|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.10.2016 Мәдәният
Лилия Хаснулова ни өчен дошманнарына рәхмәтле? (ИНТЕРВЬЮ)Лилия Хаснулова романтик җырчы буларак күзаллана. Ул моңы, тыйнаклыгы белән җәлеп итә. Лилия башка сыймаслык адымнар белән тамашачыны шаккаттырырга уйламый да. Вадим Захаров әйтмешли, “җырчы халыкны тавышы белән селкетә алмый икән, үзе сикерә башлый”. Сүзләр татар эстрадасының кайбер җырчыларына юлланса да, Лилия исә нәкъ менә тавышы белән алдыра. Гүзәл, итагатьле һәм күңелгә үтеп керә торган үзенчәлекле тавышлы Лилия Хаснуловага да бер генә тамашачы сокланып карамагандыр. — Җырларыңда бәхет турында җырлыйсың, ә үзең бәхетне нидән табасың? — Бәхет төшенчәсен һәркем үзенчә аңлыйдыр. Аллага шөкер, бүгенге көндә мин үземне бәхетле дип саныйм, чөнки исән-сау әнием һәм әтием бар, туганнарым, яраткан сөйгән ярым янымда. Гомүмән, минемчә, бәхет ул тормышыңда нәрсә юк шуны таба алудыр.
— Җырларның эчтәлеген үзеңнең тормышыңа да туры килердәй итеп сайлыйсыңмы?
— Юк. Күп очракта халык күңеленә үтеп керә торган, тирән эчтәлекле җырларны сайларга тырышам, мәгънәсез җырлар башкарырга яратмыйм.
— Кайсы авторлар иҗаты күңелеңә якын?
— Күпчелек җырларым танылган Венера Мәхмүтова шигырьләренә иҗат ителгән. Күңелемә иң якыны – “Мәхәббәтнең кузе” җыры да Венера апа тарафыннан язылган. Халык аны шулай яратып кабул иткәнгәдер, чыгышларда да еш башкарам. Зифа Нагаева искиткеч “Без бәхетле микән” җырын бүләк итте, Гөлфия Шакирова сүзләренә “Яшә әнием рәхәттә” җырына көен үзем яздым. Барлык җырларымны якын итәм, юкса аларны җырламас идем. Киләчәктә көйләрен үзем язган җырларны да халыкка ишеттерергэ зур теләгем бар.
— Җырлау осталыгы өстендә гел эшләп торасыңмы? Зур исемле укытучылар белән шөгыльләнгәнең булдымы?
— Күрәсең, бөтен җанымны салып башкарганга, җырлау миңа, Аллага шөкер, җиңел бирелә. Казан музыка көллиятендәге укытучым Хәбибуллина Эльвира Султановнага зур рәхмәтемне белдерәсем килә. Хәзерге вакытта минем белән эшләүче продюсерым Гөлнара Абаевага шулай ук чиксез рәхмәтлемен.
— Син Лара Фабиан иҗатын яратасың ахры?
— Әйе, Лара Фабианның җырлавы мина бик ошый. Бөтен дөньяга танылган җырчының иҗатына өстенлек бирәм.
— Артистлар арасында көнләшүчеләр бармы?
— Дөнья булгач төрлесе була инде аның. Сокланып, яратып караучылар булган кебек көнләшүчеләре дә очрый торгандыр. Мин дусларыма да, дошманнарыма да бары рәхмәт кенә әйтәм. Минем сәхнә тормышымны нәкъ тә алар ныклы, көчле итә, алга барырга зур этәргеч ясый.
— Дөньяның кайсы сәхнәсендә чыгыш ясарга теләгең бар?
— Татар сәхнәсен башка сәхнәләргә алыштырасым килми, җырларымны бары үз эстрадабызда яңгыратасы килә.
— Бүгенге көндә җырчылар йә көй яза, йә җырның сүзләрен иҗат итә. Син дә үзеңне композитор буларак сынап караган җырчы. Кешедән калышмыйм дип кереп киттеңме бу өлкәгә?
— Мин үземне композитор димәс идем, чөнки чын композиторлар ул Яхиннар, Фәйзиләр, Сәйдәшевлар. Мин бары тик күңелемнән чыккан җырларны башкаручы. Җаныңдагы моңны тамашачыга җиткерүне башкалардан калышмау дип кабул итмим.
— Бүгенге көндә тагын ниләр белән шөгыльләнәсең?
— Әле төпле генә юнәлешем юк. Бүгенге көндә мин яңа җырлар өстендә эшлим, укыйм, концертларда катнашам һәм гастрольләрдә йөрим.
— Сәхнәдә киләчәгеңне ничек күзаллыйсың?
— Алла боерса, киләчәгемне, әлбәттә, якты, матур, дәвамлы итеп кузаллыйм. Халык күңелендә уелып калырмын дип өметләнәм. Хыялларны, максатларымны чынга ашырырга, минем өчен якын, кадерле кешеләремне бәхетле итеп күреп яшәргә, тормышымны бизәп яшәүче, йөрәгемә якын тиң ярым белән гомер юлын бергә үтәргә, хатын-кыз бәхетенә лаек булырга телим.
Фотолар шәхси архивтан алынды.
Гөлшат МИНГАЗИЗОВА |
Иң күп укылган
|