|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.10.2016 Интернет
Татарлар да сәер ВИДЕОдан читтә калмыйКүптән түгел интернетта японияле төшергән видео популярлашты. Чынлыкта, аның бер мәгънәсе дә юк. Әлеге видео сүзләр белән «уйнау»га корылган. Моны ничек аңларга соң? Инглиз телендә ананас (pineapple) алма (apple) һәм нарат (pine) сүзләрен кушып ясалган. 15 нче гасырда әлеге җимешне Америкадан алып кайталар һәм «нарат алмасы» дигән исем бирәләр. Видеодагы ир алма белән ручканы кушып — алма ручкасы, аннан ананас ручкасы ясый, ахырдан алмалы-ананаслы ручка китереп чыгара. Әлеге видеоның Apple брендының махсус ручка чыгаруы белән бәйлелеге юкмы икән, дигән фикерләр бар.
Менә шушы мәгънәсез видео миллионлаган карау һәм лайклар, шуңа өстәп бик күп пародияләр җыйды. Россиядә массакүләм мәгълүмат чаралары да видео төшерүдән читтә калмады. «Вечерний Ургант» тапшыруында Николай Басков белән Иван Ургант үз версияләрен тәкъдим итте. Аннан ТНВ каналы Нәҗип Бәдретдинов белән "Җырлыйк әле" тапшыруына үз вариантларын төшерде. Кичә «Мәйдан» каналының популяр алып баручылары Фәнил Вакказов белән ИлГәрәй дә әлеге «флешмоб»ка кушылып, шулай ук үз версияләрен күрсәтте, дип яза baltasi.ru.
--- |
Иң күп укылган
|