поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
17.10.2009 Ир белән хатын

СӨЮ – МӘҢГЕЛЕК

Алар икесе дә халкыбызның мәшһүр затлары. Хәйдәр Бигичев – Татарстанның халык, РСФСРның атказанган артисты, Зөһрә Сәхәбиева – Татарстанның халык артисткасы. Аларның бөтен гомере сәнгатькә, халыкка хезмәт итүгә багышланган, шуңа халыкның да аларны үз итүе, үз итеп кенә тормыш-яшәешен белергә теләве һич гаҗәп түгелдер. Бу хатлар гаиләнең нигезе мәхәббәттән салынса гына адәм баласын үзе теләгән чиксез биеклеккә күтәрә алуына инандыра. Үлемне кат-кат җиңә алуына да... Моннан 11ел элек Зөһрә апага, гаиләгә һәм татар халкына коточкыч олы хәсрәт булып килгән соңгы очракны исәпкә алмаганда, әлбәттә...

Шулай да Бөек Иҗат мәңгелек! Ул җырларда яши.

Сөю-мәңгелек! Ул йөрәкләрдә яши. Һәм хатларда...

 

Инде сүзне ике яшь йөрәкнең бергәләп, Зөһрә апаның әти-әнисенә язган хатларыннан башлыйсы килә.

 

Сәлам Казаннан!

 

Исәнмесез кадерле әтием, әнием! Күп сәламнәр белән сагынып хат язучы кызыгыз Зөһрә дип белерсез. Язасы сүзләргә килгәндә мин үзем исән-сау, Аллага шөкер.

 

Әтием, Әнием! Экзаменнардан соң, эшкә кадәр кайтып китәрмен дигән идем, булмады инде, ачуланмагыз, обком комсомола чакыртты да Казан тирәсендәге алдынгы колхозларга ун концерт билгеләде. Каршы килә алмадым инде, өйдә әле булышырга кайтучылар да булгач... 14-15-ләреннән безнең концертлар башланырга тиеш. Анысы үзебез өчен, тегеләре бесплатный. Әнием, теләп тор, яхшы гына йөреп кайтсыннар иде, дип. Концертлардан соң кайтырмын, бу юлы пожалуй үзем генә кайтмамын... Минем монда Хәйдәр исемле бер дустым бар, без аның белән күп уйладык та, август аенда безгә кайтырга булдык, сез каршы килмәссез дип уйлыйбыз.

 

Исәнмесез, хөрмәтле Котдус абый һәм Миңлегөл апа!

 

Сәлам белән сезгә сәламәтлек, озын гомер теләп калучы Хәйдәр. Сез мине оныткансыздыр инде, мин бер тапкыр сездә булган идем. Вакыт бик тиз үтеп китә икән ул...

 

Минем бер бик зур үтенечем бар, бу эшне хат аша конечно решать итәргә дә яхшы түгел, гаеп итмәссез дип уйлыйм. Мин сездән Зөһрәнең кулын сорар идем һәм сезгә Әти, Әни дип әйтер идем.  Гафу итегез.

Хәйдәр.

Июнь , 1975.

 

Ә 1975 елның август аенда кыз ягында яшьләрнең никах туе үтә.

 

Зөһрәм, исәнме!

 

Мин бик әйбәт кайтып җиттем. Вагонга кергәч үк ятып, иртән генә тордым, арыганмын бик. Әни ашлар пешереп ята иде кунакларга. Рәйханәнең /Х.Бигичевның сеңелесе – авт./ кызы бар, шул сәбәпле бал белән чәйгә чакырганнар. Бик шатланганнар.

 

Зөһрәм, аягым бик шеште, мин аны, дурак, мунчада пешергәнмен, салкын су белән бәйләп чабынырга кирәк булган. Инде ятып кына торам, сиңа да яткан килеш кенә язам, басарга да бирми, шеше өскә таба китте, кичә температурам күтәрелде, туңып яттым.

