• 18.02-20.02 "Казан" бию ансамбле концерты. Камал театры, 19.00
  • 21.02 "Туган тел" әдәби-музыкаль очрашу. 15.00
  • 25.02 Ваһапов йолдызлары фестивале. Филармония. 18:30
  • 27.02 "Бәхет кошы" мюзиклы Әтнә дәүләт театры. Казан. "Әкият" курчак театры сәхнәсе. 18.30
  • 28.02 "Туган тел" телеканалы концерты. Казан. Филармония. 18.30.
  • 02.03-04.04 Фирдус Тямаев "Җиде малай идек". Уникс. 17:00
  • 02.03-07.03 Фирдус Тямаев "Җиде малай идек". КСК "Уникс"
Туган көннәр
  • 16 Февраль Рузилә Сафина
  • 16 Февраль Гакыйль Сәгыйров (1938-2009)
  • 16 Февраль Люция Шәрәфиева
  • 16 Февраль Алексей Морозов
  • 16 Февраль Фәнзаман Баттал (1939-2015)
  • 17 Февраль Айгөл Хәйруллина
  • 17 Февраль Галимҗан Баруди (1857-1921)
  • 17 Февраль Айрат Фаррахов
  • 18 Февраль Константин Глазачев
  • 18 Февраль Фуад Халитов (1909-1981)
  • Лаеш, Имәнкискә. Үгез ите сатыла: ботлап та, өлешләп тә. Телефон: 89178754552
  • Казанда Мавлютова тукталышында тулай торакта 13 кв.м булмэ сатыла. 89274718157
  • Восстание остановкасында тулай торакта 21 кв.м булмэ озак вакытка арендага бирелэ.Булмэдэ жылы,салкын,душевая кабина,кер юу машинасы,электр плитэсе,телевизор,ике йокы урыны,ош остэле,кухонный гарнитур,шкаф,суыткыч бар.Тулэу бер айга 12500 (бу суммага квартплата кергэн) 89393937375
  • Казан яна матур туй сондыгы сатыла. т.89655808912
  • Лаеш районынынң Бимә авылында 2015 елда төзелгән, бүген үк кереп яшәрлек йорт сатыла. Ашыгыч. Ике катлы, бростан, тышланган. Газ, су, канализация үздырылган. ике контуралы котел, салкын һәм кайнар суларны бирә. Мунчага өйдән генә чыгасы. Зур гараң, погреб Җире 6 сотый. үсентеләр утыртылган. Шалтыратыгыз, алыгыз. 8 917 279-10-83
  • Авиатөзелеш районында тулай торактан 13 кв. м. (фатир статусы) бүлмә сатыла. Янәшәдә 3 балалар бакчасы (берсе ишегалдында), мәктәп, метрога кадәр 10 минутлык юл. 200 метрда Максимово тукталышы. Барлык җиһазлар һәм кер юу машинасы кала. Тел.: 8-937-289-18-63.
  • Казанда ирлэр өчен куртка сатам, кара тестэ 50-51 размер, яна. 4 менгэ сатыла 89179275753
  • Мэжлеслэргэ мантыйлар, шаурма,Кош-теле, бавырсак,чэк-чэк,пироклар,ойдэ киселгэн токмачлар, муравейник, Пицца,Балеш,Тортлар,катлитлэр ясап бирэбез.89393307899
  • Казанын Оренбургский трак урамында урнашкан тулай торакта 12 кв.метрлы булмэ сатыла. Тулай торак остановкага якын.Якында гына мэктэп, поликлиникалар бар. Куршелэре тыныч, тэртипле кешелэр. Булмэдэ яхшы ремонт ясалган. Телефон: 89375777554
  • Дәүләт архивлары чыганаклары буенча шәҗәрәләр төзим. Шәҗәрәҗәге барлык фактларны архив документының фотокопиясе белән раслыйм. Бу өлкәдә эш тәҗрибәм 6 елдан артык. Тел./Ватсап: 8–917–874–16–40 Tongekuk@gmail.com Дамир Шәйхетдин. Чаллы

 

 
Архив
 

21.10.2009 Җәмгыять

МӨХӘММӘТ САБИРОВ НИГӘ БОРЧЫЛА?

