|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.10.2016 Хәвеф-хәтәр
Автостоп белән сәяхәт итүче татар егете Рәйхан Халитов авыр хәлдә комада ятаДөньяда шаккатыргыч, акылга сыймаслык адымга баручы һәм кайвакыт хәтта гомерен куркыныч астына куючы кешеләр бар. Рәйхан Халитов - әнә шундыйлардан. Ул үзенең мотоциклына утырып, дөнья буйлап автостоп белән сәяхәт итәргә чыгып киткән иде. Һиндстанга хәтле барып җиткән атаклы татар блогеры юл һәлакәтенә очрап, хәзерге вакытта авыр хәлдә комада ята, дип хәбәр итәләр «ВКонтакте» сайтында. Рәйханның сеңлесе үзенең битендә абыйсының хәле авыр булуын, аңа ярдәм итәр өчен ашыгыч рәвештә акча җыюларын язып чыккан. Моңа кадәр язган идек: “Мин дүрт сәгать алдарак яшим,”- ди "попутка" белән 6 илне гизгән Казан егете Рәйхан Халитов
--- |
Иң күп укылган
|