 

Я, синең хәлләрең ничек? Мин, Алла кушса, 23 ләрендә Мәскәүгә Әхмәт /Х.Бигичевның энесе/ белән китәрмен.

 

Тагын ни языйм, үскәнем?

Хуш, сау бул, йөрәгем.

Хәйдәрең.

 

* * *

 

Исәнме, минем Зөһрәм!

 

Сәлам белән сине юксынып, сагынып калучы Хәйдәрең мин. Хатыңны алдым, рәхмәт. Укып, хәлләреңне белеп бик шатландым. Минем хәлне сорасаң, шулай үтә көннәрем... Аңлатып тормыйм, үзең беләсең, йөрәгем. Син киткәнне бирле, состояние бер дә үзгәрми. Йөрәк сикерә. Калтыратып тора. Кәефем бер дә юк, Зөһрәм. Кичә мунчага кергән идем, идәндә көчкә утырып тордым. Йөрәк тәмам беткән икән... Гел тирләтеп кенә тора. Куллар калтырый. Инде исем китеп тора: нәрсәдәндер бу, черт возьми? Неужели армиядә терекөмеш эләкте икән? /Бу турыда кемгә дә әйтә күрмә, прошу!/ Башка нәрсә булса, болай сузылмас иде бит инде. Син прости, Зөһрәм, бу сүзләремә; ничек тә шатландыра алмыйм, гел кайгыда гына тотам үзеңне. Менә куллар калтырый башлады... Ну ничего! Миннән барысына да сәлам әйт. Театрда эшләр ничек бара, шуларны яз! Эх, җырлыйсы килә! Неужели җырлап булмас икән инде?!

 

Мин сине бик сагындым, Зөһрәм! Яратам мин сине, маем, бик яратам, мескенем!

 

Бүген радиодан "Муса" операсын бирделәр, шуны тыңлап җылый башладым... Күңелем нечкәреп китте... Миңа бик күңелсез. Синең карга язып киткән сүзләреңне дә кар күмеп киткән. /Зөһрәсе карга "Мин сине яратам!" дип язып калдыра – авт./ Һәрвакыт шунда басып тора идем, бүген чыгуыма берни дә юк иде инде...

 

Хуш, сау бул!

 

1976.

 

Хәйдәр Бигичев авыру хәлендә консерваториядә укуын дәвам итәр өчен авылыннан Казанга килә. Казан табиблары берничә ел буена җырчының авыру сәбәбен эзлиләр, тик нәтиҗә генә күренми. Ниһаять, табиблар аңа Мәскәүгә, Мясников исемендәге кардиология фәнни-тикшеренү институтына юллама бирәләр. Хәйдәр зур өметләр белән башкалага юл тота.

 

Исәнме, йомры күзем!

 

Хәйдәрем, мин бүген бик иртә, сәгать биштә концертлардан кайтып төштем. Кайтып кердем, гел син өйдә кебек. Сәгать алтыда Әхмәтләргә шалтыраттым. Инде сиңа хат язып утырам. Без бүген Барсик /вакытлыча яшәп торган фатир хуҗасының песие – авт./ белән бөтен фотоларны карап чыктык. Ул янымда ятып торды, мин синең рәсемнәреңне үптем... Алла боерса, тиздән үзеңне үбәчәкмен бит...

 

Сиңа бөтенесе-бөтенесе бик күп итеп сәлам әйттеләр. Баянист Азат особо итеп, миннән һава-а хәтле итеп сәлам әйт Хәйдәргә, ди. Каникулдан килгәч, мин аңа теге лентаны язып җибәрәм әле, ди. Вот Хәйдәр җырчы ул , вот настоящий мужчина ул, дип сине гел теленнән төшерми.

 

Кадерлем, батыр бул, тыныч бул! Врачларның нервыларына тимә, алар үзләре белеп, үз вакытлары белән барысын да эшләрләр, Алла боерса.

 

Мин сине гел янымда дип хис итәм. Сине бик яратам, йөрәк парәм. Мин сине гел яратып кына торырмын.

