поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
10.10.2016 Мәдәният

Нурзидә Вәлиуллина : “Продюсерга бәйле буласым килми” (ИНТЕРВЬЮ)

Нурзидә Вәлиуллина китапларда язылган чая, сөйкемле һәм шул ук вакытта тыйнак, тәрбияле татар кызларын гәүдәләндерә. Кояш кебек нурлы ул. Аның белән сөйләшүгә үк күңелгә рәхәт булып китә. Җырга сәләте булган Лаеш кызы бүген Казан федераль университетының татар филологиясе бүлегендә белем ала. Булачак укытучы сәнгать юнәлешен калдырырга җыенмый. Нурзидә яңа җырлар эшләү өстендә көч куя.

—  Бәләкәйдән җырлап үстеңме?
— Кечкенәдән мәктәп, авыл сәхнәсеннән төшмәдем. Авылда укытучылар белән шөгыльләнергә мөмкинлек юк иде. Җырга карата мәхәббәт нәселдән килгән миңа. Әтием шулай ук бик матур җырлый, бертуган абыйлары кебек үк үзе баянда уйнарга өйрәнгән, аннан кала бабаемда да җырлау осталыгы булган. Без барыбыз да үзешчәннәр, музыкаль белем алмадык. Алай да быел вокал дәресләренә йөри башладым, чөнки конкурсларда катнашкан вакытта музыкаль әзерлектән башка булмый. “Ягымлы яз” фестивалендә 2 нче, 3 нче урыннар яулап, “Йолдызлык” фестиваленең сайлап алу өлешеннән соң икенче этапка үтә алмадым, анда жюри әгъзаләре “тавышың бар, моңың бар, әзрәк булса да техника кирәк, техникадан башка үтеп булмый” дигән киңәш бирделәр.  Мин шул сүзләргә колак салдым, чөнки алга таба да лаеклы урыннар яуларга исәп бар.
— Кечкенәдән җырчы булырга хыялландыңмы?
— Әйе, андый хыял бар иде, ләкин әти ныклап уйларга киңәш итте. Каршы килде дип әйтә алмыйм, “барма” дип кырт кисеп куймадылар. Үзем дә ныклап уйлагач, укытучылыкка барырга уйладым. 8 нче сыйныфтан төрле конференцияләрдә, олимпиадаларда катнашып, татар теле белән тирән кызыксына идем, журналистикага да барасым килгән иде, анда да әти уйлап карарга кушты. Иҗат ягыннан университет барыбер ярдәм итте, 1 нче курстан күтәреп алдылар.
— Димәк, укытучы буларак үзеңне күрәсең?
— Өздереп әйтә алмыйм, алга таба ничек буласын белеп булмый. Югары уку йортына кергәндә мәктәпкә укытырга бару теләге юк иде. Телне өйрәнү, гуманитар белем алу максаты белән укырга кердем, ләкин бу елны, 3 нче курста безгә укыту методикаларын өйрәтә башладылар, хәзер менә кызыксыну барлыкка килде.
— Балалар белән эшләү куркытмыймы?
— Минем әтием мәктәп директоры булып эшләгән кеше, шуңа мин аның авырлыкларын, эчке дөньясын аңлыйм. Җаен тапсаң буладыр инде ул, ләкин әлегә практика үтмәдем, бәлки, фикерем үзгәрер.
— Сине әтиең укытучы итеп күрергә теләдеме?
— Әтинең мине алай ук укытучы итеп күрәсе килде дип әйтә алмыйм. Ул үз киңәшен, үземә сайларга мөмкинлек бирде. Әти-әнием дөрес юнәлешне күрсәтте. Икесе дә бер фикердә булды.
— Иҗатыңны яңа баскычка күтәреп, үз җырыңны яздыру теләге ничек барлыкка килде?
— Электән үк репертуарымда ретро, халык җырлары күп иде. Соңгы арада якыннарым, дусларым:  “Гел кеше җырын җырлап булмый бит инде” — дип үз җырымны яздыруны сорый башлагач, яңа җырга тәвәкәлләдем. Алар бу сүзләрне әйтмәсәләр, мин бәлки бу адымга бармас та идем. Күптәннән шигырьләр язам, ләкин аларны шулай ук кешегә күрсәткән юк. Ничектер алар аша эчке кичерешләремне, көчсез ягымны күрерләр сыман. Ә көйгә килгәндә, алар еш туа һәм гел җайсыз вакытка туры килә, отып калырга өлгерми калам. Ноталар белмәгәнгә күрә дә хәтердә саклап калып булмагандыр.
