|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.09.2016 Җәмгыять
Тәбрис Яруллиннның кызы туды (ФОТО)«Бөтендөнья татар яшьләре форумы» форумы рәисе Тәбрис Яруллинның узган төндә кызы туган. Төнге 2.44 сәгатьтә ул социаль челтәрдәге битендә сөенече белән уртаклашты. Әниләре Тәбриснең улы Ризаетдинга сеңел алып кайткан. "Дуслар!!! Без кызчык-йолдызчыклы булдык! Бер сәгать кулдан төшерә алмыйча интектем, үзе кечкенә, үзе мышнап ята, күзләре яшел, чәче бөдрә һәм озын! Күңлем тагын да нечкәрде, Ходайга һәм Сәйдәшемә мең рәхмәт!", дип язып куйган Тәбрис Вконтакте челтәрендәге шәхси битенә. Без дә Тәбриснең һәм аның гаиләсенең шатлыгын уртаклашабыз һәм котлауларга кушылабыз!
--- |
Иң күп укылган
|