ТРның беренче премьеры, 1989-1995 елларда республика хөкүмәтен җитәкләгән (ТАССР Министрлар советы рәисе 1991 елдан ТРның премьер-министры дип атала башлады – Ф.Х.) Мөхәммәт Галләм улы Сабиров белән очраштым. Заманыбызның эре дәүләт эшлеклесе бу югары урынга билгеләнгәнче, нефть һәм төзелеш тармагында бораулаучы, гади мастердан башлап, элекке Советлар Союзында иң эреләрдән саналган “Татнефтестрой” төзелеш берләшмәсе начальнигына кадәр хезмәт юлы үтә. Ә Мөхәммәтнең балачагы Башкортстанның Кушнаренко районы Яңа Кормаш авылында үтә, ә аннан район үзәгендә.

– Кушнаренкода ике мәктәп бар: татарныкы иске агач бинада – башлангыч, ә рус мәктәбе яңа бинада унъеллык иде. Башта татар мәктәбендә укыдым. Төпле белем алып, укымышлы кеше булуымны әти бик теләде. Шуңа күрә авыр сугыш елларында һәм аннан соңгы ачлык-җитмәүчелек вакытында да рус мәктәбендә укуымны ташлатмады. Мәрьям апа, ире сугышта үлеп, ялгызы ике бала тәрбияли. Уртанчы апам Фатыйма кияүгә чыгып, Украинага киткән, кече апам да ярма заводында эшләп йөргән җиреннән командировкага җибәрелгән шоферга яр булып, иренең туган ягына күченгән иде. Ярма заводында мастер вазифасы башкаручы Мәрьям апа беркөнне иртәнге сменадан кайтты да: “Мөхәммәт, җитте, бүгеннән укуыңны ташлыйсың. Югыйсә алты җанны берүзем туйдыра алмыйм!” – диде. Бу – 1949 елның 1 сентябре иде. Унынчыны тәмамларга тагын бер ел калган, укыйсым килә, иптәшләр мәктәпкә чакырып, тәрәзә чиртәләр. Стена булып каршымда апам басып тора, күземнән яшь ага. Шулчак аякларын чак сөйрәп урын өстендә яткан әтием күрше бүлмәдән чыкты. “Минем Мөхәммәтем укырга барачак! – диде ул кистереп.

 

Бәлки, әле үзем дә аякка басып эшләп китәрмен” (әти, кызганычка, шул ятудан тора алмады, янә бер елдан гүр иясе булды).

 

Шулай итеп, мәктәпне тәмамлау мәсьәләсе уңай хәл ителде. Әтигә моның өчен мәңге рәхмәтлемен. Икенче елны Уфа нефть институтына укырга кереп, биш елдан аны уңышлы тәмамладым. Өйдән бернинди дә ярдәм көтеп булмаганлыктан, еш кына төшемле баржа бушату эшләренә йөрергә туры килде. Стипендия алып уку өстенә “шабашкалар”да эшләү өйдәгеләргә дә берникадәр ярдәм итү мөмкинлеге тудырды.

 

Алайса, тормышның ачысын тулысы белән татыгансыз. Бу сезнең алдагы елларда кешеләр белән эшләү рәвешендә чагылдымы?

 

– Алдан шуны әйтим әле: узган гасырның 50нче елларында СССРда киң колач белән нефть эзләү һәм аны табу кампаниясе җәелдерелде. Бу бигрәк тә “кара алтын” ятмаларына бай Татарстан туфрагында интенсив төстә барды. Шуңа күрә миңа һәм минем белән бергә укыган иптәшләргә институтта: “Кайсы төбәкне сайлыйсыз?” – дип сорау бирүгә, без Әлмәтне күрсәттек. Билгеле булганча, Әлмәт соңыннан Татарстанның нефтьчеләр башкаласына әверелде. Утыз еллап анда яшәү һәм эшләү дәверендә, карьераның нинди генә баскычында булсам да, үз кул астымдагыларга иҗади эшләргә һәм карар кабул итәргә мөмкинлек бирдем. “Сезнең алдыгызда барин булып кыланырга теләмим, кода-кодагыйлыкны да кабул итмим. Миңа бердәм, тик һәркем үз эше өчен җавап бирә торган команда кирәк. Шуны белегез: беркем өчен дә аягын күчереп басарга җыенмыйм”, – дидем. Мин бу гыйбарәне Әлмәт шәһәре партия комитетының икенче секретаре булып эшләгәндә, ул чагындагы беренче секретарь Владимир Васильевич Ермаковтан ишеткән идем һәм ул минем тормыш кредома әверелде.

