поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
16.10.2009 Җәмгыять

ЯЗУЧЫЛАР БЕРЛЕГЕ РӘИСЕ ИЛФАК ИБРАҺИМОВ БЕЛӘН ӘҢГӘМӘ

– Илфак әфәнде, син әдәбиятка соңрак килдең. Башка даирәдән килдең. Бу дөньяга кереп китүләре кыен булмадымы?

 

– Безнең буын кешеләре өчен әдәбият хак тарихыбызның бердәнбер дөрес чыганагы буларак кабул ителгәндер. Халкыбыз гомер-гомергә китаплы булган. Тукай әйткәнчә, тарихында «Мескин булып торган өч йөз елда» да әдәби иҗат үзенең таза тамырында – халык авыз иҗатында яшәвен дәвам иткән һәм татар кешесендә китапка сусау, язучы-иҗатчыга, мөгаллим-мәгърифәтчегә изге затларга табынгандай ихтирамлы караш ана сөте белән тәрбияләнгән. Шуңа күрә без барыбыз да әдәбиятка-китапка телебез ачылу белән «килгәнбездер». Әдәби иҗатка исә мин чыннан да ир уртасы хәлемдә, сиксәненче еллар азагында «килдем». Беренче китабымны да 1994 елда гына бастырып чыгардым. Ә аңарга кадәрге егерме еллык чорда үзем өчен, күңел өчен ике калын дәфтәр тутырып язылган шигырьләрем әдәбияткә «килү» булгандыр...

 

Аерма татлы газабың,

Шигърият, колыңнан.

Сине эзләп килде җаным

Мең яктылык елыннан.

 

Иҗат татлы газап булса, иҗатсыз тору тагы да газаплырак бит. Иҗаттан алган ләззәтне бернинди байлык, дан, дәрәҗә дә алыштыра алмый...

 

– Үзеңнән алдагы рәисләрнең эшчәнлеге хакында мәгълүматың бармы?

 

– Беренче рәисебез һәркайсыбызга яхшы мәгълүм Кави Нәҗми бит инде. 1937-45 елларда бу «җаваплы түрә» урынында күпләр утырып караган. Язучылар берлеге белән хәтта Имаметдинов кебек язучы булмаганнар да рәислек итеп алган. Әхмәт Ерикәй, Гариф Гобәй, Гомәр Бәширов, Афзал Шамов, Мирсәй Әмир, Ибраһим Гази, Зәки Нури, Гариф Ахунов,Туфан Миңнуллин, Ринат Мөхәммәдиев, Фоат Галимуллиннарның һәркайсы, олуг каләм ияләре яки әдәбият галимнәре буларак та, җитәкче-оештыручы буларак та Язучылар берлеге тарихында үз эзләрен калдырган шәхесләр. Алар һәркайсы – үз дәвере-чорының балалары...

 

Шәхсән үзен күреп калырга өлгермәсәм дә, безнең гаиләдә Ибраһим Гази исеме еш телгә алына иде. Әткәм Мирза Ибраһимов 5нче армиядә сугышканда аның фронт газетасында чыккан язмаларын даими укып барган. Шуңа без аның барлык повестьларын укып үстек тә... Өлкән буын һәм урта буын язучылары Гариф абый Ахунов рәислек иткән чорны бик искә алалар. Ул түрә булган тотрыклы «торгынлык» елларында Республика Язучылар берлеге чып-чынлап ныгып кала... Гариф абый олы язучы буларак та, җәмгыять тудырган бөтен өстенлекләргә ия булган һәм шуны җәмгыять файдасына кулланган талантлы җитәкче буларак та үзе үк әдәби каһарман саналырга лаек дип беләм. Башка рәисләрнең исемнәрен дә фәкать ихтирам белән телгә алыр идем.

