поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
13.10.2016 Җәмгыять

Анагызны сатып җибәримме?

Хәзер кешенең тамагы да тук, өсте дә бөтен. Тагын әллә нәрсәләре тук, әллә нәрсәләре бөтен. Күңеле генә китек. Ну, менә син «жигули»да йөрисең, ә сул як күршең – «некси»да. Тырышасың инде, син дә шундыйны ук алып утырасың, кешедән калышып булмый ич. Булды, алдың, теләгеңә ирештең, син кешедән ким түгел – хәзер тынычланырга, ял итәргә дә мөмкин. Кайтып туктыйсың шулай горур гына, нәкъ шул вакытта уң як күршең дә килеп туктый. «Мерседес»ында... Һәм син аңлыйсың – тынычланырга иртәрәк икән әле...

Шул рәвешле чабасың. Эш-кредит-эш-зарплата-банк-кибет-кредит-эш... Һәм дөньяда тагы ниләр барлыгы бөтенләй кызыксындыр­мый башлый. Тормышның тизлеге арта, ә матурлыгы һәм кызыгы югала. Һәм бөтен кеше дә синең кебек яшидер кебек тоела башлый.

Алай түгел икән. Бу дөньяның әллә кемнәре бар һәм алар әллә нинди кызыклар уйлап табып, әллә нинди кызганыч хәлләргә калып, тормышларына төрлелек өреп яшиләр икән.

Матур гына бер инглиз хатыны туй күлмәген eBay аукционына куйган. «Өр-яңа диярлек. Нибары бер генә тапкыр, туйда гына киелгән, – дип белдерә ул. – Шулай да химчисткага биреп алсагыз, яхшырак булыр. Хыянәт исеннән чистартырга кирәк.»
 
Бактың исә, ул ире белән аерылырга җыена һәм суд чыгымнарын туй күлмәген сатып түләргә исәпли икән. Кызыкмы? Кызык, әлбәттә. Нечкә күңеллеләр мине оялтырга ашыгачак инде: нишләп кызык булсын, ни сөйлисең син, кешенең тормышы челпәрәмә килгән ич, бәхетсез мәхәббәт ич... Алар хаклы. Мәхәббәт ул үзе үк кызык нәрсә. Ә бәхетсез мәхәббәт – икеләтә кызык. Гомумән, үзеңә һәм якыннарыңа килмәгән бәхетсезлек һәрвакыт кызык була.
 
Ләкин моның дәвамы да бар әле. Әлеге күлмәкне бик кыйммәт хакка сатып алучы табыла. Һәм ул сатып алучы – үзенең ире булып чыга. Күлмәкне химчисткадан уздырып ала да хатынына кабат кидерә һәм барысын да яңадан башларга тәкъдим итә.
Уэйкфилд дип аталган инглиз шәһәрендә яшәүче Джокер Саймон О’Кэйн исемле бер адәм шул ук eBay аукционында... хатынын сатуга куйган. Бу хакта The Daily Mirror гәзите хәбәр итә.
 
Әлбәттә, кеше белән сәүдә итү яхшы нәрсә түгел. Моның өчен төрмәгә ябарга да мөмкиннәр. Ни әйтсәң дә, колбиләүчелек дәвере еракта калган. Һәм тагын әллә нәрсәләр дип, ирне тиргәргә мөмкин. Бу яхшы күренеш түгел. Әмма кызык.
 
Ир аны үзенчәлекле машина рәвешендә тәкъдим итә һәм болайрак сурәтли: «Кузовы бик матур, төсе соклангыч, тиз кабына, тарту көче яхшы... Яңа түгел, куллануда булган, әмма тагын бик озак куандырырлык нык­лыгы бар». Сатуга ник куюын аның вакыт-вакыт бер сәбәпсезгә бик тавышланып эшләве белән аңлата.
 
Һәм иң кызыгы... Моны ул шаяртып кына эшләгән инде, хатынын ирештерер өчен генә... Иң кызыгы... Монысына ир үзе дә аптырап кала... Ике көн үтүгә, беренче сатып алучы пәйда була һәм хатын өчен 86 мең доллар тәкъдим итә.
 
Ә косметолог булып эшләүче егерме җиде яшьлек Леандра бу хакта танышларыннан ишетә һәм чыгырыннан чыга. «Мин аны бәреп үтерергә әзер идем», – ди ул. Әмма хатынны иренең аны сатуга куюы түгел, ә иң уңышсыз фотосын интернетка элүе ныграк борчый.
 
Бер дә юктан гына менә шундый маҗаралар уйлап таба халык. Үзләренә дә рәхәт, башкаларга да кызык. Бер карасаң, бәхет шул бит инде ул – башкаларга да кызык булган рәхәтлек.
 

Марат КӘБИРОВ
Шәһри Казан
№ --- | 12.10.2016
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»