 

– Мөхәммәт Галләмович, баш-аягыгыз белән эшкә чумган “производственник”тан кинәт кенә ТАССР Министрлар Советы рәисенең беренче урынбасары вазифасына билгеләнәсез. Бу ничек шулай килеп чыга?

 

– Кинәт димәс идем. “Востокмонтажгаз” трестын буш җирлектә диярлек торгызып, берничә ел дәвамында уңышлы гына эшләтеп җибәргәннән соң, үз эченә 14 трестны алган “Татнефтестрой” төзелеш берләшмәсен җитәкләргә тәкъдим иттеләр. “Востокмонтажгаз” структурасында 2,5 мең кеше исәпләнсә, “Татнефтестрой”да – 10 тапкыр күбрәк. Миңа кадәр эшләгән җитәкченең вак проблемаларга игътибар биреп, зур проблеманы күз уңыннан ычкындыруына инде төшенгән идем. Һәм трест җитәкчеләрен чакырып, ял һәм бәйрәмнәрсез эшләргә, һәркемгә вәзгыятькә карап тиешле карар кабул итәргә дигән бурыч куйдым. Бу – 1981 елның июле иде. Бөтен планнар өзелү куркынычы астында. Ул чагында безгә уртак тырышлык белән ел ахырына кадәр Уренгой-Помары-Ужгород газүткәргеченең Помары станциясен генә түгел, ә анда эшләүчеләргә тәгаенләнгән бистәне дә сафка бастырырга насыйп булды. Төзелешне кабул итәргә килгән дәүләт комиссиясе хәтта компрессор станцияләрен төзү буенча Бөтенсоюз алдынгы тәҗрибә мәктәбен биредә булдыру тәкъдиме белән чыкты. Бу хәлләрдән соң күп тә үтмәде, мине Мәскәүгә Министрлар советы каршындагы Халык хуҗалыгы академиясенә 4 айлык курсларга җибәрделәр. Күрәсең, Помарыда булган уңыш югарыда утыручыларны шундый фикергә этәргәндер. Гадәттә, академиягә киләчәктә җаваплы дәүләт яисә партия эшенә билгеләнүчеләрне җибәрүләрен белә идем. Шулай булып чыкты да. 1984 елның гыйнварында, дусларымны һәм хезмәттәшләремне калдырып, хатыным Фәһимә һәм кече улым Марат белән (кызым Гүзәл һәм улым Шамил үз гаиләләре белән Әлмәттә яшәп калдылар) машинада Казан якларына таба җилдерә идек...

 

Башта биш ел дәвамында ТАССР Министрлар Советы рәисенең беренче урынбасары, аннары җиде ел чамасы рәис һәм ТРның премьер-министры вазифасын башкардыгыз. Алабугадагы “АлАЗ” автомобиль заводына “җан” кертеп җибәргән, Яшел Үзәндәге заводта елга-диңгез нефть танкерлары җитештерә башлау проектларын тәкъдим иткән идегез. Һәм, нишләптер, 1995 елда, эшчәнлегегезнең иң югары ноктасында, отставкага китү турында гариза яздыгыз. Моның сере нәрсәдә?

 

– Кырык еллап, үземне кызганмыйча, бар көчемне биреп эшләү арытты. ТР парламенты депутатларының байтагы лаеклы ялга китүемне теләмәсә дә, ризалаштылар. Шулай да, 25 депутат каршы тавыш бирде.