 

– Бу 75 еллык тарихны икегә бүлеп сөйләшик без. Тоталитар чордагы Берлек әдәбиятыбызны үстерүгә түгел, киресенчә, үстермәүгә хезмәт итте түгелме? Аннан, Берлек ул репрессиянең тегермән ташына орлык, ягъни союз әгъзаларын коеп торучы улак кебек тә булган бит әле... Әйтик, Тукай 48 яшенә җитеп, яңа оешкан Союзга керә калса, аның каләме һәм ул үзе нишләрләр иде икән?

 

– Әйдәгез, уйлап карыйк, бу чорда оешма кемгә күбрәк хезмәт итте икән? Тоталитар режимгамы, әллә милли әдәбиятыбызгамы? Читләр арбасына утырып үз җырыңны җырлау мөмкин хәл түгел кебек. Әмма шундый шартларда да безнең өлкән буын әдипләребез үз җырларын җырладылар! Татар әдәбияты-сәнгатенең ренессансы 19 гасыр азагында башланды гына, ә булган кадәресе – шушы 75 ел эчендә...

 

Язучылар берлеге «тоталитар» хакимлек чорында да, күпмедер дәрәҗәдә хәзерге вәзгыятьтә дә «язучы һәм җәмгыять» мөнәсәбәтләрен (мин «язучы һәм хакимият» дип әйтмәдем!) көйләүче бердәнбер оешма булмаган. Дәүләт үзенең гражданнарының һәммәсен җитмеш җиде иләктән иләгән. Сабый чагыннан алып гүргә кергәнче кеше октябрятлар, пионерлар, комсомол оешмалары өстенә тагын ничәмә-ничә җәмәгатьчелек оешмасы күзәтүендә булган. Тоталитар хакимият чорында 50дән артык язучының төрле дәрәҗәдә репрессияләнүе ул чордагы Язучылар берлегенең «эшчәнлеге» дип бәяләнергә тиеш түгел. Шул үтә кыен шартларда да милли әдәбият барыбер үсте.

 

– «Казан утлары»нда чыккан хатирәләрендә Марсель Әхмәтҗанов Нәкый Исәнбәтнең шундый сүз әйтүен яза: «Исәпләүләрем буенча, 1913 елда гына да татар матбугатына язышкан 400 шагыйрь бар иде». Исхакый, Тукай, Дәрдемәнд, С. Рәмиев кебек бөекләребез Союз дигән нәрсәне белмичә дә шаһ әсәрләр иҗат иткәннәр. Ш. Камал, М. Фәйзи, Һ. Такташ, Н. Исәнбәт, X. Туфан кебек бөекләребезгә Союз «кызыл тормоз» гына булган бугай. Иҗатлары тулысынча диярлек Берлек кочагында узган яшьрәк буын язучыларның шактый өлеше исә М. Садри кебек:

 

«Сандугачым сайрый чут-чут дип,

Безнең илдән матур ил юк, дип»

 

дип «сайрап» яшәү җайлырак икәнен тиз төшенеп алган. Син әйткәнчә «үз җырын» җырлаучылар бик-бик-бик аз булган бит алар, Илфак әфәнде.

 

– Туган ил турында барыбызга да язарга кирәк ул. Сөенеп тә, көенеп тә, уйланып та... Мөхәммәт Садри гына түгел, Нәкый ага үзе дә «Безнең ил – сандугач сайрар җир» дип язды. Хәсән Туфанның да туган ил турында «матур» шигырьләре бар...

 

Һәм:

 

Син сорама мине жәлләсәң,

Җәлладләрнең ниләр кылганын.

Мин җавапның әйтә алам бары

Трибуналга илтә торганын,

 

 – дигәне дә бар.

 

Һәр икесе безнең өчен мәгънәле, гыйбрәтле.

 

Татар язучысы, шагыйре иң беренче чиратта, Роберт Әхмәтҗанов язганча, Тукай катламына күтәрелергә тиеш. Шунда гына ул чын милли язучы, шагыйрь була ала. Габдулла Тукай әнә Тукай катламына 20 яшендә күтәрелгән. Аңа 48 яшькә «җитүнең» «кызыгы» калмаган. (Болай әйтүем, әлбәттә, сүз уйнату.)

