поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
10.10.2016 Мәдәният

Миләүшә Айтуганова татар кинофильмында төп рольне башкара

Әтнә районының Түбән Бәрәскә авылында «Байгал» тулы метражлы фильмының беренче эпизодларын төшерделәр. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә Камал театрында белдерделәр. Театр артистлары фильмның куючы режиссер Илдар Ягъфәров җитәкчелегендәге иҗади төркем чакыруы буенча фильмда төшкән.

Режиссер фильм төшерелә башлау фактын кире какмады, әмма хорафатларга сылтап проект турында сөйләүдән баш тартты. "Менә төшергәч, күрсәткәч сөйләп булачак. Ник вакытыннан алда мактанырга", - диде кинематографист "Татар-информ" агентлыгына телефон аша һәм аңлаулары өчен журналистларга рәхмәтен белдерде.
 
 
Мансур Гыйлаҗевның "Байгал" фильмының нигезе булган сценарий башта "Мотор" дип аталган. Бу проектны һәм башка Татарстан фильмнарын финанслау турындагы мәгълүмат 2016 елның 7 июлендә Мәдәният министрлыгы сайтында дөнья күрде. Дәүләт фильмны төшерүгә конкурс нигезендә 2 млн сум бүлеп биргән. Фильмнарны дәүләт финанславы буенча конкурс комиссиясен педагог һәм сценарист, СССР Дәүләт премиясе лауреаты Одельша Агишев җитәкләгән. Агымдагы елда Татарстанда 9 фильм төшерү өчен 8 миллион 200 мең сум бирелгән.
 
«Байгал» фильмы – детектив һәм драма элементлары булган мелодрама. Элеккеге ир белән хатынның катлаулы мөнәсәбәтләре, уллары белән булган фаҗига аларны күпмедер вакытка якынайтуы турында. Төп рольдә фильмның продюсеры Миләүшә Айтуганова төшә. Продюсер һәм Татарстан Кинематографистлар берлеге әгъзасы фильм төшерү барышы һәм проект турында сөйләүдән шулай ук баш тартты.
 
Тикшерелмәгән мәгълүматлар буенча Ягъфәровның яңа фильмында рольләрнең берсен Россия киносы йолдызы Владимир Вдовиченков уйнарга мөмкин. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә төшерү төркеме әгъзаларының берсе хәбәр итте.
 
Татарстан Мәдәният министрлыгында белдерүләренчә, ел ахырында дәүләт финанславы алган киностудияләр башкарылган эш турында хисап тапшырырга тиеш.

Ренат ГАДЕЛШИН
Татар-информ
№ --- | 10.10.2016
Татар-информ печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»