07.10.2016 Шоу-бизнес
Рамил Закиров "туган ягына" җәяү кайткан! (ВИДЕО)
Эстрадага "Тик син генә" җыры белән килеп кергән яшь, талантлы, тырыш җырчы Рамил Закиров быел үзенең тәүге концертларын тәкъдим итә башлады. Беренче имтиханны Рамил Сарман тамашачысы алдында тоткан. Үзе әйтүенчә, халык аны бик җылы кабул иткән.
- Рамил, моңа кадәр популяр артистларга җырчы буларак ияреп йөрдең, хәзер үзең концертлар куясың. Аермасы сизеләме?
- Әлбәттә, сизелә. Икесе ике төрле әйбер. Хәзер җаваплылык артты дияр идем. Аллага шөкер, тамашачы концертларыма килә, яратып карый. Бүген Азнакайда концерт куябыз. Тамашада җырчы Гөлназ Батталова һәм "Сәйдәш" бию төркеме дә катнаша. Татарстан буйлап гастрольләребез декабрьгә кадәр дәвам итәр дип көтелә. Яңа елдан соң, "Эх, дәрт бар иде" программасын башка төбәкләрдә тәкъдим итәргә исәп.
- Шушы көннәрдә генә "Туган якка" исемле җырыңа клибың дөнья күрде. Күренешләрне кайда төшердегез?
- Үзем Чаллыдан булсам да, туган якка багышланган җырның клибын Мөслимдә төшерергә булдык. "Мөслимгә килегез, бездә бик матур, барысын да оештырабыз, урнаштырабыз", дип күптәннән Мөслимдә клип төшерергә тәкъдим иткәннәр иде. Чынлап та, табигате бик матур икән, яңа парклары бар. Ул якларда беренче тапкыр булдым. Сюжет буенча, туган ягыма машинада кайтып барганда, машинам ватыла. Аны калдырып, кыр-басу, урман, таулар аша йөгерә-йөгерә туган якка, әбием янына кайтам.
- Татар эстрадасына яңалык кертеп, "Артист тормышы" исемле видеоблог ачып җибәрдең. Халык ничек кабул итте, караучылар саны артамы?
- Артист тормышы, аның яшәеше, көнкүреше һәрвакыт халыкта кызыксыну уята. Шул максаттан ачылган "Артист тормышы" видеоблогында тормышымда барган кызыклы вакыйгалар, студиядә иҗат итү процессы күрсәтелә. Аның чыгарылышларын "Вконтакте" челтәрендәге рәсми төркемемдә һәм YouTube сайтында эшләп килүче каналымда күрергә мөмкин. Аллага шөкер, караучылар саны экрен генә булса да, үсә, арта бара. Минемчә, бу - уңай күрсәткеч!
VIDEO