 

Тоталитар җәмгыятьтә Язучылар берлеге булса да, булмаса да мөстәкыйль фикер йөртүче барыбер кысрыкланыр иде. Тарихта моңа мисаллар бихисап...

 

– 70-80нче елларда, хәтерлим әле, идарә рәисенең түшендә СССР Югары Советы депутаты тамгасы булыр иде. Хакимият баскычының шактый югары өлешендә тора иде рәис иптәшләр. Алар ачык тавыш белән «сайланып» куела иде. XI съезддан алып (1989 ел) яшерен тавыш белән альтернатив сайлау үткәрелә башлады. Кандидатлар күп була торган иде, шул җөмләдән, үз-үзләрен тәкъдим итүчеләр дә. Аннары кандидатлар саны кимегәннән-кими барып, соңгы съездда синең үзеңә альтернатива әллә бөтенләй булмады инде? Хикмәте ни икән моның?

 

– Язучылар берлегенең соңгы дүрт съездында үзем дә катнаштым, андагы хәлләрдән хәбәрдармын. Язучыларның рәис сайлау тәртибен үзгәртергә омтылуы ул иң әүвәл җәмгыятьтәге тәртипләргә мөнәсәбәт белдерү дә. Бүгенге көндә дә Язучылар берлеге җитәкчесе хакимият ишекләрен тибеп кенә ачып керә дә, бөтен мәсьәләләрне хәл итә ала дип уйлаучылар юк түгел. Вәзгыять үзгәрде шул. Язучылар берлеге хәзер – мөстәкыйль иҗат оешмасы. Ул Рәсәйнең җәмәгать оешмалары турындагы кануны кысаларында оешырга һәм эшен алып барырга тиеш. Язучылар берлегенең абруе җитәкчесенең түшенә нинди «тамга» кадалуыннан гына тормый. Ул җәмгыятьнең рухи үсешенә ихтыяҗ ни дәрәҗәдә булуга бәйле. Бүген тулаем җәмгыятьтә рухи кыйммәтләргә «бәяләр» үзгәрде. Кемдер бүгенге әдәбиятны рухи гариплек-примитивлык дип бәяли, кемдер бүгенге әдәбият-сәнгатьне бәясен җуйган дип исәпли. Ә минемчә, төп критерий бүген иҗатчының хезмәте телебезне үстерүгә өлеш кертәме, юкмы, ул халкының йөрәк тибешен, кан басымын дөрес билгелиме-юкмы, халкын рухи мескенлеккәме, әллә өметле үсешкә әйдиме дигән сорауга уңай жавап бирү-бирмәү, гомумән, кешелек тарафыннан кабул ителгән рухи кыйммәтләр таләбенә туры килү-килмәү белән бәяләнергә тиештер... Әлегә, чын демократия булмаган җәмгыятьтә, иҗатчының хезмәте кемгәдер, әйтик, түрәләргә «ошады», «ошамады» дип кенә бәяләнә дә. Бу хәл үзе гариплеккә китерә...

 

Инде рәислеккә дәгъвачыларның азаюына килсәк, бу, бәлкем, ижат берлеге рәисенең түшендәге «тамга»ларына карап кына түгелдер. Язучылар берлеге рәисенең абруен фәкать аның оештыру осталыгы һәм иҗаты гына күтәрә ала.

 

– Гафу ит, Илфак, шушы урында бүлдереп, сүз кыстырып калыйм әле. Синең (ягъни шагыйрь Мөхәммәт Мирзаның) иҗатың мине башта бераз шикләндергән иде, ләкин каләмеңнең яхшук чарланганы, шәп кенә үсеп китүең аермачык күренеп тора. «Адәм баласы» дигән оригиналь формадагы бишьюллыкларың исә чын-чынлап сөендерде.

