поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
03.10.2016 Җәмгыять

«Минем әби юк, а «двани» бар!»

Беренче сыйныфта укытучы апасы татар теле дәресе үткәрә: темасы – «Гаилә». Ул укучылардан өйләрендә кемнәр яшәве турында сорау бирә. Барлык укучылар да яхшы гына җавап бирә, тик урыс телле Айрат кына кулын күтәрми. Укытучы апа: «Айрат, синең әбиең һәм бабаң бармы?» – дип сорый. «Минем эби юк, а «двани» бар. Ещё дома «двати» бар, у него аяк аурта, плохо ходит», – ди. Менә сиңа мә!

Айратның әти-әнисе баласына «әби», «бабай» дип өйрәтәсе урынга, «дәү әти», «дәү әни» дип әйткәннәр, ә урыс телле Айрат аларны «двати» һәм «двани» дип йөри, аларны үзенең бабасы һәм әбисе дип тә белми...

Балаларның әти-әниләре эшкә киткәннән соң, аларны әби белән бабай алыштыра. Алар онык тәрбияләүне «мактаулы вазифа», дип йөртәләр. Ә бабай һәм әби турында кайгыртучылар бармы соң? Алар үзләре дә күп нәрсәләргә мохтаҗ бит!

Пенсиягә чыгу, сәламәтлекнең какшавы, физик көчсезлек, әңгәмәдәшләрнең кимүе – болар барысы да карт кешеләрнең яшәү ритмын тамырдан үзгәртә. Карт һәм өлкән кешеләрнең дә төрлесе бар. Алар арасында тормышка уңай карашын югалтмаган, актив, энергияле, җәмгыятькә файда китерүче кешеләр дә байтак.

Дөньяда соңгы вакытларда өлкән кешеләрнең артуы сизелә, бу бигрәк тә ­Россия һәм Көнбатыш Европага хас күренеш. Күп илләрдә картларга һәм өлкән кешеләргә җиңеллек тудыру өчен күп эшләр башкаралар. Беренче чиратта, ул сәламәтлек саклау өлкәсенә карый. Гомер озынлыгы алдынгы илләрдә 80не уза, ә безнең якларда ирләрнең күбесе 60 яшькә дә җитә алмый (ягъни, пенсиягә дә чыгып өлгерә алмый, китеп бара.

1984 елда Берләшкән милләтләр оешмасының Бөтендөнья ассамблеясендә төрле илләр өлкән яшьтәгеләрнең сәламәтлеген саклау, аларга максималь уңайлыклар тудыру, аларның тормышын җәмгыятьнең бер өлеше итеп карау буенча махсус резолюция кабул итте. Россия­дә «Өлкән буын» исемле максатчан программа бар. Социаль хезмәт күрсәтү кысаларында, социаль-көнкүреш ярдәме һәм әхлак-психологик ярдәм хезмәте эшләп килә. Социаль хезмәт күрсәтү «Гражданнарга, инвалидларга, өлкән яшьтәгеләргә социаль ярдәм күрсәтү» исемле закон нигезендә башкарыла. Ул берничә төрле формада булырга мөмкин. Өйдә, тернәкләндерү үзәкләрендә, пансионатларда, интернатларда, өлкәннәр өчен махсус үзәкләрдә хезмәт күрсәтелә. Яхшы функциональ хәле өлкән кешеләрнең лаеклы картлыгын билгели.
Һәр кешенең тормышында ике мөһим вакыйга бар, диләр. Берсе аның баласы туган вакытта булса, икенчесе – кайгыртучан ата-ана булуында, дип әйтәләр. Әби булуны хатын-кызлар җиңел кичерә, алар -үз оныкларын шатланып тәрбияләргә әзер. Бабайларга авыррак, чөнки аларга яңа үзгәрешләргә күнегү өчен күпмедер вакыт кирәк. Оныкларга чынлап торып ияләшкәннән соң, алар ансыз тора алмый башлыйлар. Онык малай булса, бигрәк тә! Аны техника белән таныштыру, төрле җирләргә сәяхәт иттерү һ.б. бабайлар чын күңелдән башкара. Шул оныкларда ул үзенең тыныч картлыгын күрә, алар өчен генә яши башлый. Әби һәм бабай оныкларын үз балаларына караганда да ныграк яраталар һәм аны тәрбияләгәндә үзләренең яшь чагында җибәргән хаталарын кабатламаска тырышалар.

Татар баласына милли һәм дини тәрбия дә кирәк.Бу эшне, әлбәттә, әби һәм бабай оста башкара, чөнки тормыш тәҗрибәсе җитәрлек, күп нәрсәне дә аңлы рәвештә үтиләр. Балага милли тәрбия бирсәң, ул үзенең туган җиренең сакчысы да, туган телен, гореф-гадәтләрне саклаучы да булып үсә. Әби-бабай үзенең оныгын үзләре якты дөньядан китеп барганнан соң да, догачы итеп тә күрә бит әле...


Нияз БИШБАЛТА, Казан
Шәһри Казан
№ --- | 03.10.2016
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»