 

Минем өчен борчылма, алтыным; үз хәлеңне яз.

 

Үбеп, Зөһрәң.

31.01.1977

 

* * *

 

Исәнме минем гомеремдә иң якын һәм иң яраткан, һәрвакыт күз алдымда торучы кешем, Зөһрәм!

 

Менә сиңа беренче хатымны язам. Ровно бер көн үтте синнән аерылганга, маем. Бик сагынам, бик сагынам сине. Күзләремә яшем тулып сиңа язам. Үземне авыру дип хис итүе бик авыр, шуңарга һич күнә дә алмам, син бит мине беләсең. Бүген анализлар алдылар. Бар да яхшы булса иде, Ходаем. Иреккә чыгасым килә.

 

Үзең ничек кайтып җиттең, маем? Жәлләдем үзеңне. Акча да калдыргансың икән, рәхмәт, маем. Үзең нишләрсең инде?

 

Палатада без ун кеше. Монда все почечники, у всех давление. Нигәдер бик куркыта, маем. Яшисе килә! Сәламәт булып яшисе килә. Дүшәмбе аортография эшлибез диделәр. Давлением югары, ике йөзләр. Зав.отделением үзе кереп-кереп карый, ял көннәрендә дә килеп карады. Ятып кына торырга кушалар.

 

Кичә Әхмәт, Наил, Мөнирә апалар килде. Бик волновался. Минем дә кайтып китәсем, синең яныңа очасым килде. Бар да яхшы булса иде, Ходаем. Шатланышып яшәр идек. Үзең ничек яшисең, маем? Сиңа гел кайгы-хәсрәт кенә китердем инде, гафу ит мине.

 

Хуш, минем күбәләгем,

Синең кунган гөлләреңә

Кунар минем хисләрем.

Хат яз, маем!

 

Мәскәү. Мясников исемендәге кардиология институты.

 

Хәйдәр

29.01.1977.

 

* * *

 

 

Исәнме, минем дөньяда иң кадерле кешем!

 

Хәйдәрем, йөрәгем, бүген синең хатыңны алдым. Хатыңны алгач ничек шатланганымны язып тормыйм. Я очень тронута твоими словами, но я должна чуть-чуть поругать – ты за меня не переживай, ладно, и вообще не переживай! Подумаешь, ты меня огорчил, бергә булгач, бергә була инде ул, шатлыгы да, борчуы да. Менә терелерсең, Алла боерса, бар кайгыбыз бетәр, синең белән миннән бәхетле кеше дә булмас. Палатаңда гипертониклар ятса соң! Мин күз алдыма китерәм инде, аларга карап синең нинди катастрофически настроениегә кергәнеңне. Алай булма! Врачлар сине терелткәнче тырышырлар, Алла боерса. Больницада яту була торган хәл инде, түз, бәгърем! Әгәр операция ясарга булсалар, мин синең яныңда булырмын, үзем ухаживать итәрмен.

 

Минем өчен борчылма, все нормально, акчам да бар. Пока репетицияләргә йөрим, ничек булып чыгар. Сара апа /композитор С.Садыйкова – авт./ бик канатланып йөри инде, син баргач, мине шул шатландыра, дип. Кичә апага кереп чыктым, кун инде миндә генә дигән иде, сәгать унынчы булса да кайтып киттем, икебезнең бүлмәбезгә, өйгә кайтып йоклыйсым килде, синнән ерагаермын, сиңа начарлык эшләрмен кебек тоелды.

 

Нияз Курамшевич сораштыра, берәр хәбәр булса, сразу миңа шалтырат, ди.

 

Хәйдәрем, мин бит сине өзелеп яратам, йомры күзем минем, бәгырь кисәгем! Тиздән шатлыкта күрешергә язсын!

 

Зөһрәң.

2.02.1978.

 

* * *

 

Исәнме, йөрәгем!

 

Рәхмәт, маем, килгәнең өчен!