 

– Рәхмәт. Белгәнеңчә, оешмабыз бик «өлкән яшьтә». Үлем-китемнәр дә, күзгә күренми торган башка мәшәкатьләр дә хәттин ашкан. Боларның барысының да артыннан йөрергә, хәл итәргә кирәк бит инде. Ә иҗат кешесе өчен бу бюрократик-демократик җәмгыятьтә (вәгъдәсезләр җәмгыятендә) ярашып-яраклашып яшәү бер дә җиңел түгел...

 

Ринат Мөхәммәдиев, Фоат Галимуллин һәм мин рәислек иткән чор СССР дигән дәүләтнең таланып-таралып юкка чыккан дәверенә туры килде. «Бар хилафлыклардан азат булган» тиңдәшсез кодрәт иясе – коммунистлар партиясе дә идарә итүдән туктады. Дәүләт структурасына кергән, шактый гына байлыкка, чыганакларга ия СССР Язучылар берлеге һәм СССР Әдәби фонды да таланып-таралуга дучар булды. Бу талану-таралудан соң барлык иҗат берлекләре дә, аеруча милли республиканыкылар ярык тагарак алдында торып калдылар.

 

– Шундый шартларда ниләр майтарырмын дип, нинди уй-планнар белән килдең инде бу урынга?

 

– Төгәл соравыңа төгәл итеп ничек кенә җавап бирим икән? Милли язучы – милләтнең рухи хәзинәсе ул. Милли горурлык хисләрен тәрбияләүдә милләтнең популяр спортчылары, артистлары, хәрбиләре, сәясәтчеләре һ. б. профессия кешеләре зур роль уйный. Ә милли үзаңны тәрбияләүдә хак динебез белән бергә милли мәктәбебез һәм милли әдәбиятыбызга тиң башка бернинди көч юк. Республикабыз җитәкчеләре шушы хакыйкатьне бөтен тирәнлеге белән аңлаган хәлдә республикабыздагы ижат берлекләрен саклап калу, аның эшчәнлеген яңа чорда яңача оештыру өчен иң кирәкле шартларны булдыруга алындылар. Мин аеруча 90нчы еллардагы кыенлыкларны күз алдында тотып әйтәм...

 

Бу җаваплы вазифага ризалыгымны биргәндә миңа хәзерге чорның иң төп бурычы иҗат берлеген саклап калу булуын ассызыклап төшендерделәр.

 

– Кемнәр?

 

– Сез каләмдәшләребез. Һәм, әлбәттә, республикабыз житәкчелеге дә... Иҗат берлеген саклап калу дигәңдә оешмада ниндидер үзара килешмәүчән төркемнәр яки Берлекне таркатырга йөрүчеләр булуы күздә тотылмый. Иң әүвәл язучылар оешмасының шактый картаюы, соңгы ун елда әдәбиятка талантлы яшьләрнең аз килүе борчый иде.

 

– «Алмаш» килми димәс идем. Берлек чүпрә кебек кабара түгелме соң?

 

– Киләләр. Әмма 90нчы елларда без барыбер дә әдәбиятка киләсе бер буынны югалткан булып чыктык. Өлкән әдипләребез бер-бер артлы бакый дөньяга күчкән бу чорда 1972-82 елларда туган татар егетләре-кызлары арасыннан 30-35 яшькә кадәрге берничәсенең генә язучы булып җитеште. Бу беренчедән. Икенчедән, СССР Язучылар берлеге таркалу белән әдәби тәрҗемә эше бөтенләй тукталып калды. Әдәби багланышларны тергезү – болар һәм башка мәсьәләләр – яшь рәиснең уй-планнары иде.

 

– Инде тәгаенләп санап чыгыйк әле. Тулаем оешмага һәм аерым язучыларга сихәт бирерлек нинди-нинди эшләр башкарылды икән?

