поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
13.10.2016 Әдәбият

Мөдәррис Әгъләм: «Оҗмахта очратырмын кебек мин Бердәнберемне»

Бүген, 13 октябрьдә, Мөдәррис Әгъләмгә 70 яшь тулган булыр иде. Без инде ун ел Шагыйрьсез. 2006 елның ноябрендә, 60 яшьлек юбилееннан соң, Мөдәррис Әгъләм мәңгелеккә китеп барды...

Моннан 15 ел элек, 55 яшьлек туган көне алдыннан   "Шәһри Казан" газетасында аның белән әңгәмә басылган иде. Бүген дә, шул елларга кире кайтып,   Шагыйрь тәрәзәсен ачыйк әле.

Шагыйрь тәрәзәсен ача... 
 
– Башлаганда болай буласын белсәм,
Кулга каләм алмас идем,
Чын әгәр...

Татар шигъриятендә инде үз юлын тапкан, үз кыйбласын булдырган 38 яшьлек Мөдәррис Әгъләмгә нигә шундый үкенүле уйлар килгән булды микән?
– Үкенүле уйлар димәс идем... Ул шигырьне язганда мин инде СССР Язучылар союзы әгъзасы идем. Рәсүл Гамзатов, Кайсын Кулиев, Давыт Күгелтинов кебек зур шагыйрьләр белән аралашып яши идем. Мостай Кәримнәр турында әйткән дә юк. «Әгъләм, Әгъләм», дип кенә торалар иде. Ләкин шушы юллар барыбер язылган. Нигә мин шуның кадәр дә җаваплы йөкне үз иңемә алганмын? Юкса ул дөньяга мин кермәскә тиеш идем. Авылда йорт өлгертеп, мал асрап, мунча салып, хатының һәм өй тулы балаларың белән әйбәт итеп яшәп ятасы гына иде дә бит... Ә язмыш алай итмәде. Дөнья шулай китереп чыгарды: мин Казан мохитенә килеп эләктем. Илгә Хәсән Туфанның акланып кайткан чаклары. Совет кешесе беркайчан да сатылмый дип Җәлилгә Советлар Союзы Герое һәм Ленин премиясе бирелгән еллар. Мин менә шушы шаукым белән шигърият иленә килеп кердем... Син биргән сорауда төп нигез ята: инде алынгансың икән, ахыргача барырга кирәк. Туфаннар, Хәкимнәр шулай дип иңгә гел сугып тордылар.
 
– Айкала-чайкала барам ничә еллар,
Чорлар аша атлап барам, эзләп терәк.
Дөнья, Вакыт, Гавам төшенчәсе белән
Бергә яши алганда да терәк кирәк.
 
Гомер уртасын узган Шагыйрь эзләгән терәген таптымы?
– Терәкне беркайчан да табып булмый. Әгәр дә үз-үзеңә терәк булып, төп юнәлешең булмаса, беркемгә дә сөялә дә, таяна да алмыйсың.
 
– Без егылсак... Әнә шул хакта син
Уйла, эшлә, яшә!
Янәшәңдә кем юк димә,
Яшьләр янәшә.
 
Бүгенге шигърият, аның киләчәген ничек күзаллыйсыз?
– Бүгенге шигъриятнең хәле, Аллага шөкер, әйбәт. Ләкин соңгы елларда, аның сәламәтлегенә зыян салып, шагыйрьләр, дөресрәге, шигырьчеләр күбәйде. Әлбәттә, татарда югары белеме булган һәркем шигъри тезмә яза белергә тиеш. Элек тә һәрбер татар хатын-кызы бәет язган, җыр язган. Әмма берсе дә Газизә Сәмитова кебек яза алмаган. Саҗидә Сөләйманова кебек тә...
 
Бүгенге шагыйрьләрнең күбесе шигырь язар өчен шигырь язучылар. Милләт кая бара? Аның язмышы кем кулында? Алар бу хакта уйлап та куймыйлар. Шундый шигырьчеләр Язучылар берлегендә бүген 50-60ка җитте. Әмма татар шигъриятенә Роберт Әхмәтҗанның да, Лена Шагыйрьҗанның да, Зөлфәтнең дә, Равил Фәйзуллинның да, әлеге дә баягы, Мөдәррис Әгъләмнең дә килгәне юк. Аларның килгәннәренә дә 30-35 ел инде. Хикмәт нәрсәдә? Хикмәт шунда ки, алар поэзияне белмиләр, аңламыйлар. Грузин поэзиясен белмиләр. Әрмән, балкар поэзияләрен белмиләр. Чит ил поэзиясе турында әйткән дә юк. Хәтта алар Бабич, Мостай Кәрим, Наҗар Нәҗми иҗатлары белән дә таныш түгелләр. Утыз Имәнине беләләр дисеңме? Мәүлә Колыйны каян белсеннәр инде алар. Хәтта Кол Галинең «Йосыф китабы»н тулысынча укып чыккан берәр яшь шагыйрь бар микән? Бөтен фаҗига менә шунда ята.
 
