поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
20.10.2009 Икътисад

ҺӘР ТИЕН НӘТИҖӘЛЕ ЭШЛӘРГӘ ТИЕШ

2010 елга бюджет мәсьәләсе турында финанс министры Радик Гайзатуллин белән әңгәмә.

– Радик Рәүфович, Татарстан Республикасы Президенты "2010 елга Татарстан Республикасы бюджеты турында" Татарстан Республикасы законы проектын кертте. Алдагы еллардан аермалы буларак, бюджет гадәттәгедән бер айга диярлек соңрак кертелде. Соңаруның сәбәбе нидә?

 

– Россия Бюджет кодексында РФ субъектлары өчен чираттагы елга бюджетны кертүнең чик срогы итеп 15 октябрь билгеләнгән. Татарстан Республикасы Бюджет кодексында чираттагы елга бюджетны кертү срогы да – 15 октябрьгә 24.00 сәгатькә кадәр. Димәк, республикабыз Президенты 2010 елга бюджет проектын регламентта каралган срокта керткән дигән сүз. Шуның белән бергә закон проектын сентябрьдә түгел, бәлки октябрь урталарында кертүнең төп сәбәбе шуннан гыйбарәт: алдагы елларда, икътисадый тотрыклылык шартларында, без яртыеллык хисаплар нигезендә бюджет параметрларын шактый ук төгәл фаразлый ала идек. 2009 елда, дөньякүләм финанс кризисы шартларында, без, оператив мәгълүматны һәм агымдагы елның тугыз аендагы хисапларны кулланып, бюджет параметрларын икътисадтагы реаль вәзгыятькә туры китерергә тырышып фаразлау өчен регламент срокларыннан максималь дәрәҗәдә файдаланырга тырыштык.

 

– Узган еллардан аермалы буларак (ул чагында бюджет өч елга алдан төзелде) быел бюджет бер елга – 2010 елга гына төзелгән. Ни өчен?

 

– Татарстан Республикасы Бюджет кодексы нигезендә, агымдагы елның апреленнән башлап 2010 елга Татарстан Республикасының тупланма бюджеты фаразы өстендә эш алып барылды. Республика бюджет проекты эшләнеп, муниципаль районнар һәм шәһәр округлары бюджетлары белән үзара мөнәсәбәтләр килештерелде. Шул ук вакытта кризис шартларында, озакка исәпләнгән фаразлар чынбарлыктагы хәлләргә туры килә алмау куркынычы булган бер мәлдә, Татарстан Республикасы Бюджет кодексына үзгәрешләр кертелде. Бу үзгәрешләр кризис шартларында 2010 елда бер еллык бюджет кабул итүгә рөхсәт бирә.

 

Шул ук вакытта без урта срокка исәпләнгән планлаштырудан да качмыйбыз һәм 2010 һәм 2012 елларга нигез сыйфатында бюджетны ике елга алдан фаразлаучы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты проекты кабул ителде.

 

– 2010 елга республика бюджеты проектының үзенчәлекләре нинди?

 

– 2010 елга бюджетның төп үзенчәлекләреннән түбәндәгеләрне санап үтәргә була.

 

Бюджетның керем өлеше 2010 елга республиканың социаль-икътисадый күрсәткечләре һәм 2009 елда бюджетның көтелә торган үтәлеше нигезендә төзелде.

 

Шуны да искәртергә кирәк: агымдагы елда гамәлдәге салым законына үзгәрешләр кертердәй һәм федерация субъектлары бюджетларына керемнәрне киметердәй кайбер федераль законнар кабул ителде.

 

Бюджетның керем өлеше кимегән бер мәлдә 2010 елга чыгымнарны планлаштыруда бюджетта республиканың норматив актлары нигезендә билгеләнгән социаль гарантияләрне саклап калу күздә тотыла. Бер үк вакытта бюджет Татарстан Республикасы Дәүләт Советы сессиясендә Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиевнең "2010-2012 елларга Татарстан Республикасының бюджет һәм финанс сәясәте турында" докладында билгеләнгән күрсәтмәләрне үтәүгә юнәлдерелде. Шул рәвешле бюджетта тыл хезмәтчәннәренә, хезмәт ветераннарына социаль түләүләр, балаларга, күп балалы гаиләләргә пособиеләр, опекуннарга түләүләр һәм социаль ташламалар, гарантияләрнең башка төрләре сакланып кына калмады, бәлки индексацияләнде дә.