 

– Үземнең рәислек чорында эшләгән бөек эшләр белән мактана алмыйм. Шулай да... Әйтик, язучыларның иҗат активлыгын стимуллаштыру максатында, Язучылар берлеге әдәби премияләренең статусын күтәрдек. Хәзер алар Мәдәният министрлыгы һәм Язучылар берлеге премияләре дип атала, һәм аларның матди дәрәҗәсен 10-15 тапкыр арттыра алдык, «Татнефть» ачык акционерлык җәмгыяте белән берлектә Саҗидә Сөләйманова исемендәге 3 әдәби премия, 3 кызыксындыру премиясе, яшь язучылар өчен 10 стипендия гамәлгә куелды.

 

Язучылар берлегендә әдәби тәрҗемә буенча даими эшләүче остаханә оештырылды. 90 язучыбызның чәчмә һәм тезмә әсәрләре русчага тәрҗемә итеп бастырылды. Хәзер драма әсәрләренең русчага тәрҗемәсе әзерләнеп килә... Без инде аерым авторларның иҗат үрнәкләрен рус, төрек, инглиз теленә турыдан-туры тәрҗемә итүне дә максат итеп куябыз.

 

Язучылар берлеге үзенең багланышларын да киңәйтергә омтыла. Соңгы 4 елда гына да Россиянең 5 төбәгендә татар әдәбияты көннәре (Ульяновск, Пермь өлкәләрендә, Чуашстанда, Удмуртиядә һәм Мари-Эльдә) үткәрелде. Удмуртия Язучылар берлегендә татар язучылары секциясе оештырылды.

 

Язучылар берлеге каршында Яшь язучылар клубы (җитәкчесе – Л. Янсуар), яшь тәнкыйтьчеләр төркеме (җитәкчесе – Р. Рахман) төзелде.

 

Бүген Язучылар берлеге республикабызның төрле министрлыклары һәм оешмалары белән уртак проектлар төзеп эш алып бара:

 

Мәдәният министрлыгы белән: барлык әдәби-мәдәни чараларны бергәләп үткәрү, әдәби премияләр тапшыру;

 

Яшьләр һәм балалар белән эшләү, спорт һәм туризм министрлыгы белән: ел дәвамында «Иделем акчарлагы» иҗат фестивале үткәрелә;

 

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән: ел саен җәйге чорда районнарга, авылларга «Әдәби десант»лар оештырыла;

 

Республика Милли китапханәсе белән: ел китабы конкурсы үткәрелә;

 

Камал театры белән: «Яңа татар пьесасы» конкурсы үткәрелә;

 

Татар дәүләт гуманитар педагогика университеты белән: 1Х-Х1 сыйныф укучыларының Республика әдәби иҗат конкурсы үткәрелә;

 

«Татнефть» һәм «Рухият» фонды белән: нефть чыгару төбәге районнарында иҗат итүче укучы яшьләрнең әдәби иҗат фестивален үткәреп киләбез.

 

Башка төрле эш-гамәлләрне дә әйтеп узыйк. Язучылар берлегендә социаль-көнкүреш комиссиясе эшли. Авыручылар күп. Соңгы дүрт елда гына да без дистәгә якын язучыбызга төрле дәрәҗәдәге операция ясауга булышлык иттек. Язучыларны соңгы юлга озату, аларның каберләрен барлау, истәлек ташлары булдыруга да катнашабыз.

 

Болар барысы да Язучылар берлегенең яңа шартларда үз эшен алып барырга омтылуының ачык мисаллары. Әмма шушы көндәлек эшләрне башкаруга да күп энергия һәм вакыт сарыф ителә. Матди мохтаҗлык аркасында бик күп уйларыбыз, теләкләребез хыял гына булып кала.