– Бер шагыйрьне мактадым да,
Һәр адымда ишетәм.
«Шул кадәрле мактап аны
Бик ашыкмадың микән?»

Заманында Сез күкләргә күтәреп мактаган Ркаил Зәйдулла, Газинур Морат, Ләис Зөлкарнәйләр, нишләптер, соңгы елларда шигърияттә тукталып калдылар кебек. Бу нәрсә, зур бәйгегә әзерләнгән чаптар кебек тукталып хәл җыюмы, әллә?..
– Минемчә, алар тукталып түгел, ә шигъриятнең мәгърур көче каршында каушап калдылар. Кайсы тәрҗемәгә күчте, кайсы драматургиягә, кайсы прозага. Алар арасында бүген шигърияткә тугры калганы Газинур Морат кына. Үзенең рухы белән дә, акыл сатуы белән дә башка ул. Ләкин алар нинди генә жанрга күчмәсеннәр, барыбер шагыйрь булып калалар. Һәм, иманым камил, сәгате сугу белән алар шигърият мәйданына яңадан сикереп чыгачаклар. Зөлфәттән соң зур шагыйрь булмаячагын күңелем сизенә иде. Чөнки шагыйрь булып яшәү бик авыр нәрсә. Ул Ходай тарафыннан иңдерелгән илаһи көч. Халык алдында, милләт алдында зур миссия.
 
– Шагыйрьләрнең үзләреннән башка
Тәнкыйтьчеләре юк заманда
Азмыни ул көлеп йөрүчеләр
Тик Шүрәле кытыклаганга.

Бу шигъри юлларыгыз белән нәрсә әйтергә теләдегез?
– Чынлап та, бүген шагыйрь өчен иң әйбәт тәнкыйтьче – икенче бер шагыйрь. Татарда үз гомеремдә тәнкыйтьче күргәнем булмады. Ә бит дөньяда тәнкыйтьчеләр булган. Укып карыйм Белинскийны, Добролюбовны. Алар тәнкыйтьчеләр генә түгел, ә аналитиклар.
 
– Тәнкыйть дигәннән, Сезгә ул гомер буе хәерһах булды бугай...
– Юк, тәнкыйть миңа кагылырга җөрьәт итмәде. Сибгат Хәким белән Хәсән Туфан миңа тел тидертмәделәр. Союзга да бик иртә алдылар. Алмасалар, сине тунеядец буларак утырталар иде ул заманда.
 
Әле дә хәтеремдә, Зөлфәт белән икебезне эчәләр, татар әдәбияты дөрес бармаганга протест белдерәләр дип, шәхси эшебезне партҗыелышка куеп тикшерделәр. Ниятләре безне Язучылар берлегеннән чыгарырга иде. Мирсәй Әмирнең бик тә дәрәҗәле чагы. Шунда Мирсәй ага әйтте:
– Әгәр без Мөдәррис белән Зөлфәтне союздан чыгарабыз икән, бу бик зур ялгышлык булачак. Чөнки алар без Ленин юлыннан бармаганны белеп, шуңа протест белдерәләр.
 
Иң куркыныч елларда да исән калган «тимер» Шәйхи Маннур исә: «Мин Зөлфәтнең «Фатыйма» балладасын укыгач, еладым. Шәйхи Маннурны елаткан балладаны язган кешегә кагыласыз икән, татар шигърияте бетәчәк», – диде. Обкомнан килгән вәкил Мөдәррис Мусинович Мусинның да күзләре маңгаена менде. Аннан эшләр уен-көлкегә күчте. Бездән шигырь укыта башладылар. Партҗыелыш шигырь бәйрәменә әверелде.
 
– Үз-үзегезгә тәнкыйтьче булсагыз, Мөдәррис Әгъләм шигъриятен ничек бәяләр идегез?
– Шагыйрь бары тик үз-үзенә тәнкыйтьче, үз-үзенә мөхәррир. Башкача була алмый.
 
