поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
01.10.2016 Мәдәният

Мондый тамаша күргәнебез юк иде әле (ФОТО)

Самарада милли эстрадабызның иң популяр җырчыларының берсе - Радик Юльякшинның зур концерты булып узды. Җырларын рус, татар һәм башкорт телләрендә башкаручы бу артист соңгы вакытларда яшьләр арасында Элвин Грей псевдонимы астында да танылды. Ул автор-башкаручы да, элеккеге халык җырларына оста аранжировкалар ясап, аларга яңа төсмер бирүче искиткеч музыкант та.

Самараның Киров мәйданындагы Мәдәният сараенда үткән бу концерт лазер-шоу белән башланды. Мондый масштаблы тамашага әле өйрәнмәгән самаралылар “аһ!” иттеләр.

Җырчы ихласлыгы, искиткеч матур тавышы белән таң калдырды. Аңардан шул кадәр энергия бөреп тора, хәтта урыныңнан торып, биисе килә башлый.

Радик Юльякшин инде таныш җырларны да, әле сәхнәдән яңгырамаганнарын да  башкарды. Ә инде хитка әверелгән «Елама, ярсыма» җырын бөтен зал аңа кушылып җырлады. Яшь музыкантлар Тимур Спб һәм Zip92 (Ион Зегря) белән бергә башкарган рэп алкышларга күмелде.  

Сюрпризсыз да булмады. Радик сәхнәгә егет белән кызны чакырып чыгарды. Алар җырчыга кушылып биеделәр, ә соңыннан егет (Илфат Гарифуллин) сөйгәненә (Зарина Шакирова) үзенә кияүгә чыгарга тәкъдим ясады. Кыз, әлбәттә, риза булды!

Самаралылар Радикны чәчәкләргә, бүләкләргә күмделәр. Иң беренчеләрдән булып сәхнәгә “Ыргыз” башкорт газетасы мөхәррире Сәлимә Краснова-Игенбетова күтәрелде. Ул җырчыга Самарага килүе өчен рәхмәт белдерде, татлы бүләкләр тапшырды. Татар яшьләре активисты Румил Шәрипов та: «Син безгә бүген бәйрәм ясадың! Сиңа бик шатбыз!» - дип, Юльякшинны татар һәм башкорт аудиториясе исеменнән сәламләп, иҗатында уңышлар теләде.

Ә 5 яшьлек Алия барысын да уздырды. Ул Радик Юльякшинның иҗатына гашыйк булуын әйтте, җырчы аңа бергәләп җырларга тәкъдим иткәч тә югалып калмады, аның белән бергә «Девочка моя» җырын башкарды. Бу концертның иң дулкынландыргыч мизгеле булгандыр, мөгаен. Зал аларны алкышларга күмде.

Соңыннан кызның әнисе Венера Гарифова: «Алия бу чараны бер ел буе көтте, әзерләнде. “Сәхнәгә буш кул белән чыгарга ярамый”, - дип бүләк тә сатып алдык. Кызым Elvin Grey белән җырларга күптән хыяллана иде, инде, ниһаять, аның теләге тормышка ашты һәм бу кичтә Алиябез иң бәхетлеләрдән булгандыр”, - дип сөйләде.

Радик Юльякшин концертны «Саллар ага» җыры белән тәмамлады. Бу вакытта бөтен зал торып басты һәм бии башлады. Җырчы саубуллашып, сәхнә артына кереп киткәч тә, тамашачылар яратып өлгергән артистны җибәрәселәре килмәде: «Радик, сәхнәгә чык!» дип кычкырып, кабат чыгардылар. Бераз көттереп булса да, ул иҗатына гашыйк булучылар янына чыкты һәм алар белән истәлеккә фотога төште.

Ә тамашачылар әле озак вакыт үзара хисләре белән уртаклашып тордылар:

“Радикның Самарага килүен ничә еллар көттем бит мин! Яраткан җырчыма пирожныйлар, үз кулларым белән ясаган бүләкләр тапшырдым.
Концерт бик шәп булды! Халык концертны, гадәттәгечә, тыныч кына карап утыра алмады, беренче җырдан ук җырлап, биеп күңел ачты. Ул чын шоу буларак үтте. Радик, Самара сине ярата! Тагын кил безгә!” - дип сөйләде Алия Емелина.

Альбина Ногманова да: “Концерттан соң әле берничә көн үз хәлемә кайта алмый йөрдем. Бу искиткеч тамаша булды! Радик үзенең энергиясен башкаларга да бүләк итә, аныкы кебек үзенчәлекле тавышны ишеткәнем юк иде әле. Ул зур талант иясе! Радикка һәм аның төркеменә уңышлар телим!” - дип кичерешләре белән уртаклашты.

Самарада Радик Юльякшин иҗатына мөкиббән кешеләр байтак икән. Димәк, ул шәһәребезгә тагын концерт белән килсә, залда бер генә буш урын да булмаячак.

Радик Юльякшин «Мин-Артист»-2013 Бөтен¬россия конкурсының “Тамашачының яраткан артисты” номинациясендә, «Выбор Бриллиант-Медиа», «Хит-прорыв» бәйгеләре җиңүчесе.  2006 - 2011 елларда Башкортостанның ел җырчысы номинациясенә ия булган, Татарстанның “Туган Тел” телеканалы юрамасы буенча «ХИТ – 2012» һәм “Баш-кортстанның ел хиты – 2012» номинацияләрендә Гран-при алган, ә 2014 елда Россиянең бик күп популяр җырчылары катнашындагы Григорий Лепс бәйгесендә җиңеп чыккан.

 


Гөлнур МУСИНА, автор фотолары
Бердәмлек
№ --- | 30.09.2016
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»