 

Республика бюджетында федераль бюджеттан чыгым вәкаләтләренең тапшырылуын да исәпкә алу таләп ителде. Әлеге вәкаләтләр федераль үзәк тарафыннан Россия Федерациясе субъектларына тиешле финанс компенсацияләреннән башка гына тапшырыла. Республика бюджетының өстәмә чыгымнары күләме 1,1 миллиард сум дәрәҗәсендә бәяләнә.

 

Федераль салым һәм бюджет законнарындагы үзгәрешләрдән чыгып, шулай ук дөньякүләм финанс кризисы йогынтысына бәйле рәвештә 2010 елга тупланма бюджет кереме күләме 88,3 миллиард сум тәшкил итә, шул исәптән үзебезнең керемнәр – 80 миллиард сум. Республика бюджеты керемнәре, 57,8 миллиард сумлык салым һәм салым булмаган керемнәрне кертеп, 66,1 миллиард сум күләмендә фаразлана. Тупланма бюджет чыгымнары – 100,2 миллиард сум, республика бюджеты 78 миллиард сум күләмендә билгеләнә.

 

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: 2010 елга дефицит күләме максималь югары дәрәҗәдә планлаштырыла, бу иң элек бюджет керемнәренең сизелерлек кимүе һәм республиканың халык алдында социаль йөкләмәләрен үтәү зарурилыгына бәйле. Шул сәбәпле 2010 елга бюджет структурасында беренче чираттагы һәм социаль чыгымнар статьяларының күләме чиктән тыш зур. Дефицит бюджетлар баскычлары арасында бертигез бүленмәгән. Муниципаль берәмлекләр бюджетлары баланслы итеп, ягъни дефицитсыз фаразлана, ә 12 миллиард сум чамасы бөтен дефицит күләме Татарстан Республикасы бюджетына туры килә.

 

– 2010 елда бюджет дефицитыннан котылу өчен нинди чаралар планлаштырыла?

 

– 2010 елда дефицитны каплау өчен керемнәр туплау буенча без предприятиеләр һәм физик затлар белән берлектә эшләүне дәвам иттерәчәкбез. Республика һәм җирле бюджетларның чыгым өлешен җентекләп тикшерү, оптимальләштерү чараларын уздыру, кредиторлык һәм дебиторлык бурычын киметү һәм, агымдагы ел азагына калган очракта, бюджет средстволары калдыкларын тотуга чиктән тыш сакчыл якын килү планлаштырыла. Моннан тыш без, киләсе елга федераль бюджет проектында федерация субъектларына кредитлар бирү лимитлары сизелерлек киметелүгә карамастан, 2010 елга федераль бюджеттан кредитлар алу мөмкинлеген дә күздә тотабыз.

 

– Республика бюджетының керем статьяларында федераль салым законындагы үзгәрешләр ничегрәк чагылыш тапты?

 

– Федераль бюджетта нефть буенча файдалы казылмалар чыгаруга салымны тулысынча үзәкләштерү (бу салым хәзерге вакытта 5 процентлы норматив нигезендә Россия Федерациясе субъектлары бюджетларына күчерелә) республика бюджеты өчен иң зур югалтуларның берсе булып тора. Шул сәбәпле Татарстан Республикасы бюджетына 3,1 миллиард сумнан артыграк күләмдә керем керми калачак дигән сүз.

 

Әмма 2010 елда Россия Федерациясе субъектлары бюджетларына керми калучы керемнәрне 60 процент күләмендә өлешчә каплау күздә тотыла. Бу сумма 1,9 миллиард сум тәшкил итәчәк. Нәтиҗәдә 2010 елда Татарстан Республикасы бюджетына әлеге салым буенча 1,2 миллиард сум күләмендә керемнең керми калуы күздә тотыла.

 

Татарстан Республикасы бюджетына алкогольле продукция акцизларын кертү тәртибенең үзгәрүе һәм Россия Федерациясенең бердәм счетыннан акцизларны күчерү нормативларының кимүе Татарстан Республикасы бюджет керемен чама белән 600 миллион сумга киметәчәк.

 

Россия Федерациясе бердәм счетыннан нефть продуктларына акцизларны күчерү нормативын арттыру исә Татарстан Республикасы бюджетына 900 миллион сум күләмендә өстәмә керем тәэмин итәргә мөмкин.