– Йә, йә...
– Минем шигърияттә дә җитмәгән әйберләр күп. Ләкин алар минем серем булып кала.
Әдәбият дәреслегендәге Мөдәррис Әгъләм иҗаты турындагы өлешен ачып карасаң, пеләш башыңа чәч үсә, билләһи. Андагы мәгънәсезлек! Казан университетында «Мөдәррис Әгъләм поэмалары һәм балладалары» дигән 80 минутлык ике лекция бар. Икесен дә кереп тыңладым. Аллага шөкер, мин алар сөйләгәнчә язмыйм икән әле, дип сөенеп куйдым.
 
– Әнә шуңа бу бүлектә китап,
Каһәрләнгән татар китабы.
Авырлыклар булыр, күз яшьләре
Аша көлеп, атлап үт аны.

Татар китабы, аның киләчәктәге язмышын ничек күз алдына китерәсез?
– Татар китабының язмышы – аның үткәнендә. Чөнки аның киләчәге юк. Юк! Юк!! Чөнки татар китабының язмышы графика белән бәйләнгән. Әгәр без латинга күчәбез икән, татар китабын бетерәбез. Күчмибез икән, икенче тапкыр бетерәбез. Кириллицада калабыз икән, татар китабының кирәге, гомумән, булмаячак. Шуңа күрә әгәр татар теле төп дәүләт теле булмый икән, кайсы графикага күчсәк тә, татар китабының язмышын хәл итә алмаячакбыз.
 
– Адәм балалары бер-берсенә
Һәрвакытта зыян кылачак.
Һәм алармы тигезләргә теләп
Ленин барыбер кирәк булачак.

Күрәм, Сез, заманалар үзгәрсә дә, Ленин идеяләренә тугры калган шагыйрь?
– Ленин идеяләренең начар икәнлеген исбатлаган берәр кешене беләсеңме? Юк. Мин Ленинны XX гасырның Бөек шәхесе дип саныйм.
Иҗатымда Ленинга, партиягә багышланган шигырьләр шактый күп язылды. Бу яктан миңа Хәсән ага белән Сибгат ага өлге булып торалар.
 
«Ленин» дип беренче кат
Кем әйтте? Әни микән?
Апрельнең үземе соң,
Тургае әйтте микән?
 
Киләчәк көннән сиңа
Сәлам бу дигән кебек
Бу сүзне синме, кояш,
Китердең нурга төреп?
 
Шәп бит, малай! Хәсән ага кебек шундый шигырь язсыннар иде әле! Ничәмә гасырлар элек иҗат ителгән Фирдәүсинең «Шахнамә»се дә ханга багышланган бит. Бүген без аларның матурлыгына сокланабыз.
 
Шигырь язып кына Тукай булып булмый!..
 
– Шагыйрь – яра. Дөнья ваклыгыннан
Бетте инде дисәк вакланып,
Халык барыбер уз ярасын таба,
Әрнесә дә, таба актарып.
 
Бу шигъри юлларыгыз Тукайга бәйле булмаса да, ул татар шигърияте белән бәйле. Соңгы елларда әдәбият дәреслекләрендә Тукайга мөнәсәбәтне үзгәртү турында фикерләрегезне әйтеп чыктыгыз. Бу нәрсәдән гыйбарәт?
– Тукайны безгә мескен дип өйрәттеләр. Тукайны безгә ятим дип өйрәттеләр. «Асрамага бала бирәм, кем ала», – дип Казан урамында сатып йөргәннәр диделәр. Мәктәптән шулай өйрәттеләр. Ә бит Тукай ул – безнең татар халкы. Татар халкын да... мескен дип, ятим дип өйрәттеләр. Аны да «Асрамага бала бирәм, кем ала?» – дип дөньяның алтыдан берен тәшкил иткән Рәсәй империясендә сатып йөрделәр.
 
Тукайҗанны мескен, ятим дип йөрткән мәктәпләр хәзер кыйблаларын үзгәртеп мәдрәсәләргә, гимназияләргә әйләнделәр. Исемнәре белән генә түгел, эчке дөньялары белән дә үзгә алар. Инде аларга да Тукайҗанны мескен, ятим, дип өйрәтикме? Әйе, ятим. Ятимлектән беркем дә саклана алмый. Ходай берәүгә дә язмасын. Инде килеп бүгенге көндә ятимлек белән беркемне дә шаккатыра алмыйсың, һәрхәлдә, ике баланың берсе бүгенге көндә ятим.
 