 

“АлАЗ”га килгәндә, РФ премьер-министры Виктор Черномырдин белән АКШка барып “Дженерал моторс” компаниясе белән “килешү протоколы” дигән уртак документка кул куеп кайткан идек. Аның буенча АКШ ягы беренче елларда “Шевроле Блейзер” машинасы җыю өчен аерым детальләр куярга һәм аны Алабугада җыярга тиешләр иде. Шундый бер җыелган автомобильне кайтартып, заводка биреп, өлешен өлешкә тараттырдым. Татарстандагы эре завод директорларын җыеп, бу детальләрнең үзенчәлеген яхшылап өйрәнү һәм якын елларда үзебезнең заводларда сыйфаты ягыннан аннан ким булмаган (ә, бәлки, яхшырак та) детальләр җитештерү бурычын куйдым. Кызганыч, үзем премьерлыктан киткәч, бу башлангыч сүнеп калды. Бездән соң барган делегация төп килешү документын Бразилия компаниясе белән төзегән. Нәтиҗәдә, сыйфатсыз өлешләрдән җыелган машиналар заводны гына түгел, илне хурлыкка калдырды. Шулай итеп, “АлАЗ”ның киләчәге перспективасыз булып чыкты. “Елга-диңгез танкерлары” проекты да хыялда гына калды. Үзең эшне контрольдә тотканда гына уңышка ирешеп була.

 

– Сезнең күптән алынган “Шевроле Блейзер”ыгыз бар, диләр?

 

– Әйе, миңа һәм Виктор Степановичка завод хакы белән Америка ягы тәкъдим иткән “Шевроле” машинасы сатып алу мөмкинлеге тудырылды. Кабатлап әйтәм: бүләк рәвешендә түгел, ә сатып алып, чөнки мин бүләк-төртүләрне калебем белән кабул итмим. Ә машинага килгәндә, аның яше 15 елдан артса да, һаман әле бер җире дә черт итмәгән, сазлыкта да, кар-буранда да үкертеп йөри. Аның белән еш кына балыкка йөрим. Әгәр Алабугада шушы модель эшләнсә, ватандашларның ихтыяҗы “иномаркаларга” түгел, “Блейзер”ларга күбрәк булачагына иманым камил. Бәлки, кризис дигәннәре дә Русияне шулкадәр үк дер селкетмәс иде, бигрәк тә автомобильләр җитештерү тармагында.

 

– Мөхәммәт ага, кризисны ясалма тудырылган дип уйламыйсызмы?

 

– Юк, уйламыйм. Бу – табигый күренеш. Бөтен нәрсә акчага сатыла һәм сатып алына торган заман килде. Кеше күңелендә рухи вакуум – бушлык хасил булды. Монысы – иң куркынычы. Җир, урман, су һәм казылма байлыклар аерым кулларга бирелүгә элек тә риза түгел идем, хәзер дә каршымын. Алар бөтен халыкныкы булырга тиеш. Нишләп әле Абрамовичлар, Дерипаскалар, Прохоровлар халык сыртында череп баеп, күпчелек гавам очын-очка ялгап яшәргә тиеш?! Әнә шундый гаделсезлекләр икътисадый кризиска китерә дә инде.

 

Брежнев заманында торгынлык чорының илне тупикка илтүен күпләребез аңлый иде. Инде узган гасырның 70нче еллар ахырында ук икътисадта һәм социаль өлкәдә реформалар үткәрү зарурлыгын ул заманда СССР Министрлар Советы рәисе булган Алексей Николаевич Косыгин күтәреп чыкты. Бу гаять талантлы, киң колачлы фикер иясенең концепциясен КПСС ҮКсында яклап чыгарга җөрьәт итүчеләр генә табылмады. Югыйсә Советлар Союзы әле хәзер дә чама белән Кытай тибындарак дәүләт булып, гөрләтеп яшәп яткан булыр иде.

 

Соңрак дәүләт башында калыккан Михаил Горбачевның үзгәртеп коруларына зур өметләр баглаган идек. Тик ул матур сөйләп, ил корабын бөтенләй башка юнәлешкә алып кереп китте. Хәзер менә шуның ачы җимешләрен татыйбыз.

 

Җәмгыятьнең дөрес яшәмәвен күреп йөрәк әрни, кайчагында төннәр буе йоклый алмыйм. Безнең буын һәм, гомумән, совет чорында яшәүчеләр, күп мәхрүмлек-юклыкларга дучар ителсәк тә, шундый болгавыр көннәр килсен дип, көнне төннәргә ялгап тырышмаган идек, югыйсә. Әнә бит ул ничек килеп чыкты, ахыры хәерле була күрсен.

