|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.10.2016 Хәвеф-хәтәр
Татарстан трассасында биш автомобиль бәрелешкән (ФОТО)Кичә көндез Татарстанның Югары Ослан районында трассада биш автомобиль бәрелешкән дип хәбәр итә Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте. Трассаның 759 нчы чакрымында «Интернационал» йөк машинасының 52 яшьлек йөртүчесе ремонтка туктаган фураны алдан күрмәгән. Һәлакәт сигнализациясен һәм авария билгесен соң күреп алган һәм ашыгыч рәвештә тормозга баскан. Аның артыннан килгән «Газель», «Шевроле Нива» һәм «Рено» йөк машинасы шулай ук туктарга өлгермәгән һәм бер-берсенә бәрелешкәннәр.
Светлана БЕЛОВА |
Иң күп укылган
|