поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
20.10.2009 Мәдәният

“ИРЕК МӘЙДАНЫ” – ТЕАТР ТУРЫНДА

“Ирек мәйданы” газетасында театрга багышланган зур сәхифә басылды. Андагы язмаларны “Матбугат.ру” га элер өчен сайлый башлаган идек, сайлап булмады – чөнки һәр язма кызыклы. Шуңа күрә сәхифәне тулысы белән эләбез.

ТЕАТР ЯҢАЛЫКЛАРСЫЗ ЯШИ АЛМЫЙ

 

Яңа сезонда театр биналары тамашачыларын янә үз залларына дәште. Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры да 9 октябрьдә К.Тинчуринның “Зәңгәр шәл”е белән 104 нче сезонын ачып җибәрде. Заман сулышын тоеп, гасырдан артык гомер халык белән тыгыз элемтәдә яшәгән бу өлкән тамаша учагының истәлекле даталарга бай елы: Г.Камалның тууына – 130, татар театрлары арасында йөзек кашы саналган академия театрының бу исемне горур йөртүенә – 70, биредә озак еллар хезмәт куйган режиссер Марсель Сәлимҗановның тууына 75 ел тула. Әлеге иҗат коллективы, татарның данын океан артында да танытырга җыенып, киләчәккә якты хыяллар белән яши. 

 

Мәдәният дөньясында урак өсте башланган көннәрнең берсендә әлеге иҗат төркемен ике дистә елдан артык карусыз җитәкләгән киң карашлы, үз фикерле, сабыр холыклы һәм  бик кешелекле, сәнгать җанлы шәхес – театрның директоры Шамил Зиннур улы ЗАКИРОВ белән әңгәмә кордык. Кризис елларында да үз абруен саклап, чәчәк атып эшләп килгән коллективның күпкырлы уңышларында аның өлеше бәхәссез. Максатыбыз – камаллыларның яңа сезонга нинди әзерлектә аяк басулары белән кызыксыну иде.

 

– Шамил әфәнде, быелгы сезонда нинди яңа спектакльләр тәкъдим итәсез?

 

– Театр яңалыкларсыз яши алмый. 8 ноябрьдә Гаяз Исхакый әсәре буенча Мансур Гыйләҗев һәм Ризван Хәмид иҗат иткән “Курчак туе” спектакленең премьерасы көтелә, ул 10-11 ноябрьдә дә дәвам итәчәк. Бөек Җиңүнең 65 еллыгы уңаеннан Зәки Зәйнуллинның “41 нең арбалы хатыннары” әсәре сәхнәләштереләчәк. Бу аның театрда куела торган беренче пьесасы. Әсәр халыкның тетрәндергеч тормышы белән бәйле, ул Стәрлебаш авылындагы реаль вакыйгаларга, реаль персонажларга нигезләнеп язылган, анда ирләрен сугышка озаткан хатын-кызларның бер көнлек язмышы чагыла.

 

2010 ел Русиядә – Франция, Франциядә Русия елы дип игълан ителде. Тәкъдим белән чыктык һәм бу чарада катнашу бәхетенә ирештек. Франциянең Бордо шәһәреннән театр режиссеры Доменик Питуазе безгә килеп, Мольер әсәре буенча “Тартюф”ны сәхнәгә куячак. Премьерасы киләсе елның июнендә булыр дип уйлыйбыз. Хәзер әсәр, француз режиссерының таләбе буенча, урыс теле аша түгел, французчадан турыдан-туры татарчага тәрҗемә ителә, теле камил булырга тиеш.

 

Шәриф Хөсәеновның “Зөбәйдә адәм баласы” әсәре сәхнәгә кабат әйләнеп кайта. Аны яшь режиссер Эмиль Талипов куя. 2-6 декабрьдә беренче тапкыр “Яшь татар режиссурасы” фестивале үткәреләчәк. Әлеге әсәрнең премьерасы да шунда булачак. Фестивальдә Минзәлә, Әлмәт, Чаллы, Туймазы театрлары, Камал театрының яшь режиссерлары катнаша.

