поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
06.10.2016 Мәдәният

Италиядә кемнең җырын җырлыйлар? (ИНТЕРВЬЮ)

Филүс Шәнгәрәев Башкортстан якларыннан, ә җырлары исә Италиягә кадәр барып җиткән. Интернет танылуга мөмкинлекләр ача гына. Алай да ул туган нигезеннән беркая да китәргә җыенмый. Юкка гына “безнең яклар бик матур, сокланырлык, читтән килгән кунаклар гашыйк булып кайтып китәләр” дип мактанып әйтми. Туган ягына Филүс Шәнгәрәев бер генә җыр багышламаган, ләкин күңелендәге ярату хисләрен иҗатында күбрәк чагылдыра. Кызыксынулар “Тик сиңа” җырына барып тоташа. Тыңлаучыларның хуплавын алган җыр ничек туган икән соң?

— Һәр җырның үз тарихы бар диләр, “Тик сиңа” җырын иҗат итәргә нәрсә этәргеч бирде?
— Ул җырның тарихы бик кызык. Ике-өч ай элек, йокларга ятканда колак төбендә бер көй яңгыраган кебек булды. Мин башында аңламый тордым, нинди көй бу дип. Кайдадыр ишеткәнем дә бар шикелле иде. Бәлки, яңа җырдыр дигән фикер дә керде . Көе истә чакта тиз генә диктофонга яздыртып куйдым. Җыр булсын өчен сүзләр дә кирәк бит дип, үзалдыма көйләп йөри торгач, бер куплеты да барлыкка килде. Беренче тапкыр әлеге җырны тормыш иптәшемә ишеттердем. Махсус, “бу җырны беләсеңме?” дип тә сораган булдым. Хатыным да, дусларым да тәүге кабат ишетүләрен искәрткәч, җырны яздырырга карар кылдым.
— Җырны тыңлаучылар ошатты дип кенә әйтү кимрәк булыр.
— Җырны мактап бик күп язалар, чыннан да, тыңлаучыларга хуш килде. Алай гына да түгел, җыр Италиягә үк китте. Үзебезнең якташ башкаручы репертуарына сорап алды. Ул исә бүгенге көндә Венециядә яши. Җырымның еракка танылуына мин эчкерсез шатланам.
— Кайчаннан иҗат белән шөгыльләнә башладың?
— Мәктәп елларыннан җырлыйм, бәйрәмнәрдә чыгыш ясый идем. Мәктәпне тәмамлагач, армия сафларында йөреп кайттым, ә армиядән соң Себер якларына  – Ноябрьск шәһәренә юнәлдем. Анда сәнгать сөючеләр белән бергә  “Яшьлек” ансамбле концертларында чыгыш ясый башладым. Күрше шәһәрләргә дә тамашалар куярга йөрдек.
— Тамашачылар еш мактыймы?
— Мактау сүзләре еш ишетелә. Иҗатым белән интернет аша танышып барганнар үз теләкләрен, фикерләрен гел җиткереп тора.
— Беренче җырны башкарырга ничек тәвәкәлләдең?
— 2006 нчы елда Себердән Уфага кайттык. Күченгәннән бирле сәхнәдә еш күренгәнем булмады. Матур, мәгънәле җыр башкарырга күптән хыялланып йөрдем. Кызыксынуым авторлар белән элемтәгә чыгарга этәргеч бирде.  Гөлнара Рәшитова иҗат иткән “Максатыңа иреш” дигән беренче җырымны яздырттым. Күрәсең, мин ул җырның кәефен тамашачыга аңлатып җиткерә алмаганмын, кызганыч, җыр үз тыңлаучысын тапмады. 2015 елның декабрь аенда интернет челтәре аша Оксана Ильюп белән таныштым. Оксана белән иҗат турында сөйләшә башладык та, ул бер яхшы җыр тәкъдим итте. Ул җыр “Мин сине сөйгәнмен күптәннән” дип атала иде. Бер тыңлауда ук ошаттым. Яздыруга ук интернет челтәрендәге сәхифәмә элеп куйдым. Җыр үз тыңлаучыларын тапты, бик күп мактау сүзләре яздылар. Шуннан соң мин җырлауның тәмен, ләззәтен тоя башладым. Шагыйрьләр һәм композиторлар игътибар итә, Татарстаннан да күп җырлар килә.
— Яраткан авторларың бармы?
— Миңа җырларны Галия Сафиуллина, Айгөл Вәлиуллина, Фәнәвис Дәүләтбаев, Наил Сөләйманов һәм Хәмид Мәткәримов иҗат итә. Аларга бик зур рәхмәтлемен, бик матур җырлар язып бирделәр. Минем белән эшли торган барлык авторлар да мактау сүзләренә лаек. Җырларны темага карап, бәйрәмнәргә туры китереп сайламыйм. Әгәр бер тыңлауда күңелгә хуш килсә – алам. Тагын шуны ассызыклыйсым килә, җырның көе минем өчен беренче урында.
— Мәхәббәт турындагы җырларны кемгә багышлап җырлыйсың?
— Җырларымны мин бары тормыш иптәшемә багышлап язам һәм башкарам. Яратканыма булган барлык хисләр җырның сүзләрендә әйтелә.
— “Максатыңа иреш” дип җырлыйсың, ә үзең тормышта яулаган үрләреңнең кайсысы белән горурланасың?
— Минем горурланырлык гаиләм бар: яраткан хатыным һәм өч кызым. Алар белән бергә булуым минем өчен иң зур бәхет.


Фотолар шәхси архивтан алынды.


Гөлшат МИНГАЗИЗОВА
Gong-TV
№ --- | 06.10.2016
Gong-TV печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»