|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.10.2016 Мәдәният
Камал театры 111 сезонын ачты (ФОТО, ВИДЕО)Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры К.Тинчуринның “Зәңгәр шәл” спектакле белән 111нчы юбилей сезонын ачты. Камал Театрның зур залы бүген тамашачылар белән шыгрым тулы – сәхнә кырындагы баскычларда да, ишек янындагы стена буенда да тамашачылар басып тора. Театраль сезон ачылу театр сөючеләр өчен һәрвакыт үзенчәлекле вакыйга – чөнки алар бу көнне дүрт ай буена зарыгып көтеп алалар. Сезонны “Зәңгәр шәл” спектакле белән ачу һәм ябу – камаллыларның гадәткә кергән традициясе. Бу гадәти спектакль генә түгел, ә театрның “визит карточкасы”. Әлеге куелышта театрның бөтен труппасы, хәтта, труппа гына да түгел, күмәк сәхнәләрдә артистларның балалары, сәхнә эшчеләре, театрның җиһазчылары да катнаша. Спектакль башланыр алдыннан сәхнәгә театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев һәм директор Илфир Якупов чыктылар. Фәрит Бикчәнтәев үзебезнең театрыбызда тамашачысы белән очрашуның һәрвакыт күңелле һәм көтелеп алынган күренеш булуын әйтте.
--- |
Иң күп укылган
|