 

Гыйнварда ике атнага Уфага гастрольләргә китәбез. Бу вакыт эчендә безнең сәхнәдә 11 көн дәвамында – Кәрим Тинчурин исемендәге, ә 3 көн Минзәлә театры артистлары тамаша күрсәтәчәк.

 

– Кризис театр йөген тартуны авырайттымы? Чыгымнар аякны юрганга карап сузарга мәҗбүр итмиме?

 

– Кризисның йогынтысы бардыр, зурдыр да. Ләкин безнең өчен төп кризис – ул рухи кризис, тамашачы. Хәзерге вакытта татар телен бетерү, татар мәктәпләрен ябу процессы бара. Театр моңа бик борчыла. Әлегә яшьләр күп йөри, ләкин киләчәктә ничек булыр? Телебез югалу, аны саклый алмау безне тирән кайгыга сала. Бу – республика проблемасы.

 

Ә чыгымнарга килгәндә, акча беркайчан җитмәде һәм җитмәячәк тә. Театр авыр хезмәт ул. Акча җитмәү төп проблема түгел, безнең өчен төп проблема – телне югалту.

 

– Чираттагы гастрольләргә кайларга җыенасыз? Чит җирләрдә йөрү үзен аклыймы?

 

– Колумбиянең Богота шәһәренә Халыкара фестивальгә җыенабыз. Әле моңарчы океан артына чыккан юк иде. Җирле хөкүмәт безне хөрмәт йөзеннән чакыра. Анда 5 тапкыр “Тәкъдир” спектаклен уйнаячакбыз. Билгеле, бу сәяхәт хөкүмәт ярдәменнән башка барып чыкмый, ул мәсьәлә республика күләмендә каралыр, хәл ителер дибез.

 

– Финанс авырлыгы сәбәпле, хыялда гына калган гастрольләрегез дә булдымы?

 

– Быел Ташкентка бармакчы идек, чыгымнар күп соралу сәбәпле, ниятебез килеп чыкмады, 4-5 млн. сумлап акча кирәк иде. Анда халык авыр яши, шуңа да билетларны кыйммәт бәядән сатып булмый. Ташкентлыларның матди хәле авыр булганлыктан, анда бару соңгарак күчерелде. Халык кайда яхшы яши, шунда юл тоту гына үзен аклый. Ә менә Уфа тамашачысы безне сагынып көтеп тора, күтәреп ала. Билетлар кыйммәт булса да, халык театрга бик теләп йөри. Аннан бурычларсыз кайтабыз. 

 

– Үзебезнең республика районнарына да чыгасызмы?

 

– Кызганычка каршы, республика районнарында йөрү кимеде. Безнең декорацияләр 14-18 метр озынлыкта эшләнгән, сыеп, алар белән авыл сәхнәсенә кереп булмый.

 

Билет сату системасы да башка бүген. Районнар буйлап зәвыгы булмаган “йолдызлар” йөри. Алар бөтен җирне басып алдылар. Билетларны күпчелек җитәкчеләр сатып алалар да бушлай тараталар. Авылларда халык билет алмаска өйрәнде. Район җитәкчеләре кызыксыну күрсәтсә, билетларны сатуда ярдәм итсә, спектакль куюдан беркайчан баш тартмыйбыз. Әтнә, Актаныш районнарында шулай эшлиләр.

 

– Башка еллар белән чагыштырганда, быел билет бәяләре арттымы?

 

– Билет бәяләре 100-500 сумга кадәр, арттырмадык, чөнки тамашачыларыбыз нигездә аз керемле катлам – пенсионерлар, студентлар, мәктәп укучылары.

 

– Дисклар яздырасызмы?

 

– “Оскар-рекордс” продюсерлык үзәгендә 4 диск чыгардык. Мансур Гыйләҗевнең “Казан егетләре” комедиясен, Зөлфәт Хәкимнең “Карак”, Флорид Бүләковның “Әбиләргә ни җитми?” моңсу комедияләрен сәүдә нокталарыннан сатып алып карарга була.

 

Рәшидә АХМИРОВА.

 

 

ЧЕГӘН ШИКЕЛЛЕ ГЕЛ ЮЛДА

 

17 октябрьдә Түбән Камадагы “Мунча ташы” эстрада театры үзенең 30 нчы сезонын ача. Шул уңайдан алар тамашачыга “Юлчысына күрә мәзәге” дигән өр-яңа сатира-юмор программасын тәкъдим итә. Киләсе елның 1 апрелендә “Мунча ташы” оешуга 30 ел тула.

