поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
28.09.2016 Матбугат

Данил Гыйниятов - булачак журналистларга: "Татар әдәбиятын һәм әдипләрен ныклап өйрәнегез"

КФУда быелдан үз эшен башлап җибәргән Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбендә махсус белем бирү программасы төзелгән. Әлеге программа кысаларында югары мәктәпнең студентлары өчен атна саен төрле мастер-класслар, очрашулар узачак. Шундый чараларның берсе кичә, 26 нчы сентябрь көнне үтте.

Студентлар белән очрашуга ТНВ телеканалы генераль директоры урынбасары, телеканалның баш мөхәррире Данил Гыйниятов һәм яңалыклар хезмәтләре җитәкчесе Сәрия Хәбибуллина килгән иде.

ТНВ - рус каналымы, татармы?

"Гомер бик тиз үтә икән. КФУда укып йөргәндә, кайчан да булса аның студентлары каршында чыгыш ясармын дип уйламаган идем", - дип башлап җибәрде очрашуны Данил Гыйниятов. Журналист һөнәренең кызыклы һәм шул ук вакытта бик җаваплы икәнен билгеләп үткәннән соң, бары тик белемле, акыллы журналист кына чын профессионал булып саналырга хокуклы икәнен әйтте ул.

"Мин үзем соңгы арада нәфис тапшырулар әзерләүдә катнашкан һәм һәрвакыт татар телендә алып барган журналист буларак, шуны әйтә алам: татар әдәбиятын һәм татар әдипләрен яхшылап өйрәнегез. Чөнки татар әдәбияты әсәрләре сезнең телегезне эшкәртә һәм илһам бирә, ә татар әдипләрен белү - белемле булу ул. Аларны үзегез яхшы белгәндә генә тамашачыларга дөрес итеп ача алачаксыз. Тормышның нинди генә өлкәсен алма, әдәбият аннан аерылгысыз", - дип сөйләде җитәкче.

Шушы урында ТНВдагы татар теле мәсьәләсе кузгатылды. Җитәкче белдергәнчә, каналда рус теле дә, татар теле дә бертигез дәрәҗәдә бара. "Рус теле артып киткән көннәр дә була, әлбәттә. Тик бу еш кына илдә барган төрле чаралар, вакыйгалар аркасында килеп чыга. Мәсәлән, шул ук сайлаулар", - диде Гыйниятов. Әлеге мәсьәләдә тапшыруларның эфирга чыгу вакыты да мөһим роль уйный бит. Әйтик, татар тапшыруы көпә-көндез, ә русныкы кичкә таба куелса, кайсысының күбрәк каралуы көн кебек ачык.



“Яшьләр картайды”

Соңгы арада ТНВ турында сүз барган һәр җирдә әлеге мәсьәлә кузгатылмый калмый. Яшь журналистларны да ул борчый. "Яшьләр online" тапшыруы нигә ябылды?" дигән сорауга Данил Гыйниятов: "Яшьләр картайды", - дип җавап бирүдән башлады. "Күптән түгел худсовет ТНВдагы бөтен тапшыруларны карап чыкты. Һәм шулар арасыннан контентны үзгәртеп торучыларын үзгәртергә яки ябарга дигән нәтиҗә ясады. Кайбер тапшыруларның форматы башка булса да, алар коры сөйләшүгә кайтып калган иде. "Яшьләр online" да шундыйлар исемлегендә булып чыкты. Безнеңчә, тапшыруга бер генә кешене чакырып утырту - дөрес түгел. Тапшыру җанлы, кызыклы һәм иң мөһиме нәтиҗәле булсын өчен экспертлар, гади халык фикере кирәк", - диде ул.