— “Җанымның әрнегән чагы” җырының көен алай да истә калдыргансың.
—  Илсөяр апа Иксанованың шигырьләрен укып үстем. Ул безнең күршегә кайта иде, аның тормышын белгәнгә күрәме әлеге шигыре гел якын булды. Әти белән шулай моңланып утырган вакытта нәкъ шул шигырьне көйләп, җыр булдырдык. Онытканчы тизрәк диктофонга яздырып куйдык. Җырны тудырырга безгә шулай ук Илфат абый Шаехов ярдәм итте. Нотага салып, аранжировка ясап, бергәләшеп җырны эшләп чыктык.
— Концертлар оештырырга ничек тәвәкәллек иттегез?
— “Бикә фест” проекты аша Булат Закиров белән дуслашырга насыйп булса, “Ягымлы яз” фестивалендә Айсаф Хаҗиев белән таныштык. Бергәләшеп “Казан безне дуслаштырды” дигән тамаша куйдык. Алар былтыр “Татар моңы” лауреатлары булырга да өлгерделәр. Шулай ук концертны куярга иҗатташ дусларыбыз: режиссер дустым Алмаз Нуруллин, биючеләребез Гөлия Гәлләмова һәм Булат Бариевлар ярдәм итте. Туган ягым Лаешта танылырга өлгердек инде, бик яхшы кабул иттеләр, башка авыллардан да концертны карарга теләк белдерүчеләр бар. Яңа тамашалар куярга әзерләнәбез.
— Конкурсларда катнашканда, алдагы этапка үтә алмагач күңелең төшәме?
— Юк, чөнки минем белән бергә музыкаль белеме булган катнашучылар да төшеп кала бит. Мин барганда ук үземне күрсәтү, камилләштерү, яңа танышулар алу максаты белән барам. Мәсәлән, “Ягымлы яз” фестивалендә катнашканда “Шушы яктан, шушы туфрактан без” җырын башкарырга тәкъдим иттеләр. “Дулкыннар”  фестивалендә әлеге җырны башкарып, лауреат булдым. Шунда ук авторы Клара апа Булатова белән танышырга насыйп булды. Ул уңай карашын белдерде һәм алга таба да бу җырны репертуардан төшереп калдырмаска киңәш итте.
— Гитара белән мавыгуың кайчан башланып китте?
— Бездә гитара буенча укытучылар да, үземдә дә гитара юк иде. Әтидән сорарга уңайсызландым, шуңа үзем эшкә урнашып, үз көчем белән сатып алдым. Гитараны алып кайткан көнне үк беренче көйне өйрәндем. Интернеттан аккордлар табып уйный идем. Бер ара рок белән мавыгып алгач, гитарага, барабаннарга кызыгу барлыкка килде. Әлбәттә, баян тавышы да күңелемә якын, ләкин баянны кызлар музыка уен коралы итеп санамыйм. Гитарага караганда, татар җырларының моңын баян күпкә күбрәк ача.
— Синеңчә татар сәхнәсендә хатын-кыз җырчы нинди булырга тиеш?
— Киемне җырга карата сайларга кирәк дип саныйм. Әниләр турында, туган якка багышланган җырларны кыска итәк киеп башкарып булмый, анда озын күлмәкләр килешә. Ә шул ук “попса”ны җырлаганда ачык кием урынлы инде. Кешене тәнкыйтьләргә яратмыйм. Үзем сәхнәдә тыйнак образны кулайрак күрәм, чөнки әти-әнием, укытучыларым каршында җаваплылык тоям. Миңа укытучымның “эстрадада кыска итәк киеп, сикереп йөргән җырчыларга караганда, синең моңлы тавышыңны тыңлыйм мин” дип әйткәне бар.  Шундый сүзләрдән соң үземне билгеле кысаларда тотам, милли якка тартылам.
— Каршыңа танылган продюсер килешү китереп куйса ризалашыр идеңме?
— Юк. Мин кемгәдер бәйле булырга теләмим. Акча ягыннан да, иҗат ягыннан да үзеңә хуҗа булмыйсың. Мин бүгенге көнгә булганы белән риза. Әлбәттә, алга таба эшләргә кирәк, җитешсезлекләр бар, яхшырту ягына йөз тотабыз.
 
 
 
 
Фотолар шәхси архивтан алынды.
 

Гөлшат МИНГАЗИЗОВА
Gong-TV
№ --- | 10.10.2016
Gong-TV печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»