 

Кайберәүләр бүген, Язучылар берлеге миңа берни бирмәде, фатирны да теге җитәкчедән, бу җитәкчедән үзем алдым, дип сөйләп йөри. Тик теге җитәкче дә, бу җитәкче дә аңа фатирны ул язучы булганы өчен биргән бит, Язучылар берлегендә булганы өчен һәм дә Язучылар берлегеннән алынган белешмәләргә нигезләп.

 

– Идарә рәисе буларак сине ниләр сөендерә?

 

– Милли әдәбиятыбызга өр-яңа буын килә. Үз йөзләре, үз сүзләре белән. Алар тирән белемле, энергияләре ташып тора. Ленар Шәех, Рифат Сәлах, Лилия Гыйбадуллина, Гөлнара Җәлилова, Гөлнур Корбанова, Илгиз Зәйниев инде Язучылар берлеге әгъзалары. Иң якын арада Йолдыз Миңнуллина, Рүзәл Мөхәммәтшин, Айдар Җамалиев, Рөстәм Галиуллин, Эльмира Һадиева, Ләйсән Фәтхетдиновалар да берлекнең тулы вәкаләтле әгъзалары булыр дип ышанабыз.

 

– Көендергәне ни? Хәер, алдан үзем бер-ике сүз әйтеп калыйм әле. Язучы дигәнебез – язучы, әдәбият дигәнебез әдәбият булсын өчен ким дигәндә ике нәрсә кирәк: әсәрләрнең язылуы һәм укылуы. Язылсын өчен син хатының яки ирең: «Юк-бар белән маташма. Эш эшлә!» дип колак итеңне ашамаслык каләм хакы алырга тиешсең. Укылсын өчен язганың басылырга һәм укучыларга барып җитәргә тиеш. Бер сорау кала: бу «тиеш»ләрне кем тәэмин итәргә тиеш?

 

– Барыбыз да. Мин бәлки артык иске караштагы кешедер. Дәүләтнең өстенлекле юнәлешләр дигән сәясәте була. Андый өстенлекле юнәлешләр төбәкләрдә дә, республикаларда да бар. Милли әдәбияты, сәнгате тарихы дистә, йөз еллар белән генә исәпләнгән һәм үз ана телен, үз этник мәдәниятен саклау өстенлекле юнәлеш дип билгеләнгән төбәкләрдә иҗатчылар хезмәтенә чын мәгънәсендә дәүләти кайгыртучанлык урнашкан да. Шушы мәсьәләне даими күз уңында тоту – иҗат берлегенең төп эшедер. Без, кулыбыздан килгәнчә, шуны эшләргә тырышабыз. Кулдан килгәнчә...

 

Көендергәне нәрсә? Хәтта юк дәрәҗәсендәге гонорарлар да түгел, ә бәлки татар китабына гафу ителмәслек дәрәҗәдә битарафлык барлыкка килү. Моның бик күп сәбәпләре барын үзебез дә тоябыз. Ләкин битарафлыкның сәбәбе – битарафлык кына.

 

Татар китапларының «сатылмый» ятуында кемнәрнедер гаеплибез. Иң беренче чиратта китап авторын, гонорар сорамасын өчен, «үтмәс товар» язгансың дип түбәнсетәбез. Дәүләт акчасына нәшер ителгән китаплар дәүләт учреждениеләре булган китапханәләргә, мәктәпләргә басылган көнне үк бушка таратылырга тиеш. Калганын сатуга чыгарырлар. Язучы хезмәтенең хәләл хакы булган гонорарлар турында исә сүз куертасым да килми, бу хакта язучыларыбыз үзләре соңгы съездда һәркемгә ишетелерлек итеп, аңлаешлы итеп әйттеләр. Тик нәтиҗәсе генә әлегә күренми.

 

– Шул уңайдан бер тәп-тәгаен сорау бирим әле үзеңә. Татарстан китап нәшрияты быел ничә язучының китабын чыгарды?