Тукайның ятимлегенә килик. Тукай ул ятимлеге белән дә бай бит. Җаекка килеп беренче мәртәбә мәдрәсәгә баргач булган әкәмәт хәлне генә искә алыйк. Исемлек тикшерәләр. Мөгаллим сорый:
– Габдулла, әтиеңнең исеме ничек?
– Кайсы әтиемнеке?
 
Баш миендәге шариклары бушка әйләнгән шәриктәшләре мәсхәрәләп көлә. Чынлыкта алар узләреннән-үзләре көләләр.
 
Әйе, бүген дә шулай. Беркатлы Габдулланы аңлап була. Ә бүгенге татар углы татарның күсәк углы күсәк булган улыннан сорагыз:
– Тамырың кайда?
 
Ул, әлбәттә, өлкәнрәк булса, беләгендәге кан тамырын, яшь-җилкенчәк булса, муен тамырын искә төшерәчәк, һич кенә нәсел-ыруын да, җиде бабасын да түгел. Ул атаклы Атилла тамырын да, Болгар тамырын да белми. Чөнки ул Киев Русе тарихын укып үскән. Аннары инде Мәскәү тарихына үзенең кан тамырын тоташтырган.
 
Әтисе күп булган кеше ятим буламы?
 
Шагыйрьнең әтисе Гарифҗан атаклы Кышкар мәдрәсәсендә гыйлем ала. Әтисенең әтисе дә зыялы зат булганлыгы билгеле. Заманыбызның күренекле галиме Марсель Әхмәтҗан эзләп тапкан шәҗәрәгә карасак, тамырларның кайда икәнен ачыклау авыр түгел. Юкка гына без белгән Тукайны дөнья бетереп эзләп йөрмәгән бит зыялы туганнары.
 
Әтисе үлгәндә Габдуллаҗанга дүрт ай ярым була. Әнисенең үлеменнән соң Тукай әнисенең әтисе Зиннәтулла хәзрәткә кайтарыла. Бабасы үзе дә кыен хәлдә, кызының улын тәрбиягә бирергә уйлый. Салага түгел, калага.
 
Әнә шулай безнең Габдуллаҗан беренче мәртәбә Казанга килә. һәм гомерлеккә килә. Мәңгелеккә килә. Тукай биредә үз өендә, үз әти-әнисе янында.
Тукайҗан Казаныбызда – Ташаяк ярминкәсендә.
 
Тукайҗан атаклы Яңа Бистәдә. Печән базарында уйнап йөри. Ул да бит күршедә генә. Өстәвенә янында әтисе Мөхәммәтвәли, әнисе Газизә. Алар аны яраталар, олуг кешенең, затлы нәселнең баласы итеп тә, инде хәзер үз балалары итеп тә.
 
Без дә Тукайны беләбез дип йөрибез бит әле. Бу хата, бик зур хата! «И мескен, яшь кенә килеш китеп барган бит, ни балачагы булмаган, ни йорты, ни хатыны», – дип аһ органнар буа буарлык.
 
Сабыйның бәхетле тереклеге шулай дәвам итәр сыман. Әмма язмыш башкача хәл итә. Безнең бәхет файдасына хәл итә. Бу язмыш безгә гүзәл Казан артының Шүрәле урманнарын, Су аналары мыжгып торган инешләрен, сихри дөньясын бүләк итә.
 
Тукайҗан биредә дә бәхетле, ул сихри дөньяга чумган, яңа әти-әниләре аны яраталар. Шагыйрь Тукайны ятим, мескен, бәхетсез дип мәктәптә дәрес биргәннәр ялгышалар, аңардан да бәхетле бала юк. Ул һәркайда кадерле, сөйкемле, затлы нәсел баласы. Аны – бөтен Рәсәй империясе буйлап эзлиләр.
 
Дөрес, болар берсе дә Тукайның тормышыннан яңа материаллар түгел. Бөтен хикмәт тә шунда шул. Вакыйганы ничек итеп сөйлисең, ничек итеп аңлыйсың. Мәктәп дәреслекләре ничә буын татар баласына шагыйрьне мескен, изелгән итеп күрсәтеп килде. Шагыйрьнең тирә-юньгә, дөньялыкка, халыкның яшәешенә мөнәсәбәтен үзебезнең бүгенге көн кануннары аша түгел, ә бәлки аның иҗаты аша чагылдыруны аңлату фараздыр.
 
