күтәрделәр”, – дип хәбәр итте.
 
Фәнил Әгълиуллин 2000 елда Казан кызы Лилия белән тормыш кора. Бүген уллары Камилгә –14, кызлары Әминәгә 8 яшь.
 
– Фәнил үз балаларын да мин биргән тәрбия нигезендә үстерә. Хәзерге балаларны кулда тоту аеруча да авыр, исән генә булсыннар инде, –ди бәхетле дәү әти.
 
Әнвәр абый улының эше турында да бераз сөйләп үтте.
 
– Элегрәк эшен сораганым булды, “Әй, әти, син хәзер яшь кеше түгел инде, сиңа кирәкми”, – дип әйтеп куя иде.  Күпме хезмәт хакы алганын да белмим, әйтми. Эшкә ничәдә барып, ничәдә кайтуы турында да хәбәрдар түгелмен. Авылга көнендә генә кайтып китә. Эше җаваплы бит, аңлыйм балакайны. Кайткач та телефонын кулдан төшерми. Улым белән горурланам. Аңа ышанычым бик зур, шуңа күрә бернидән дә курыкмыйм. Исән генә булсын, – ди Президент тән сакчысының әтисе

Чулпан ШАКИРОВА
Интертат.ру
№ --- | 14.10.2016
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»