 

– Һаман актив иҗтимагый эшчәнлек алып баруыгыз турында да әйтеп китмәсәк, бик үк дөрес булмас кебек.

 

– Яшем өлкәнәеп килсә дә, заман сулышыннан аерылмаска тырышып яшим. Нәрсә яшереп торырга: вакытында зур сәхнә тоткан артистларыбыз, мәдәният һәм сәнгать эшлекләребезнең күбесе кечкенә пенсия акчасына мохтаҗлыкта яшәргә мәҗбүр. Бүре законнары хөкем сөргән җәмгыятьтә шуннан башкасына өмет тә итеп булмый торгандыр, нишлисең бит. Әнә шундый мәхрүмлекләргә дучар ителгән халкыбыз җәүһәрләренә аз булса да ярдәм итү нияте белән Татарстан халыкларының тарихи-мәдәни мирасының “Туган җир” – “Родная земля” республика иҗтимагый фондын оештырдым. Шуның президенты буларак, фонд белән берлектә танылган шәхесләребезгә аз булса да матди һәм рухи ярдәм күрсәтергә тырышабыз.

Фирдәвес ХУҖИН
Безнең гәҗит
№ 42 | 21.10.2009
Безнең гәҗит печать

 
comments powered by HyperComments

Фикерләр

№17 (25228) / 27.10.2009 14:26:54

Азат. Зөлфәткә булмады инде, әйдә Фирая апага булса да халык шагыйре хатыны исемен рәсми бирик. Ул мона лаек, гомер буе Сабантуйда эшләгән килеш, 3 малай -татар, 1 кыз үстергән, Зөлфәт, Мөддәрисләрне шагыйр дип зурлаган ханым бит ул. Нурсөя апа белән икесенә һәйкәл кую турында уйласа да әйбәт 75 яшлек язучылар берлегенә!

№16 (25131) / 24.10.2009 10:59:22

Иркэ, " 50ел яшэдем, кеше очен кендеген жырткан кеше курмэдем."
кунел кузен курмесе, мангай кузе - ботак тишеге. монда яшэгэн еллар исэпкэ керми. 20 яшькэ житеп те куреп була андыйларны. тукай 27 яшькэ житеп тэ кургэн... "кайт эле, саргайтмале..." "бармыни сон безде чын кеше кадерен белу"... мин башкалар очен тырышкан кешелерден беренче итеп шагыйрь Золфэтнен хатынын - Фирая апаны атар идем. ул булмаса, белки Модэрис Эгълэм улэр алдыннан гына булса да фатирлы була, тукай премиясен ала алмас иде хэтта.

№15 (25110) / 23.10.2009 21:30:12

Иркә. Постны тәрлечә бәяләп була.Яхшы эшче-тәлинкә(күт...фу.)яламый торган,бригадир,мастер,начальник,глава,депутат...күп инде ул постлар.Бар иде бит шул постларда күпләр,эш өчен тырышучылар,шул исәптән халык өчен дә.Үзеңә очраганнары да булгандыр әле.Хәзер күпме соң андыйлар?

№14 (25106) / 23.10.2009 20:57:20

Шепшэ, 
мин керэшеннэрне яратам дисэм дэ була хэтта.Алар ачык кешелэр.

шопшэ,син юрист булсан эйт эле, электрон хатларнын статусы нинди?эйтик судта кэгазь хат жибэрелгэнен почтанын уведомлнениесе белэн раслап була. э электрон хатларны ничек?!

№13 (25105) / 23.10.2009 20:48:48

Иркә, шатландырдың. Бер очтан, керәшеннәрне дә якларга
вакыт, мин аларны яхшы яктан гына беләм. Кайчак СМИда
шундый язмалар күренгәли, янәсе, алар чит кавем. Мин тел бер
булгач, безнең халык дим аларны да. Керәшеннәр бигрәк чибәрләр,
ул төс-буй, ул уңганлык-риясызлык…Башкорт белән бүленү начар инде, мин башкорт җырларын үлеп яратам.
Үзебезнеке, аерма күрмим. Сатлык диләр, үз арабызда сатлык
бер көтү , тамак, власть хакына анасын сатарга әзер җаннар.

