|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.10.2016 Фаҗига
Татарстанда операциягә әзерләгән вакытта пациент үлгәнЗәй үзәк район сырхауханәсендә пациентка операциягә әзерлек йөзеннән дару бирелгән, ул шуңардан үлгән. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы әлеге дару препаратының бөтен партиясен экспертизага җибәргән. Бу хакта «Татар-информ»га министрлык матбугат үзәгеннән хәбәр иттеләр. Ведомствода ачыклап китүләренчә, әлеге ир-ат бу препаратны элек тә алган һәм бернинди кире реакция булмаган.
“Анамнезда аллергия буенча бернинди дә язу булмауга карамастан, пациентка проба ясап карыйлар, артык тәэсирен сизмиләр. Әлеге препаратны куллану анафилактик шокка китергән», — дип билгеләп үткәннәр ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында. Шулай ук реанимация чараларының шунда ук башлануын, әмма бер сәгатьтән соң да нәтиҗәсе булмавын хәбәр иткәннәр.
Исегезгә төшерәбез: пациент үлеме факты буенча РФ ҖКның 109 маддәсе 2нче бүлеге буенча (һөнәри бурычларны башкарганда саксыз эш итү) җинаять эше кузгатылган иде. Башлангыч фаразлар буенча, 2016 елның февралендә 39 яшьлек Зәй кешесе район сырхауханәсенә борыннан сулыш алуы авырлашу һәм баш авыртуы белән мөрәҗәгать иткән булган. Борын эчендә проблема булып, табиб тарафыннан операция тәкъдим ителгән. 23 сентябрьдә операциягә әзерлек барышында ул үлгән.
Мәеткә эксгумация үткәрелгән һәм хәзерге вакытта тикшерүче тарафыннан суд-медицина экспертизасы комиссиясе билгеләнгән. Моннан тыш, операциягә әзерләгән һәм реанимация чараларында катнашкан табиблардан сорау алынган. Тикшерү барышында әлеге медицина оешмасы хезмәткәрләре эшенә юридик бәя биреләчәк.
Сырхауханәдә пациентка операция алдыннан бирелгән дару препаратының бөтен партиясен ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы экспертизага җибәргән.
--- |
Иң күп укылган
|