"Яшьләр online" тапшыруын "Таяну ноктасы" алыштырды. Яшьләр өчен булмаса да, яшь буын да анда үзен кызыксындырган сорауларга җавап таба ала, дип белдерде кунаклар. Әлеге яңа тапшыру ток-шоу форматында уза һәм бәхәсләшүгә корылган. Аның ике чыгарылышы инде чыкты да. Беренчесе татар эстрадасына багышланса, икенчесе Татарстанда АЭС төзү проекты турында. Ток-шоуда алып баручы һәм алты кунак "рольләрне башкара". Араларында тапшыру алдыннан махсус өйрәтелгән кешеләр дә бар. Мәсәлән, кайсыдыр кунак "провокатор" ролен башкарып, әңгәмә учагын кыздырып, утын өстәп тора. Шулай ук кунаклар арасында "светлая голова" да бар. Бу кеше темадан читтә, аның үз фикере, ул йомшак. Киләчәктә "Таяну ноктасы"н көндәлек һәм туры эфирда чыгучы тапшыру буларак эшләргә ниятлиләр. Әмма телеканал җитәкчелеге моның авыр мәсьәлә һәм кадрлар белән проблемалар бар икәнен дә аңлый диде кунаклар.

"Мәдәният дөньясы" урынына "Ком сәгате"


Күпъеллык тарихы булган "Мәдәният дөньясында" тапшыруына да ябылу җилләре кагылган. Әлеге тапшыру урынына "Ком сәгате" исемле яңасы чыга. Аны Данил Гыйниятов үзе алып бара. "Мәдәният дөньясында" тапшыруы - ТНВда туры эфирда чыгучы һәм шалтыратулар буенча шактый сан җыйган тапшыруларның берсе булган. Җәмәгатьчелектә аны нәкъ менә туры эфирга шалтыратулар аркасында япканнар, дигән фикер дә чыккан иде. Данил Гыйниятов эшне шалтыратуларда түгел, дип аңлатты. "Әлеге тапшыруның ябылуы аның эчтәлегенә һәм рейтингына бәйле", - диде ул. Хәзергә исә, ТНВда татар телендә туры эфирда чыгучы һәм тамашачыга шалтырату мөмкинлеге тудырылган тапшырулар юк. "Киләчәктә бу мәнфәгатьне "Таяну ноктасы" каплаячак бит инде", - дип өстәде җитәкче.

 

Рейтингка үтереш-талаш аша

Яңа сезонда гадәттән тыш хәлләргә багышланган "Вызов 112" тапшыруы да чыга. Аның рус телендә булуы ике тел аудиториясен дә кәнәгатьләндерү өчен дип аңлатыла. "Карыйсы килгән кеше карый, карыйсы килмәгәне - юк. Бу тапшыруның тематикасы шундый. Ул хәбәрләр чыгарылышларында негативны азайту өчен дә эшләнде", - диде бу уңайдан Сәрия Хәбибуллина. Шулай ук ул "Эфир" телеканалында чыгучы "Перехват" тапшыруын алып баручылар әйтә торган җөмләне дә әйтте: "Без әлеге куркыныч хәлләр турында алар сезнең белән дә килеп чыкмасын өчен сөйлибез". Билгеле булганча, "Эфир" телеканалының әлеге тапшыруы югары рейтингка ия.
Шулай ук Сәрия Хәбибуллина кайбер журналистларның ике телдә дә репортажлар әзерләве турында да сөйләде. Ул белдергәнчә, журналистларның ике телдә дә эшләве экономияне түгел, ә аларның профессиональ дәрәҗәләрен күрсәтә.

ТНВ һәм Ганиуллина клибы

Очрашу ахырында Гыйниятов журналист һөнәренең бик җаваплы икәнен тагын бер кат кабатлады. "Журналистлар салкын акыл һәм кайнар йөрәк белән эш итәргә тиеш", - диде ул. Һәм моны конкрет мисал белән дә бизәде. Шушы көннәрдә зур гауга куптарган Резеда Ганиуллина клибын башка татар каналлары кабул итсә дә, ТНВ башта ук күрсәтүдән баш тарткан икән. "Худсовет, редакция ахырына кадәр уйлап бетермичә, клипны эфирга чыгарган булса, хәлләр тагын да катлауланыр иде. Менә бу очракта салкын акыл һәм кайнар йөрәк белән эш итү күренә дә инде", - диде Гыйниятов.


Илгиз ШӘКҮРОВ
Татар-информ
№ --- | 28.09.2016
Татар-информ печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»