 

Сыра җитештерү күләме 2009 елгы дәрәҗәдә сакланып калган тәкъдирдә сырага акцизлар ставкасының 3 тапкырга артуы Татарстан Республикасы бюджетына өстәмә рәвештә 1,4 миллиард сум акча китерергә мөмкин. Әмма сырага акциз ставкасының үсүе, сыра кайнату компанияләре бәяләмәсенә караганда, җитештерү күләмен шактый үк киметүгә китерәчәк, бу исә акциз суммасын да киметәчәк. Нәтиҗәдә сырага акциз суммасының артуы 700 миллион сум белән генә бәяләнә.

 

Тулаем алганда, акцизларга кагылышлы үзгәрешләр файдалы казылмалар чыгаруга салым керемнәрен киметүне тулысынча компенсацияләми.

 

– Радик Рәүфович, 2010 ел бюджеты керем өлеше ягыннан чиктән тыш киеренке булачак. Мондый шартларда Финанс министрлыгы бюджетның чыгым өлешен формалаштыруга ничегрәк якын килде?

 

– Әлбәттә, элеккеге еллардагы кебек үк бюджет үзенең социаль юнәлешен саклап калачак. Инде алдан әйтеп үткәнемчә, биредә сүз иң элек бюджетта социаль гарантияләрне саклап калу турында бара.

 

2010 елга бюджетның чыгым өлешен планлаштырганда, федераль бюджетны формалаштыру өчен федераль дәүләт хакимияте органнары раслаган индекс-дефляторлардан файдаланылды. Өстәвенә алар бюджетның социаль статьяларын кыскартмау очракларында гына кулланылды. Мәсәлән, федераль индекслар буенча эш хакын һәм социаль түләүләрне 2009 елгы дәрәҗәдә планлаштыру, коммуналь чыгымнарны 10 процентка индексацияләү, ә агымдагы башка чыгымнарны 15 процентка киметү күздә тотыла. Республика бюджетында, үз чиратында, социаль түләүләрне һәм коммуналь чыгымнарны 10 процентка индексацияләү, хезмәт хакы, туклану һәм медикаментлар буенча чыгымнарны 2009 ел дәрәҗәсендә калдыру тәкъдим ителә. 2010 елда республика социаль максатчан программаларны финанслау агымдагы ел дәрәҗәсендә калачак һәм аларның гамәлдә булуы туктатылмаячак.

 

– Быелгы кризис шартларында бюджет ничек үтәлә һәм 2010 елда бюджет өлкәсе учреждениеләрендә кризислы күренешләрне ничек булса да азайту өчен озакка исәпләнгән нинди чаралар күрелә? Шул турыда сөйләсәгез иде.

 

– 2009 елның гыйнвар-сентябрь айларында бюджетны үтәү, финанс кризисы сәбәпле, 2008 елда ирешелгән күрсәткечләр белән чагыштырганда шактый ук авыр бара. Быелның 9 аенда тупланма бюджетка 63,5 миллиард сум күләмендә үзебезнең керемнәр керде. Бу узган елдагыдан 25,6 миллиард сумга яки 28,7 процентка ким. Республика бюджеты үтәлеше тагын да кыенрак – биредә 9 ай эчендә үз керемнәребез 46,8 миллиард сум күләмендә җыйналды, узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда артта калу 24 миллиард сум яки 33,9 процент тәшкил итә.

 

Мондый шартларда без дефицитны федераль бюджеттан кредитлар белән ябарга мәҗбүрбез. 9 айда 16,6 миллиард сум күләмендә кредит җәлеп ителде.

 

Тупланган һәм җәлеп ителгән средстволарның гомуми күләме безгә гыйнвар-сентябрь айларында бюджет өлкәсендә эшләүчеләргә хезмәт хакын вакытында түләү, коммуналь хезмәтләргә, туклануга, медикаментларга түләү, халыкка барлык социаль түләүләрне тоткарлыксыз бирү һәм бюджетта күздә тотылган социаль яктан әһәмиятле чараларны финанслау мөмкинлеге бирде.

 

Бюджет учреждениеләре эшендә яңа ысуллар кертү һәм республикада күрсәтелә торган бюджет хезмәтләре сыйфатын яхшырту максатыннан чыгып, бюджет учреждениеләрен автоном режимга күчерү процессы бара. Хәзерге вакытта мәгариф, мәдәният, социаль тәэминат учреждениеләре, автономияле учреждение статусын алып, яңа шартларда эшли башлады.