Тукай һәм дин бүгенге көндә өр-яңадан өйрәнелергә тиеш. Чөнки без, яңа егерме беренче гасырга кереп барганда, нәкъ Тукай яшәгән чор хәлендәбез. Тукайның дин әһелләрен камчылаган шигырьләре бүген дә гаять үтемле. Дин әһелләребезнең вакыт-вакыт илхалык алдында чыга торган гаугалары нәкъ менә Тукай чорын хәтерләтә.
 
Яңадан Габдулланың үткән гомеренә күз салыйк. Ул Җаекта да олуг нәселдән булган имам углы буларак ирекле, мөстәкыйль шәхес булып формалаша. Берничә йөз бала арасыннан Мотыйгулла хәзрәтнең ике балага аерым дәрес бирүе һич тә юкка гына түгелдер. Ул ике баланың берсе – булачак Габдулла Тукай, икенчесе – Габдулла Кариев.
 
Тукайның горур, баш бирмәс булуы тук тормышны ташлап, җизнәсе өеннән мәдрәсәгә күчеп китүендә үк ачык күренә. Шуңа да Тукай Казанга килгәндә инде шәхес буларак та, шагыйрь буларак та калыпланган булган һәм аягында нык басып торган.
 
Тукай Казанда иркен яши. Үзенең ачы сатирасы белән каланы дер селкетә. Шуның киресен исбатларга теләгән бүгенге көннең бер галиме яисә әдибе җиде ел буе шәһәрдәге иң затлы кунакханәдә яшәп иҗат итеп карасын иде әле. Югыйсә без инде бер системада – капитализмда яшибез.
 
Тукайның тормышы вә иҗатын өйрәнү тамырдан үзгәртелергә тиеш. Моңа кадәр әле ул «Шүрәле» белән «Пар ат»ны өйрәнүдән һәм Тукайны атеист итеп күрсәтүдән ерак китмәде. Тукайны мескен, бәхетсез итеп күрсәтеп без нәрсә отабыз соң? Без бит моның белән татар халкын да мескен дип күрсәтәбез. Ә бит Тукаебыз безнең баш имәс, горур шәхес булган.
 
– Бүген Тукай исән булса,  нинди уйлар, нинди гамьнәр белән яшәр иде икән?
– Юк, Тукай бүген яши алмас иде. Чөнки бүгенге көндәге Тукайлар бүгенге көндәге булып яшиләр. Ул замандагы Тукай башка. Тукай бит ул татар буржуазиясенең җимеше. Чөнки Тукай чоры буржуазиясе бездә әле өлгереп җитмәгән.
Без бүген, янәсе, капиталистик строй – буржуаз строй төзибез. Ә буржуаз строй төзү өчен аның буржуазиясе булырга тиеш. Әлегә талаучылар гына бар. Аллаһы боерса, тагын 50-60 елдан соң бу кабахәтләр бөтен байлыкны талап, бүлгәләп, бер-берсен үтерешеп бетергәч, яңа бер адәмне кайгыртырга тиешле буржуазия барлыкка килергә тиеш. Бүгенге кайбер «буржуйлар» төзеткән мәчетләрнең эчендә иман юк бит ул. Ә элекке татар байлары төзеткән мәчетләр, мәдрәсәләрдән иман нуры чәчелеп торган, мәгърифәт рухы аңкыган.
 
- Шигырь язып Тукай булмакчылар...
дип язасыз. Иҗатлары белән Тукай рухына якыннар бармы бүген. Мәшһүр шагыйребезнең исемен йөрткән дәүләт бүләге хакында Сезнең уйлануларыгыз?
– Аңа үзгәрешләр кертергә кирәкми. Бакый Урманчелар, Сибгат Хәкимнәр, Хәсән Туфаннар, Ибрай Газиләр заманында Тукай бүләге үз дәрәҗәсендә иде. 70-80 нче елларда бүләкне нәчәлникләр бүлешә башлады. Берара каушап кую булып алды. Нәкъ шул вакытта мин фәкыйрегезгә насыйп булды бу премия. Чөнки Мөдәррис Әгъләмгә бирми торып, югарыда утыручылар берсе дә үзләрен тәкъдим итә алмыйлар иде. Минем авызны томаларга кирәк иде. Шуннан соң түрәләр эстафетасы  китте – Ринат Мөхәммәдиев, Роберт Миңнуллин, Ренат Харис... Хәтта Зөлфәт белән Роберт Әхмәтҗановка да урын калмады.
 
Бүген Тукай бүләгенә дә, халык язучысы исеменә дә лаеклы шәхесләребез бар. Туфан Миңнуллин, Рабит Батулла, Зөлфәт, һичшиксез, халык әдипләре булырга тиешләр.
 