 

– Юбилейны матур итеп үткәрергә исәп, – дип планнары белән уртаклашты театр җитәкчесе Гамил Әсхәдулла. – Элек бездә эшләп киткән артистларны да чакырырга уйлыйбыз. Аларга истәлекле бүләкләр тапшырсак, күңелле булыр.

 

Театрлар арасында “Мунча ташы” иң күп гастрольгә йөрүчеләрдән санала. Кызыклы тамашаны алар һәр төбәккә барып күрсәтә.

 

– Безне бөтен җирдә беләләр, – дип шатланып әйтте Гамил. – Мәскәү, Санкт-Петербург, Ульяновск, Уфа, Себер якларында чыгыш ясыйбыз. Соңгы елларда федераль Сабан туенда да катнашырга чакыра башладылар. Түбән Камада гына бикләнеп ятсак, тамашачыны югалтабыз. Аннан соң театрны яшәтү максатыннан чегән шикелле гел юлда йөрергә туры килә. Бездә бүген 12 кеше эшли. Шуларның өчесе хатын-кыз.

 

– Сезнең көне-төне гастрольдә йөрүгә гаилә әгъзалары ничек карый? – дим Гамилгә.

 

– Безнең артистлар хатыннарын, ирләрен көйли белә. Хезмәтебезнең халыкка кирәклеген алар  аңлый. Аллага шөкер, килешеп яшибез, – дип җавап бирде ул.

 

 

МАРТТА АЧЫЛЫРБЫЗ ДИП ӨМЕТЛӘНӘМ

 

26 октябрьдә Камал театрында К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры Кәрим Тинчуринның “Сакла, шартламасын” премьерасын күрсәтә. Шул көнне театр  артисты Хәлил Мәхмүтовның 70 яшьлек юбилеен да билгелиләр.

 

– Без 8 августтан ук эшлибез, – дип сөйләде театрның директоры Фәнис Мөсәгыйтов. – 13 октябрьдә Түбән Камада идек. Якын киләчәктә Әлмәт, Чаллы, Кукмара, Арча, Яшел Үзән, Ульяновск якларында гастрольләребез көтелә. Үзебезнең бинада ремонт эшләре төгәлләнмәгәнлектән, еш читкә йөрергә туры килә.

 

– Ремонт эше бик озакка сузылды. Театр кайчан ачылыр икән?

 

– Бу зур эшкә тотыныр алдыннан театрга бер архитектор чакырттык. Реконструкцияләүгә 3 ел вакыт кирәк, дигән иде, дөрес әйткән. Сүтә башлагач, бинаның бик иске икәнен аңладык. Нәтиҗәдә нигезеннән алып түбәсенә кадәр яңартырга туры килде. Элеккеге рәсемнәрне эзләп табып, кабат шуларны стенага төшерделәр. Аллага шөкер, театрның милли йөзен саклап кала алдык. Күптән түгел премьер-министр Рөстәм Миңнеханов акча бүлеп бирде. Тиздән төзелеш эшләре тәмамланачак. Әлегә керү урынын ясыйлар.

 

Репетицияләр сәхнәдә бара. Алла боерса, киләсе елның мартында ачылырбыз дип өметләнәм. Театрдагы 12 кеше мактаулы исем алды. Аны тантаналы рәвештә тапшырырга президент Минтимер Шәймиев та киләчәк. 

 

– Яңа сезонда тамашачыга нинди спектакльләр тәкъдим итәчәксез?

 

– 4 премьера көтелә. Яңа елга хәтле бер комедия, аннан февраль һәм майда шәп спектакльләр сәхнәдә күрсәтеләчәк. Әлегә исемнәрен әйтмим.

 

 

РУХ ХӘЕРЧЕЛЕГЕ КАЙДАН БАШЛАНА?

 

Театрларга йөрисезме? Быелгы яңа сезонда планнарыгыз нинди?” Шундый традицион сорау белән дистәгә якын танышыма мөрәҗәгать иткәч, тәмам аптырашта калдым. Баксаң, аларның күбесенең күптән театр бусагасын атлап кергәне юк икән. Ник?

