06.10.2016 Хатлар
Өй салырга кешем юк (ХАТ ЭЗЕННӘН)
Хөрмәтле редакция! Бу хатны сезгә 80 яшьлек әби яза. Олыгайган көнемдә берьялгызым калдым. Йортым җимерек. Өстемә авам дип кенә тора. Җил чыкса да куркам, яңгыр яуса да кот оча. Ярдәм сорар кешем юк. Иремне дә, ике улымны да югалттым. Ә яшәргә кирәк. Минем хәлләрне килеп күрегез әле. Бәлки, бу хакта газетада язма чыккач, ярдәм кулы сузучы табылыр? (Рузалия Якупова, Тукай районы, Бай Бүләк авылы)
Әлеге хатка ачыклык кертү өчен Тукай районына юл тоттык. Бай Бүләк авылын да, Рузалия апаны да тиз таптык. Әллә без киләсен күңеле белән көткән, әллә газиз кешеләре турындагы хатирәләрен яңарту өчен гел янәшәсендә тотамы – Рузалия апаның өстәлендә әтисенең истәлеге булган язулар, улларының төсе итеп сакланган фотосурәтләр ята. Татарстан Президенты Аппаратыннан һәм Тукай районы хакимиятеннән килгән хатлар да кул астында гына.
Бер рәхәт тә күрмәдем
Өлкәннәр бала чакларын, яшь вакытларын сагынып моңсулана. Ә Рузалия ул елларны исенә дә төшерергә теләми. Үзәген өзгән сугыш хатирәләре, әнисез калган ятимлек ачысы аның хәтерендә. “1943 ел иде бу. Әниебез авылда бригадир иде, басуда эшләгән хатыннарның җирен үлчәгән. Ә аннан соң чүмәлә янына чүгәләп йоклап киткән. Бик каты туңган. Температурасы күтәрелеп өйгә кайтканын хәтерлим. Әни аны-моны уйламыйча, яккан мичкә аркасын терәп торган. Шулай итеп үпкәсен пешергән”, – дип искә ала Рузалия апа.
Дәваланып ятарга, хәл алырга ирек бирмиләр. Авыл советы башлыгының сүзе каты була: “Кешеләр сугышта кан коя. Син монда авыртам дип утырасың!” Бәдерҗа апа авыру килеш басуга чыгып китә. Ә бер көнне эштән кайткач, лапаска кереп югала. “Шунда кан косып үлде әни. И еладым инде. Җиде яшьтә ятим калдым. Әнисез калуымны авыр кичердем. Җитмәсә, әни үзе дә ятим иде. Әтием ягыннан әбиләремдә үстем, – дип искә ала Рузалия апа. – Сугыш вакытындагы авырлыклар безнең җилкәгә дә эләкте әле ул. Арба, чана тартып урманга ботак җыярга йөрдек. Аякка кияргә юк. Яланаяк булгач, камыл кадала. Аяклардан кан ага. Ничек сагыныйм мин ул чакларны?”
Балаларның гомере булмады
Әтисе сугыштан исән-сау кайта. Кайткач, башка хатынга өйләнеп яши башлый. Яңа гаиләдә тагын өч кыз туа. Ә Рузалиягә бу йортта урын табылмый. Ул әбисе Сәхибҗамал янында кала. “Буй җиткәч бәхет эзләп читкә чыгып киттем. Соликамск шәһәрендәге хәрби заводка эшкә урнаштым. Озак та үтмәде, әбиемнең авырып китүе турында хәбәре килде. Аны тәрбияләр өчен кире туган якка кайтып киттем, – дип сөйли ул. – Кияүгә чыктым, ике балабыз туды. Тик ирем Илгизәрнең генә гомере кыска булды. 50 яшендә үлеп китте. 29 ел буе комбайнчы, тракторчы булып эшләде. Әмма тырыш хезмәте бәяләнми калды, үзе исән чакта хөрмәтен күрә алмады. Балаларның да бәхете булмады. Илшат улым 18 яше тулып киткәч, Әфган сугышына барып керде. Күпне күрде ул. Әллә күңелдәге яралар үзен сиздердеме, 42 яшендә мәңгелеккә күзләрен йомды. Илназ улым үз-үзенә кул салды”.