 

Күптән түгел миңа перевязка ясадылар, шлангны алдылар. Врачлар да карады. Мин сораштым. Лимон зурлыгындагы опухль диделәр надпочечникта. Ике сәгатьтән артык барган операция. Пока давление дә күтәрелеп тора. Ун көннән нормально булыр, Алла кушса. Хәл яхшы, куллар да калтырамый инде. Яткан килеш язарга авыр.

 

Хәйдәр.

9.03.1978.

 

* * *

 

Кадерлем, исәнме?

 

Сиңа барыбыздан да бик күп сәлам! Әти белән әни Халидәләргә киттеләр әле. Аннан Халидәдән Равил шалтыратты, хәлеңне белергә әти белән әни килеп җитте, диде. Алексей Михайлович /палатадашы – авт./ кичә дә, бүген дә звонить итеп шатландырды, бик зур рәхмәт инде аңа. Исебез китте инде, үзе җәяүләп палатасына кереп ятты дигәч. Нияз Курамшевич та, бик әтәчләнеп кирәкмәгәнне эшли күрмәсен, ди. Өстенә яхшылап ябынып ятсын, ди.

 

Маем, алтыным, мин сине теге институтка күчергәч тагын килермен әле, ул вакытта сиңа кереп тә булыр, Алла боерса.

 

Кайда булсам да, кайда йөрсәм дә мин сиңа гел изге теләктә, йөрәгем синең белән.

Сине яратучы Зөһрәң.

 

P.S. Хәйдәрем, бүген күрәгә әзрәк булды, магазинда да, базарда да тапмадык, теге көннән калганны гына куйдык, иртәгә күп итеп китерербез, икәү ашагыз.

 

 10.03.1978.

 

Яшьлек һәм мәхәббәт һичнинди тормыш сынауларына бирешмичә бәхет касәсен тулы тотарга тырыша. Аларның шаяртуларыннан да матурлык, яшәү яме ташып тора. Баһадир ир, аның янәшәсендә нәни коштай, әмма бик зур йөрәкле хатын атлый. Һәм ике йөрәккә сыйган мәхәббәт атлый. Күпләрне кызыктырырлык изге мәхәббәт шул ул!

 

Ничек яшисең, ничек эшлисең? Сине сагынып беттем, янымда булмаганда бик сагындырасың, чукынчык. Менә алты көн эшләдем инде, тиз арыйм конечно, но хуже булмагач, Аллага мең шөкер итәм инде. Бүген Чүмбәлигә сөйләшергә телеграмма биргән идем, килмәделәр, мөгаен извещениене алып өлгермәгәннәрдер, берсекөнгә тагын бирдем.

 

Так, 12се хатны җибәрәм, бер 18 ләре алсаң, 20се син миңа шалтырат! 13-14 сәгатьтә мин телефон янында утырырмын, на всякий случай 21ен дә шул ук вакытта телефон янында көтәрмен. Точно шунда шалтырат, потому что монда Кама буе, ухажерлар күп, минем өйдә булмавым да бик ихтимал. Аннары тагын шуны да языйм: без 30ы бу кустны эшләп бетерәбез, 1есе Казанда куначакбыз, өйдә, ә 2се Сабага чыгып китәргә тиешбез. Син миңа 1есе өйгә шалтырата аласың.

 

Ярый шуның белән хатым тәмам. Шуны әйтим, син Хәйдәрем, базардан кабак төшен алып көнбагыш урынына чиертеп йөр, эчне бик рәтли ди. Хуш, йөрәк маем.

 

11. 04.1987.

 

P.S. Сине дөньяга килгән көнең белән тәбрик итәм! Шундый керделе дә чыктылы холыклы, шүрәлегә охшаган йонлач кешене минем өчен тудырганы өчен Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт укыйм.

 

Зөһрәң.

 

P.S. Хатларны матбугат өчен Фирүзә ҖАМАЛЕТДИНОВА әзерләде.

 



Ватаным Татарстан
№ 210-211 | 16.10.2009
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»