№12 (25104) / 23.10.2009 20:27:47

Мин хэтта татар-башкорт буленгэнгэ дэ укенэм.татарстандагы татарларны бернинди сортларга булмэгез.Аны татар жанлы Сабиров дип эйтеп була. Э татар жанлы мишэр дигэч, чынлап провокатор шикелле. Ах, кем эле ул безнен мишэрлэр? Мигэ шундый сораулар килэ башлый. бу кирэксез сораулар.

№11 (25103) / 23.10.2009 20:23:27

Шепшэ, 
бу профилактика иде)))))))тагын бераз тузсэм, мишэрлэр татарнын каймагы дип сойли башлаячаклар.Монысына мин уже тузэ алмыйм)))))))))

№10 (25102) / 23.10.2009 20:20:56

тинтәк,
мин халык очен тырышучылар исемлеген сораган идем))))))Син бит халык очен тырышучылар посттан куылды дигэнсен.Властьта барысы да налог жыючылар хисабына яшэучелэр, кем кочлерэк, шул кала. 

№9 (25101) / 23.10.2009 20:20:30

Кадими җәдит! Гафу үтенәм, кызып кителгән!
«Мишәрләрне бәреп үтерергә кирәк»
дигән сүзләр «нирвыма бәрде» , ахырсы, бу сезнең
моңсу шаярту булган. Иркә, сезне ничек аңларга да белмим.
Бу нинди татарлар? Бөтенләй ультранационалистларга
әйләндегез әллә?

№8 (25100) / 23.10.2009 20:11:17

Иркә.Җирне сатып бйыйлар ич.Нефтене дә,газны да.Озакламый һаваны сатачаклар ди.Исем Фамилияләрен Тарих әйтер.

№7 (25099) / 23.10.2009 20:06:27

Бу форумда провокаторлар да бар икән!
Кадими җәдит! Күпмегә ялландың?

№6 (25098) / 23.10.2009 19:55:50

тинтәк,
син чыннан да тинтэк ахыры. 50ел яшэдем, кеше очен кендеген жырткан кеше курмэдем.Урман якын, эмма урманда тугел, кешелэр арасында яшим.Фамилиялэр белэн ата эле, пажалысты, эшлэгэн эшлэрен конкретно сана. 

№5 (25092) / 23.10.2009 19:25:29

Халык өчен тырышучылар югары постлардан куылды.Җир(анасын да сатардайлар дип укы),урман,су,һава...нефть...сатучылар анда менделәр.Миллиардлар тупладылар...............

№4 (25089) / 23.10.2009 18:14:53

сэхибжамал, "Ииии,жанашкаем,Татнефтпродуктнын хужасы кем сон"

жанашкаем, син узен де белмисен бит. татнефтепродукт хужасы белен мохеммет галямщ - фамилиядешлер. не более того

№3 (25086) / 23.10.2009 17:51:11

кадими жэдит, 
фантазиялэренне тармакла бераз. Алайса, озын хэм туры.
Контр сорау?Мишэр дип ассызыклыаунын мэгънэсе нинди алайса?! Мин узем белгэнен яздым.эреп утерегэ дип син((((((( Татар жанлы мишэр генэ килеп чыга синен контексттан.

№2 (25078) / 23.10.2009 17:18:04

кадими жэдит, 
эйе, эле ул вакытта власть (коммунистлар чорында)мишэрлэр тарафыннан приватизировать ителгэн, кибеттэ ашарга эйбер юк иде.Зато хэзер татнефть частный, кибеттэ телэгэн эйбер бар. Эшлэмичэ генэ бэйрэмгэ избранныйларга наборлар итеп китермилэр анысы. эшлэп ашыйбыз.

№1 (24941) / 21.10.2009 15:01:26

Ииии,жанашкаем,Татнефтпродуктнын хужасы кем сон?
"Т.Ж"фонды жирдэ эшлэгэннэргэ булышмый?
Прихватизасия турында суз юк.Купме алды?Ваучерлар кайда?Шулар кызык.
Хужин ачыклап бетермэгэнгэ охши.
Сораулар куп.

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Urazova.ru
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Диләфрүз
Татарстан Язучылар берлеге
Түгәрәк уен
Татарстан китап нәшрияты
RAFINA/D