– Мөдәррис әфәнде, татарда кем турында гына сүз чыкса да, ул Тукай традицияләрен дәвам итә дип тамга сугалар да куялар. Нишләп соң татарда төрле юнәлештәге шигъри мәктәпләр юк. Японнарда, мәсәлән, ул 30дан артып китә.
– Татарга шигъри мәктәп кирәкми. Татар үзе шигырь мәктәбе ул. Японнарда шигырь борын-борыннан килгән тәрбия чарасы булса, татарда үз-үзеңне саклау чарасы ул. Шуның өчен дә татар 300 ел «Йосыф китабы»н кулдан-кулга күчереп саклап килгән. Әгәр бу китап исән икән, аны укыйлар икән, димәк, милләт милләт буларак сакланып калачак.
 
– Бүгенге татар шигъриятенә нинди дә булса гомуми юнәлеш хасмы?
– Ниндидер ярылып яткан уртак хасият сизмим. Ләкин бүгенге поэзиянең бөтенләй көтелмәгән «үсеше» бар. Ул – русча фикер йөртеп татар телендә шигырьләр язу. Моның күркәм сыйфатларын без Ренат Харис иҗатында күрәбез. Аның соңгы елларда иҗат ителгән дистәдән артык поэмасы үзләренең фәлсәфи тирәнлекләре, образлы булулары белән аерылып торалар. Ләкин татарча түгел. Аннан соң бүген татарның җыр тексты мөмкинлекләре үсте. Кем нәрсә тели, шуны яза торган чор җитте. Бик әйбәт. Моннан бер дә куркырга кирәкми. Мәсәлән, берәү:
Урам буйлап кайтып килә
Чөгендер утаучылар, –
Белсәң иде, кемнәр икән
Дөньяны бутаучылар...
дип кычкырып җырлый икән, мин монда бернинди дә начарлык күрмим.
 
Шулай булгач, шигърияттә дә дөньяны бутаучыларга бер дә гаҗәпләнмим.
 
Кем кулында соң син, и Ватан?!
 
– Аңламыйча  асталыкны,
Без хәзер өстә, дидек,
Коллыктан яманрак ул
Бездәге мөстәкыйльлек.
 
Бу Татарстанның мөстәкыйльлегенә ирония белән каравыгызмы?
– Бездәге мөстәкыйльлек, чынлап та, коллыктан яманрак. Ни өчен? Чөнки бездәге мөстәкыйльлек аерым төркемнәр, аерым каста өчен генә. Ә халыкка бернәрсә дә бирмәде. Берәр файдасы булса, ул халыкның акчасы булыр иде. Әмма бер әйбер бар, еш кына бездә халык белән милләт төшенчәсен бутыйлар. Сөт суын каймак белән бутаган кебек. Милләт өчен мөстәкыйльлекнең файдасы зур булды. Бер генә мисал, шулай булмаса, без Риза Фәхретдин, Гаяз Исхакый, Йосыф Акчура кебек милләтнең каймагы булган асыл затларыбызның исемнәрен ишетер идек микән?! Әмма милләтче булып бүгенге милләтнең каймагын әчетергә йөрүчеләр дә бар...
 
– Татар бетә дибез – телдә генә,
Ничә йөз ел инде бетәбез?! –
дисез. Ә шулай да, Сезнең фаразыгызча, татар халкының киләчәк язмышы ничек булып бетәр?
– Моңарчы ничек барса, шулай барачак. Ни үле, ни тере. Үз көен көйләр. Тагын бер Илһамы барлыкка килер. Салаватлары инде аның көн саен туып торалар.
 
Алла бирсә, яңа Мөдәррисләре, яңа Зөлфәтләре дә калкып чыгар... Ләкин XXI гасыр уртасында кинәт бер кискен борылыш булыр кебек. Әлбәттә, мин күрәзәче түгел.
 
...Гаҗәп хәл, күптән түгел телевидениедән хәбәр иттеләр: Үзбәкстаннан соңгы урыс кача. Сәбәбе – үзбәк телен белми. Әле кайчан гына Үзбәкстанда миллионга якын урыс исәпләнә иде. Җилләр искән урыстан. Бакуда да шундый ук хәл. Ә Татарстанда алай була алмый. Чөнки без урыс дәүләтен төзегән, шуңа нигез салган халык. Шуңа күрә Иван Грозный тарафыннан Казанның яуланып алынуы да гадәти күренеш кебек кабул ителә.
 