 

– Бер йөрмәгәч, җыенып чыгып китеп булмый. Акча юклыктан да түгел, ялкаулыктыр.

 

– Шигырь, сәнгать җанлы кеше булсам да, театрга бару турында хыялланырга гына кала, чөнки кайбер көннәрдә ашарга да акча беткән чаклар була.

 

– Өлкән яшьтәге әти-әнием авылда яши, аларны даими тәрбияләп торырга кирәк. Эш көнендә вакыт җитми, ял көннәрендә шунда чабабыз. Театрны бик яратсам да, әлегә дөнья мәшәкатьләреннән арына алмыйм.

 

– Театр артистларын онытканда бер телевизордан карап кына беләбез. Безнең авылларга килмиләр ич алар. Соңгы акчама да барыр идем. 

 

– Өлкән яшьтә булмасам да, дин кешесенә театрга йөрү килешми инде.

 

– Үзем генә яшәгәч, ничектер чыгып китәргә җөрьәт итмим шул. Кичен ялгыз өйгә кайтып керәсе була бит.

 

– Озак вакыт спектакль карамагач, йөрелми шул. Ә бер барсаң, барасы гына килеп тора үзе. Йөрербез әле, Алла боерса, гомер алда бит.

 

– Әй, шул телевизор белән интернетны! Алар мине үзләре яныннан беркая да җибәрмиләр, шулардан аерылып булмый. Анда бөтенесе дә бар кебек.

 

Зифа ЯХОВА.

 

 

ИҢ АКЫЛЛЫ ТӘНКЫЙТЬЧЕ – ХАЛЫК

 

Милли театрлар дәүләт ярдәменнән башка яши алмый, диләр. Ләкин шул ук вакытта халык арасында популяр иҗади коллективлар бар. Берәүләр эшли белә, кемдер юк булып чыга. Продюсер, дистәләгән пьесалар авторы Илфак Шиһаповтан театрларның ни өчен тамашачы җыя алмавы турында фикерләрен сораштырдык.

 

– Илфак, син бер әңгәмәдә “халык театрга  йөри, чөнки әлегә татар киносы юк” дип әйткән идең. Татарча кинофильмнар чыга башлады, профессиональ режиссерлар да төшерә, “Барс-Медиа”, “Оскар-рекордс” иҗат җимешләрен сатуга чыгара. Театрларның тамашачы залларын тутыра алмауларын шуңа бәйләргә мөмкинме?

 

– Бүген халык элеккеге кебек театрга да йөрми, тиешле дәрәҗәдә, сыйфатлы татар киносы да юк. “Алтын мөнбәр” фестивале безнең кинематография нинди хәлдә икәнен ачык күрсәтә. Урысның иң начар фильмнары да дәүләт ярдәме белән төшерелә, моны алар әйтеп кенә бетермиләр дип уйлыйм. Казанда берничә залы булган дистәгә якын кинотеатр бар, кешеләр чират торып билет ала, ләкин анда бер генә татар киносы да күрсәтелми. Татар кино сәнгате җитдилеккә кереп китте. Татар язучылары җиңел жанрны читкә этәреп, мәңгелеккә, киләсе буын аларга Тукайга карасын кебек язалар. Кино белән дә шул ук хәл. Дәүләт акчасына кинорежиссерлар тәнкыйтьчеләрнең мактау сүзен ишетү өчен эпохаль әсәрләр иҗат итә.

 

Халык “Барс-Медиа”, “Оскар-рекордс” чыгарганнарын да, башкасын да “Бу кинодыр” дип уйлап сатып ала. Трагедияме, комедияме, ничә сум икәне мөһим түгел, кино гына булсын! Ләкин соңгы вакытта халыкның күңеле кайта башлады. Татарда клиптан башка берни юк дигән фикер кала. Кинофильм диләр дә, нәтиҗәдә клиплар җыентыгы булып чыга.

