|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.10.2009 Бәйрәм
ХӘЛИЛ МӘХМҮТОВ ЮБИЛЕЙГА ӘЗЕРЛӘНӘКүпләргә таныш мәшһүр аксакалыбыз данлыклы К.Тинчурин театры актеры Татарстанның халык артисты Хәлил ага Мәхмүтов үзенең 70 яшьлек юбилеен зурлап үткәрергә җыена. Әлеге чара 26 октябрь көнне Г.Камал исемендәге татар дәүләт Академия театрында узачак. Тамашачылар иң элек К.Тинчуринның “Сакла, шартламасын!” бенефис спектаклен карый алачак. Әлеге премьера комедиясендә танылган артистыбыз төп рольләрнең берсе пристав Николай ролен башкарачак.
Х.Мәхмүтов 1939 елда Мамадыш районы Катмыш авылында якты дөньяга килә. 1962 елда Казан театр училищесына укырга кереп кызыл диплом белән тәмамлый. Аннары 1966 елда Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрына эшкә урнаша. Һәм бүгенге көндә дә ул шушы театрда эшли, үзенең матур образлары белән тамашачыларны сөендерә.
Тинчурин театрында 43 ел эшләү дәверендә 120 дән артык рольләр башкарып берсеннән-берсе көчле, ягымлы, уңай да тискәре дә образлар тудырып халкыбызның күңелендә якты эз калдырган шәхес ул. Актерның репертуарына күз салсак ул киң һәм төрле. Кайберләренә генә игътибар итик әле: М.Горькийның “Мещаннар”ында – Нил, Т.Гыйззәтнең “Ташкыннар”ында – Биктимер карт, Т.Миңнуллинның “Без бит авыл малае”нда – Иртуган, Ш.Хөсәенов “Әни килде” – Ислам, Н.Фәттах “Итил суы ака торур” – Керрәм би һ.б. һ.б. Х.Мәхмүтовка күренекле режиссерлар Р.Бикчәнтәев, М.Сәлимҗанов, П.Исәнбәт, Р.Заһидуллин белән бергәләшеп эшләү иҗади яктан үсү мөмкинлеге бирә.
Быел май аенда Х.Мәхмүтов “Татар сәнгатен үстерүдә хезмәтләре өчен” Татарстан Республикасының дәрәҗәле медале белән бүләкләнде. Аннан тыш әле аның бик күп мактау грамоталары, дипломнары бар.
Бик күп еллар ул Казан театр училищесында педагогик эшчәнлек алып бара. Аның шәкертләре бүгенге көндә республикабызның театрларында актерлар, режиссерлар. Театрда эшләү дәверендә Х.Мәхмүтов Россиядә генә түгел, ә чит җирләрдә – Ташкент, Караганда, Алма-Ата, Урал, Себердә гастрольләрдә була. Х.Мәхмүтовның гаиләсе дә үзе кебек үк мәшһүр артистлар: тормыш иптәше Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Исламия Мәхмүтова, кызлары Лилия белән Ләйсән Татарстанның атказанган артистлары.
Уңышлар сезгә һәм юбилеегыз котлы булсын, Хәлил ага!
Ландыш ГӘРӘЕВА |
Иң күп укылган
|