|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.10.2016 Шоу-бизнес
Бәширә Насыйрова үзенә "Галкин" тапкан!Пугачева белән Галкинга ияреп, алар да хәзер бергә! Бу сүзләр Венера Ганиева белән Данир Сабиров яки Хәмдүнә Тимергалиева белән Мөнир Рахмаев турында түгел. Сәхнәдә яңа иҗади тандем барлыкка килде! Татарстанның атказанган артисты Бәширә Насыйрова белән яшь җырчы Алмаз Хәсәнов уртак концерт оештырырга булган. – Алмаз Хәсәновның җырлавын ишеткәч тә, тавышына гашыйк булдым. Алмаз җырны профессиональ дәрәҗәдә башкара, аның тавыш мөмкинлекләре зур. Үзе дә бик чибәр егет ул. Башта бу талантлы егетне концертларымда чыгыш ясарга чакырдым. Ә күптән түгел Алмаз "Бәширә апа, сезнең белән эшләве җайлы, рәхәт", – дип уртак концертлар оештырырга тәкъдим итте. Шулай итеп, "Бергә, бергә" исемле яңа программа барлыкка килде, – дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Бәширә ханым.
Эльвира ШАКИРОВА |
Иң күп укылган
|