Акчасыз түгел идек
Заманында Рузалия апаларның да кассада акчасы күп булган. “Икешәр бүлмәле биш фатирлык яки ун трактор алырлык акчабыз бар иде. Аны безгә дәүләт бер мотоблок алырлык итеп кенә кайтарып бирде. Менә шулай итеп гомер буе җыйган акчабыз янып юкка чыкты. Иремнән бер истәлек булып 75 елгы “Москвич” машинасы калды. Әле дә файдасы тия. Җәй көне аның эчендә чебиләр үстерәм. Каралты-курам да җимерелеп бетте инде. Булышыр кешем генә юк. Пенсиям яшәр өчен җитеп кенә бара. Утка-суга, газга түлим. Калганын ашарга тотам. Әле ярый, мәрхәмәтле авылдашларым бар. Сәдака кертеп торалар”,– ди Рузалия апа.
Кемгә барып егылырга?
“Әтиемнең икенче гаиләдән туган кызлары белән дус булып яшәдек. Ясирә исемлесе гел сүз саен: “Апа, кайгырма. Картайгач, үзем карыйм мин сине”,– ди торган иде. Тик гомере генә булмады. Уйламаган-көтмәгәндә үлде дә китте. Икенче сеңлем Теләнче Тамакта яши, өченчесе Апас районына ук китеп урнашты. Аларның үз гаиләсе, үз мәшәкате. Ничек итеп аларга барып сыеныйм соң? Бар өметем дәүләттә минем. Җиңүнең 70 еллыгын каршылаганда, йортымны килеп карадылар. Яшәргә яраксыз, дип киттеләр. Әфган сугышында катнашкан улым өчен фатир бирмәсләрме дип документлар җыйган идем. Тик булмады. Ярдәм сорап Татарстан Президентына ике тапкыр хат яздым. Ул хат аңа барып та җитмәгәндер инде. Кире Тукай районына җибәргәннәр. Ә андагыларның җавабы бер: “Сезгә фатир тиеш түгел. Хезмәт ветераны исеменә лаеклы кешегә өй сатып алу өчен акча каралмаган”. Өем бик иске бит. Үзегез күрдегез менә. 1963 елгы йорт бу. Урман кисеп алган идем. Бер диләнке кискәнгә 5 куб метр агач бирделәр. Илшат улым исән чагында йортны рәтли дә башлаган иде. Янкорма төзим дип блоклар да кайтартты. Тик эшен ахырына җиткерә алмады”, – ди Рузалия апа.
Анда бармыйм инде мин
Йорт тирәләрен бергәләп карап чыктык. Нигезе череп беткән, йортның җимерелергә торганын үзебез дә күрдек. Ә өй эчендә, җылы яңгыр булса, душ керерлек икән. Түбә җимерелеп, искереп беткән. “Беркая да барасым килми. Туган авылымнан, нигеземнән аерылмыйм. Шушы йортымны бераз ремонтлап бирсәләр иде, – дип өметләнә Рузалия апа. – Картлар йортымы? Юк, кызым. Анда бармыйм инде мин”.
Бай Бүләк авылыннан соң Яңа Бүләккә дә сугылып чыктык. Андагы әбиләр Рузалия апаның хәлен бик яхшы белә икән. “Яшьтән рәхәт күрмәде. Ятимлектә үсте. Балалары да кыска гомерле булды шул. Йорты җимерек, яңгыр яуса, су үтә, барыр җире дә юк бит”, – ди алар.
Әлеге мәсьәләгә ачыклык кертү өчен Тукай районы хакимияте башлыгы урынбасары Рөстәм Закировка мөрәҗәгать иттек:
– Рузалия Якупова республика программасы буенча торак шартларын яхшырту өчен 2013 елда чиратка баскан. Ул 55нче булып тора. Районның үзендә аерым программалар юк. Без авылга кайтучы яшьләргә йорт салу һәм социаль ипотека буенча гына эшлибез. Рузалия апаның “кайнар нокта”да хезмәт иткән улы исән түгел. Исән булса, аңа фатир бирелер иде. Чиратта торучы кайбер кешеләрнең торак шартлары Рузалия апаныкыннан да начаррак әле.