|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.10.2016 Криминал
Директор малае тәмәке тарткан өчен укучыларга пистолеттан атканФизкультура һәм ОБЖ укытучысы булып эшләүче 23 яшьлек егет тәнәфес вакытында мәктәп янында куаклар артына качып тәмәке тартып торучы өлкән сыйныф укучыларын күреп алган. Яшь педагог егетләрне куркытып таратмакчы булган һәм аларга төбәп пневматик пистолеттан аткан. Нәтиҗәдә бер егетнең күкрәгенә тидергән. Ата-аналар полициягә хәбәр иткәннәр. Әлеге факт буенча тикшерү башланган.
Яшь педагогның тәртипсезлек кылуы беренче тапкыр гына түгел икән. Сүз уңаенда әйткәндә, ул шушы ук мәктәп директорының улы ди. Инцидент Пермь краеның Суксун районында булган, дип яза "Әлмәт таңнары".
--- |
Иң күп укылган
|