 

Кызганычка каршы, театрлар тамашачысын югалта. Югары сәнгать әсәрләре белән халыкны куркытып бетерделәр. Татарга көндәлек ризык кирәк. Ананас, манго бик тәмледер, ләкин көн дә икмәк ашамасак, үзебезне ач кебек хис итәбез. Безнең театрлар үзләренә ошаган, Мәскәү тәнкыйтьчеләренә ярыйбыз дип тамашачыга кирәкмәгән пьесаларны сәхнәләштерәләр.

 

– Татарстанда дистәгә якын дәүләт театры, ләкин барысы да бертавыштан халык тамашаларга йөрми ди. Бердәнбер Буа татар дәүләт драма театры гастрольләрдән кайтып керми, тыгыз график белән эшли. 

 

– Театрларның киләчәге Раил Садри кебек коммерсантлар җитәкчелек иткән мобиль иҗат коллективлар кулында. Аны Мәскәү театрлары күптән отып алды, әнә аларның тамашаларына эләгер өчен чират торалар. Экспериментлар ясарга курыкмыйлар, кеше күңеленә якын әсәрләр сәхнәләштерәләр. Җитди әйберләр белән берсе дә гастрольгә чыгып йөрми. Иҗади зыялылар халыктан ерак тора. Үзләре өчен эшлиләр, бер-берсен мактап, шатланышып яшиләр. Ә иң акыллы тәнкыйтьче –  халык. Күңеленә якын икән, ул билетны сатып ала.

 

“Дәүләт ярдәменнән башка театр яши алмый” дию булдыксызлар сүзе. Моны инкарь итүче – “Мунча ташы”. 30 ел дәвамында алар шыгрым тулы заллар җыя. Халыкны көлдерә дә, шул ук вакытта уйландырырга да мәҗбүр итә. Шуның белән “Мунча ташы” ел дәвамында эшләүче дәүләт театрларын егып сала.

 

СЕЗДӘ НИ ХӘЛЛӘР БАР?

 

Фәридә ИСМӘГЫЙЛЕВА, Әлмәт татар дәүләт драма театры директоры:

 

– 8 октябрьдә Наил Гаетбайның “Кызлар килде авылга” спектакле белән 65 нче театр сезонын ачтык. Икенче көнне тагын бер премьера – “Ир командировкадан кайткач”ны тамашачыга тәкъдим иттек.

 

22 октябрьдә Александр Чернобровкинның “Фәлән-төгән” дигән тәрҗемә әсәренең премьерасы була. Ул коррупциягә каршы көрәш турында бара. 19 ноябрьдә Данил Салиховның “Капчык” спектаклен сәхнәләштерәбез. Яңа елга бер балалар әсәре куярга исәп.

 

Киләсе елның февралендә тамашачы Илгиз Зәйнинең “Туганнар, тумачалар” драмасын карый алачак.

 

Быел репертуарда кризиска каршы спектакльләр урын алды. Кризис булу сәбәпле, сәхнәне яңарта алмыйбыз. Нефтьчеләр бинабызга менә дигән итеп ремонт ясады, ә сәхнә калды. Ул хәзер авария хәлендә диярлек. Аны торгызу өчен 30 миллион сум кирәк. Югыйсә проектыбыз да әзер.

 

Элек кадрларга кытлык кичердек. Хәзер бу мәсьәлә уңай хәл ителде. Быел театрга 5 яшь артист эшкә килде.

 

Хәзер артистларыбыз Буа, Кайбыч, Апас, Чүпрәле, Кама Тамагы якларында гастрольдә йөри. Ноябрьдә Ижауга, аннан Башкортостанның Туймазы шәһәренә барабыз.

 

ТАМАША КЫЛУ КҮПМЕ ТОРА?

 

Камал  театры                                            100-500 сум

Тинчурин театры                                        100-200 сум

Татар яшь тамашачы театры                     100-150 сум

“Әкият” курчак театры                                100-150 сум

Опера һәм балет театры                            100-400 сум

Айдар Галимов концерты                            350-800 сум

Илсөя Бәдретдинова тамашасы                 200-450 сум

DVD-дискта татарча спектакль, фильм       200-400 сум

“Карофильм” кинотеатры                             80-400 сум

 “Чәкчәк” татар дискотекасы                        150-200 сум

 



Ирек мәйданы
№ 16 | 16.10.2009
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»