– Син бит, әнкәй,
Син бит изге идең,
Кем кулында соң син, и Ватан?!
Мөдәррис әфәнде, чынлап та, Ватан бүген кем кулында?
– Ватан бүген Европа һәм Америка берлеге кулында. Безнең байлыкны, нефтьне суырып таланган шундагы акча кулында.
 
– Ачыгыз тәрәзәләрне
Тәрәзәгез булса! –
дисез. Бүген Татарстанның Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты Мөдәррис Әгъләмнең кояшка тутырып ачар үз тәрәзәсе бармы? Баш өстегездә үз түбәгез бармы дип соравым?
– Түбә?.. Түбә бит ул чагыштырмача әйбер генә. Шуның белән генә Мөдәррис Әгъләм үзгәрәме? Аның шигърияте бүтән төрле борылыш аламы? Әлегә Әгъләмнең урамда кунганы юк.
Булды инде, булды. Фатир бирәбез дип ничә еллар авыз чайкадылар... Мөдәррис исән булса, түбә табылыр. Милләт кенә яшәсен.
 
Шатлыгым, кайгыларым...
 
– Без – гомерлек, шуны кал белеп!
Ә Шатлык һәм Кайгы – мәңгелек!
Гомерегездә шатлыклар күбрәк булдымы әллә кайгылармы?
– Булгандыр инде. Барысы да булгандыр. Гомерем эчендә өч хатыным булды. Өч  хатыннан өч бала. Ул өч  әни каршында да мин пеләш башымны иям. Чөнки балаларны алар миннән башка гына тәрбияләделәр. Югары белем бирделәр. Берсе дә наркоман да, алкаш та түгел. Моңа ничек шатланмыйсың ди.
 
– Әйдәгез, йөрәк серегезгә тирәнрәк керик әле. Кемнәр иде соң алар сезнең илһамчыларыгыз?
– Беренче хатыным Лена Михайловна Радченко иде. Милләте белән украинка. Хәзер Чаллыда яши. Ринә Асылбаева тәхәллүсе белән шигырь китапларын да чыгарды. Аннан улым Идел туды. Идел КАИны тәмамлады. Бүген Казанда яши. Алыпсатар. Шул ук вакытта мәктәптә инглиз телен укыта. Икенче хатыным – Гөлфирә. Ул заманында театр училищесын тәмамлады. Курчак театрында, яшь тамашачылар театрында эшләде. Аннан кызым Айгөл бар. Айгөл шулай ук КАИны тәмамлады. Инде аның да ике кызы – Диана белән Нәфисә үсеп киләләр. Өченче хатыным?.. Анысы әлегә сер булып калсын.
 
– Хөкемдар да, гаепле дә:
Мин үзем һәм вөҗдан.
Вөҗданыгызны хөкемгә чакырганыгыз бармы?
– Мин хатыннарым каршында үземне гаепле саныйм. Алар әйбәт хатыннар, әйбәт әниләр булдылар. Рәхмәт аларга.
 
– Ә аның  шикелле илемдә
Меңләгән хатыннар үлгәндер.
Онытма, кешелек, ул минем
Әнием иде бит, Бердәнбер!
Әниегез турында сүз чыкса, Сез һәрвакыт өзгәләнеп, тәэсирләнеп сөйлисез. Кем иде соң ул Шагыйрьнең Бердәнбере?
– Әнкәй 38 яшендә биш баласын калдырып якты дөньядан китеп барды. Мин әнкәйне аз беләм. Ул үлгәндә миңа 9 яшь иде.
Бик иртә кияүгә чыга ул. 15 яшендә. Өлкән абый белән аралары 16 яшь иде. Әнкәйгә бирелгән Мактау грамоталарын әле дә саклыйм. Мәсәлән, 1942 елны 33 сутый урак урганы өчен әнкәй Мактау грамотасы белән бүләкләнә. 33 сутый урган! Әйтергә генә җиңел!
 
Әткәй кайчак миңа: «Әниеңнең үлеменә син генә гаепле», – дип ачуланып та куя иде. Чөнки әни көз көне, 13 октябрьдә минем белән авырлы килеш малларга азык төшерәм дип печәнлеккә менә. Кинәт шуннан егылып төшә. Шушы фаҗига аркасында мин җиде айлык булып дөньяга килгәнмен. Ә әни яман шеш белән авырый башлый. Тугыз елдан соң дөньядан да китеп барды.
 
