|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.10.2016 Мәдәният
Алсу Вәлиуллина: “Җырым тормышымны кабатлады” (ИНТЕРВЬЮ)Тамашачы башкаручылар җырларны шәхси тормыш вакыйгаларын чагылдыра торганнарын сайлый дип уйлый. Бу һәрвакыт дөреслеккә туры килми. Күпчелек артистлар җырның эчтәлегенә, җитдилегенә, тамашачының күңел кылларын кузгата алуына карый, гәрчә җырдагы хисләрне тормышта кичермәсәләр дә. Алсу Вәлиуллинаның “Мәхәббәтне саклагыз” җыры да шулай юктан гына җырланадыр дип уйлаучылар бардыр, ләкин бу очракта җыр Алсуның язмышын тасвирлый, аның чын тәэсирләрен күрсәтә. — Алсу, «Мәхәббәтне саклагыз» җырына нинди мәгънә салдың?
— Бу җыр миңа очраклы рәвештә килеп эләкте. Мин аның эчтәлегенә башта бик игьтибар бирмәгән идем. Беренче көе ошады, ләкин соңыннан җырның сүзләре дә үзем турында булып чыкты, чөнки ирем белән аерылышып йөргән вакытка туры килде. Җырда әйтергә теләгән уйларымны белдердем. Үз башымнан кичкәнгә күрәдер, шулай хисчән килеп чыкты.
— Җырның эчтәлеге, димәк, үз тормышың белән бәйле булды?
— Җырның эчтәлеге чыннан да тормышыма бәйле булып чыкты һәм шуңа мин аның мәгънәсенә төшенеп, аңлап жырлыйм. Үземә бик якын бу җыр.
— Синең дә җырларыңда мәхәббәт темасы өстенлек итәме?
— Барлык җырларым да мәхәббәт турында. Аның да төрлесе була бит: әти-әнигә мәхәббәт, балаларга һәм башкалар. Шуларның барысын да ярату хисе берләштерә.
— Кайсы бәйге-фестивальләрдә катнашканың бар? Нинди уңышларга ирештең бу өлкәдә?
— Мин бик күп бәйгеләрдә катнаштым. Мәктәп елларында катнашкан җыр конкурсларыннан алып, 2013 елда «Татар моңы» халыкара яшь башкаручылар телевизион конкурсы, Рәшит Ваһапов исемендәге татар җыры фестивале, хәтта «Голос»ның кастингына да барып карадым, ләкин, кызганыч, алдагы этапка үтә алмадым.
— Мондый җыр фестивальләре һөнәри яктан үстерәме? Катнашу сиңа нәрсә бирә?
— Конкурслар миңа һәрвакыт ниндидер яңалык китерәләр. Яңа танышулар, аралашулар һәм тәҗрибә җыеп кайтам мин алардан. Җыр фестивальләре үз-үзеңне күрсәтү чарасы да.
— Күпләрнең хәтеренә «Рәхмәт сиңа, җаным» җыры аша кереп калдың. Җырны кемгәдер махсус багышлап җырладыңмы? Синең репертуарга ул ничек килеп эләкте?
— «Рәхмәт сиңа, җаным» җырын миңа якташым, бүгенге көндә Мәскәүдә яшәүче дустым Гөлназ Зарипова бүләк итте. Кайчандыр мин аны яраткан кешемә – иремә багышлап жырлый идем. Ул җыр күпләрнең күңеленә кереп калгандыр дип уйлыйм. Яраткан, сөйгән кешеләр бу җырны бер-берсенә бүләк итсәләр мин бик шат.
— Тавышны чыныктырып торырга кирәк диләр, син бу очракта ниләр эшлисең?
— Мин вокал дәресләре бирәм. Көн саен диярлек бик күп җырларга туры килә. Әлбәттә, распевкалар бик кирәк, ләкин эш дип вакыт җитми кала.
— Авырлыкларны нинди көчләр белән җиңәсең? Иҗат ярдәм итәме?
— Һәр кешенең тормышында авырлыклар очрый торгандыр, мин дә кагыйдәдән чыгарма түгел. Балаларым, эшем белән онытылам, шулай ук дуслар белән аралашу да миңа җиңеллек бирә.
— Татар эстрадасына соңгы арада тәнкыйть сүзләре ява гына. Эстраданың бүгенге хәле турында син нинди фикердә?
— Дөресен әйткәндә, мин татар эстрадасын бик күзәтеп барганым юк. Кайвакыт татар каналларын карап алам. Җырчыларның ошаганнары бар, ләкин күңелгә ятмаганнары да җитәрлек. Һәрбер кеше үзе сайлый, кемне тыңлыйсы килә шуны тыңлый.
Фотолар шәхси архивтан алынды.
Гөлшат МИНГАЗИЗОВА |
Иң күп укылган
|