 

Бюджет средстволарыннан нәтиҗәле файдалану өчен бюджет өлкәсе тармакларында һәм учреждениеләренең аерым төрләрендә нормативта каралганча финанслау кертелә.

 

Гомуми белем бирү мәктәпләрендә, мәктәпкәчә балалар учреждениеләре, социаль тәэминат учреждениеләрендә нормативта каралганча финанслауны кертү төгәлләнде. Урта һәм махсус уку йортларында, һөнәри-техник училищелар, физкультура, спорт, мәдәният өлкәләренең аерым учреждениеләрендә нормативта каралганча финанслау дәвам иттерелә. Нормативта каралганча финанслау системасына чама белән 5 мең бюджет учреждениесе (эшләүчеләр саны – 135 мең кеше һәм еллык финанслау күләме – чама белән 20 миллиард сум) җәлеп ителде.

 

Мисал сыйфатында мәгарифтә нормативта каралганча финанслау системасын китереп үтәргә мөмкин.

 

Гомуми белем бирү учреждениеләрендә гомуми белем бирүнең дәүләт стандартын тормышка ашыру өчен финанс чыгымнары нормативлары Татарстан Республикасы Хөкүмәте карары нигезендә формалаштырылды, һәм алар мәгариф учреждениеләренең типларын һәм төрләрен, тормышка ашырылып килүче программаларның профильләрен, учреждениеләрнең урнашуын исәпкә ала. Бу исә һәр учреждениенең мәгариф процессы үзенчәлекләрен исәпкә алу мөмкинлеге бирә. Нормативлар Татарстан Республикасы закон акты белән расланып, субвенцияләр исәпләүнең аерылгысыз өлеше булып тора.

 

Әлеге механизмга туры китереп, укучылар, сыйныф-комплектлар саны, аз комплектлы мәктәпләрнең булу-булмавы һәм тормышка ашырылып килә торган укыту профильләре турында мәгълүматлар нигезендә 2010 елга гомуми белем бирү учреждениеләрендә бушлай мәктәпкәчә, башлангыч гомуми, төп гомуми, урта (тулы) гомуми белем бирүгә субвенцияләр күләме формалаштырыла, ул 7 миллиард сумнан артыграк күләмдә фаразланыла.

 

Җирле үзидарә органнары җирле бюджетлар средстволары хисабына финансланыла торган муниципаль мәгариф учреждениеләрен финанслау нормативларын билгели. Бюджет ихтыяҗын формалаштыруның әлеге процессы гомуми белем бирү учреждениеләре милкен, биналарын, корылмаларын карап тоту, шулай ук мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә мәгариф һәм тәрбия процессын оештыру чыгымнарын үз эченә ала.

 

Шулай ук башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү, социаль хезмәт күрсәтү буенча дәүләт учреждениеләре, мәдәният учреждениеләре тарафыннан хезмәтләр күрсәтүгә бюджет ихтыяҗы да норматив принциптан чыгып формалаштырыла. Әлеге оешмаларга ассигнованиеләр күләме белгечлекләр, укыту программалары буенча кадрлар әзерләүгә, социаль хезмәт күрсәтүләр, социаль ярдәм төрләре, спектакльләр күрсәтү, күчемле һәм күчемсез милек характеристикалары буенча дәүләт заказы нигезендә исәпләнелә.

 

Финанслауның норматив принцибына күчү дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең натуралата күрсәткечләре (аларны күрсәтү күләмен һәм сыйфатын учетка алуны тәэмин итү мөмкинлеге бирердәй) турында мәгълүматны формалаштыру зарурилыгын китереп чыгарды. Шушы максаттан чыгып, мәгълүмати-анализ системасы эшләнелде һәм гамәлгә кертелде. Әлеге система күрсәтелә торган хезмәтләренең күләме һәм күчемле, күчемсез милекләренә характеристикалар буенча оешмаларның мәгълүматлар базасыннан тора.

 

Хәзерге вакытта әлеге система 5 меңнән артыграк учреждениене үз эченә ала.