– Әнием минем,
Исән булсаң, нәрсә дияр идең?
– Белмим. Исән булса, мөгаен, иң элек ачуланыр иде. «Хатыннарың кайда? Балаларың кайда?» – дип ачуланыр иде. Аларның таралышып бетүе аның башына сыймас иде. Ул андый әйберләрне гафу итмәс иде. Ә инде шагыйрь булып китүемне күреп, Тукай бүләген алганымны белсә сөенер иде. Улының иҗатын мәктәп дәреслекләрендә өйрәнүләрен күреп яңадан терелер иде. Мин дөньяда аның аңлавынча яшәмәдем шул. Тегендә баргач барысын да аңлатырмын, Алла боерса. Оҗмахта очратырмын кебек мин Бердәнберемне.
 
– Ә кемнедер сусау алган бүген,
Аңарда шул гади балалык.
Миндә менә арба юлындагы
Суны ятып эчкән бала юк.
Балачакта иң истә калган вакыйгагыз бармы?
– И-и-и, ул балачак хатирәләре! Берзаман шулай, миңа 5 яшьләр булды микән, Таулык дигән авылдан бабайлардан кунактан кайтып киләбез. Кар-буран. Әткәй гармунда уйный. Үзе җырлый. Җырның сүзләрен онытса, мин әйтеп җибәрәм.
 
Идел бит ул, тирән бит ул
Тирән бит ул, киң бит ул, –
дип әткәй сыздырып җибәргән иде, кинәт шып итеп туктап калды. Дәвамын әйт дип, миңа ымлый.
 
Әнкәй, сиздерми генә, шаяртырга теләпме, миңа болай дип пышылдый:
Бал бабай әче балыннан
Булган әллә кем бит ул...
 
Әткәй башлаган җырын уйлап-нитеп тормыйча шулай дип дәвам иткән иде, кинәт... айнып китеп, шаяруны аңлап, мине кар эченә төртте дә төшерде.
 
Бик күп җырларның сүзләрен яттан белгәнгә, мине мәҗлесләргә йөртәләр иде. Бәлки шагыйрьлегем дә шуннан башлангандыр.
 
– Бәлки хәмергә тартылуыгыз да шуннан киләдер?
– Юк, хәмер белән дуслык соңрак, театрда эшләгәндә башланды. Мин бит университеттан куылгач, Чаллы халык театрында режиссер ярдәмчесе булып эшләдем... Сәхнәгә 11 спектакль куйдым.
 
– Әгәр бүген Мөдәррис Әгъләм Г.Камал театрының баш режиссеры булса, нинди үзгәрешләр кертер иде икән?
– Булып булмас иде. Чөнки анда нәкъ менә Марсель Сәлимҗанов кебек бөтен коллективны йөгәнләп тора белүче ас булу кирәк. Театрның репертуары мәсьәләсендә күп нәрсәгә канәгать түгел мин. Ләкин ничек булырга тиешлеге хакында да үз вариантымны тәкъдим итә алмыйм.
 
– Үрмәкүч үз җебе буйлап
Киткән сыман,
Килә кайчак үткәннәргә
Китәсе бер.
Шулай да гомерегезнең кайсы чорына кире кайтыр идегез?
– Үзем туганга кадәрге чорга. Әти белән әнинең әле яңа гына өйләнешкән чакларына. Берсе баянчы, берсе җырчы. Мин шул мизгелне читтән генә күзәтеп торыр идем. Хәер, нигә кире кайтарырга. Барысы да үзенчә калсын. Ничек бар шулай. Бүгенге дә кире кайтарырлык булып калсын.
 
– Соңгы елларда тетрәндергеч фаҗига кичердегезме?
– Әйе, яшьлектәге сөйгән ярым Люзия әнием кебек яман чир белән дөньядан китеп барды. Тупырдап торган балалары, аны аңлап яшәгән ире тол калды. Китабымдагы йөзләгән шигырь аңа багышланган. Без аның белән заманында кавыша алмадык. Ул әле яшәргә дә яшәргә тиеш иде.
Вафатыңнан алда чакырдың да,
Киләлмәдем, әрнү калырдыр.
Мин барыбер сиңа мәңгелеккә
Барачакмын әле барыбер.
 
Әңгәмәдәш – Рәмис АЙМӘТ, "Шәһри Казан",  2001 ел, 12 октябрь.
 
Сүз уңаеннан: Мөдәррис Әгъләмнең редакциядә кызыклы фотолары, архив язмалары саклана. Музеебызда аның язган гариза-аңлатмалары да бар:
 

Әңгәмәдәш – Рәмис АЙМӘТ
Шәһри Казан
№ --- | 13.10.2016
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»