 

Мәгълүмати-анализ системасыннан Татарстан Республикасы башкарма хакимият органнары һәм җирле үзидарә органнары, шулай ук социаль-мәдәни өлкә учреждениеләре дә кулланып килә. Бу бюджет ихтыяҗын исәпләүдә файдаланыла торган мәгълүматның үтә күренмәлелеген һәм өч дәрәҗәдә контрольдә тотылуын тәэмин итә. Республика сәламәтлек саклау системасының бер каналлы финанслауга күчүе нормативта каралганча финанслауны кертү, бюджет средстволарын нәтиҗәле тоту һәм күрсәтелә торган бюджет хезмәтләре сыйфатын яхшырту буенча уңай нәтиҗәгә китерде. Әлеге процесс хәзер дә дәвам иттерелә.

 

Сәламәтлек саклау өлкәсендә бер каналлы финанслауның төп максаты – сәламәтлек саклау учреждениеләре тарафыннан күрсәтелә торган медицина ярдәме күләмнәрен учетка алуны оештыру, смета нигезендә финанслаудан "акча пациент артыннан бара" схемасы буенча күрсәтелгән медицина ярдәме өчен түләүгә күчү. Моның өчен бер каналлы финанслауга мәҗбүри медицина иминиятләштерүе системасында эшләп килүче сәламәтлек саклау учреждениеләре һәм элек бюджеттан тулысынча финансланыла торган учреждениеләр: фельдшер-акушерлык пунктлары, ашыгыч медицина ярдәме станцияләре (бүлекләр), кан салу станцияләре (бүлекләр), махсуслашкан сәламәтлек саклау учреждениеләре күчерелде. Хәзерге вакытта республика медицина учреждениеләренең 99 проценты мәҗбүри медицина иминиятләштерүе системасы аша финанслана.

 

Республика финанс системасының эш нәтиҗәсен яхшырту буенча тагын бер юнәлеш – ул да булса идарәнең программ ысуллары аша финанслау. Җәмәгатьчелек финансларын реформалауның федераль программалары кысаларында аның беренче этабы узган елның икенче кварталында уңышлы гына төгәлләнде, программалау һәм бюджет төзү өчен нәтиҗәле система булдыру юнәлешендә төп чаралар башкарылды. Бу чаралар арасыннан түбәндәгеләрне аерым билгеләп үтәргә мөмкин:

 

– коммерциясез нигездә эшләүче һәм автоном учреждениеләр аша бюджет хезмәте күрсәтүләрнең формаларын киңәйтүне тәэмин итәрдәй механизмнар булдыру. Мондый хезмәт күрсәтүләр өлеше Татарстан Республикасы бюджетында хәзерге вакытта социаль чыгымнар буенча 30 проценттан артты;

 

– бюджет ассигнованиеләрен планлаштыруның программ ысулларын кертү. 2009 елда программалар кысаларында формалаштырылган бюджет чыгымнары өлеше 51 процент тәшкил итте. 2010 елга бюджет проектында әлеге күрсәткеч, фаразларга караганда, 75 процентка артачак.

 

– кредиторлык бурычын киметү, бюджет процессларының ачыклыгын һәм нәтиҗәлелеген арттыру буенча контрольлек процедураларын һәм чаралар билгеләү.

 

– Радик Рәүфович, сүзебезнең ахырында икътисадта һәм бюджетка карата финанс кризисының тагын күпмегә сузылачагын әйтеп үтмәссезме?

 

– Бик кызык һәм төптән уйланган җавапны таләп итүче сорау бу. Аңа җавап газетаның бер битенә генә сыймаска да мөмкин. Кыскача әйтсәк, кризисның төгәлләнүе иң элек дөньякүләм тенденцияләргә, тулаем алганда, Россия Федерациясе һәм, аерым алганда, Россия Федерациясенең һәр субъектының икътисады торышына бәйле. Шуңа күрә дөньякүләм финанс кризисын җиңү өчен безнең барыбызга да уртак тырышлык һәм киеренке хезмәт таләп ителә. Һич югында кризисның нәтиҗәләрен йомшарту һәм аның яңадан "кызып" китүенә юл куймас өчен без кулдан килгәннең барысын да эшләргә тиешбез. Финанс министрлыгы үзенең эшчәнлеге өлкәсендә республика бюджетының һәр сумы гражданнарыбызның тормышын яхшыртуга эшләсен өчен бюджет средстволарын максималь дәрәҗәдә сакчыл һәм нәтиҗәле тотуны тәэмин итәргә тиеш.


▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»