 

– Без гәп корган вакытка, ягъни август уртасына, Мөхәммәт Мәһдиевнең биштомлыгы гына басылды. Бу хәл барыбызны да сискәндерде.

 

– Татар әдәбиятына шулай кизәнү кемнең ихтыяры белән килеп чыкты ул? Кризис дигәч тә, ул хәтлек афәт килмәде лә дөньясына. Татар язучыларының китаплары басылу хәтта Бөек Ватан сугышы елларында да тукталмаган лабаса... Идарә нәрсә карый дигән сорау да туа бит әле монда!

 

– Идарә нәкъ шул мәсьәләләрне карый. Нәшрият җитәкчелеге белән көндәлек элемтәдә эшлибез. Ниһаять, август аеннан финанслар бүлеп бирелә башлады. Әмма язучыларның китапларын бастыру да, аларның хак-әҗерен түләү дә, китап сәүдәсе дә – болар Язучылар берлегенә тапшырылган вәкаләтләр түгел. Ни кызганыч, безнең бу хакта Язучылар съездындагы тәкъдимнәребезгә дә, даими хат-мөрәҗәгатьләребезгә дә тиешенчә әһәмият бирелми әлегә...

 

Идарә бу очракта ни эшли дигән соравыңа кайтып, тагы шуны да әйтим: идарә иҗатчыларны рухи һәм иҗади төшенкелеккә бирелмәскә өнди. Бүген иҗади процесс бара. Китаплар языла. Нәшриятларга, редакцияләргә җибәрелә. Иҗат ул – ташкын кебек, аны кемнеңдер ихтыяры белән барыбер буып торып та, кирегә агызып та булмый. Табигатьнең һәм яшәешнең кануннарына нигезләнеп ул да эволюция юлы белән алга бара... Тыярга теләсәң, әле ничек кенә көчәячәк ул!

 

...Ничек мин язмый торыйм ди

Кол Гали язган килеш?..

 

– ди әнә шагыйребез.

 

– Татарстан хөкүмәте бу эшне тәэмин итә алмагачтын, бәлкем, Кол Гали заманындагыча, күчереп язуны оештырырга кирәктер? Каләмнәр дә шәп хәзер, каурый гына түгел... Бусы – ачы бер шаярту гына инде. Нәрсәдер эшләргә кирәк бит. Кемнәрдер өметләнгәнчә, төп укучыларыбыз булган авыл апалары, абзыйлары, Европа һәм Америка халкын да узып, җитмәсә әле сәламәтлекләренә дә зыян китерә-китерә, повесть-романнарны компьютердан укып утырмас бит инде? Ә менә татар әдәбиятының хәзерге хәлен ничек дип бәялисең син, Илфак әфәнде?

 

– Әдәбиятыбызның хәленә бәяне бүген төгәл генә беркем дә бирә алмас. Аның өчен вакыт үтүе, дөресрәге, бүгенге әдәбиятның вакыт сынавын үтүе кирәк. Заманында Г. Исхакый, Г. Ибраһимов, Г. Тукай бер-берсенә капма-каршы бәяләр биргәннәр. Өч бөегебезгә хак бәяне исә Халык һәм Вакыт үзе бирде. Әмма бүген ни әйткәнеңне иртәгә ишеткәннәрен көтеп ятып булмый. Бүген әйткәнеңне бүген ишетсеннәр дә, иртәгә һәм беркайчан да онытмасыннар! Әдәби сүзнең бөтен мәгънәсе шулдыр дип беләм...

 

Бүгенге әдәбиятыбызның хәле турында «XXI гасыр татар әдәбияты. Милли әдәби телебезнең сакланышы һәм үсеше тенденцияләре» дигән темага багышлап конференция үткәрәчәкбез.

 

– Соңгы 10-20 елда югалтулар да зур булды бит.

 

– Әйе. Югалтулар зур, бик зур. Әмма ул әдипләребездән күпме әдәби мирас калды. Гомәр Бәширов, Әмирхан Еники, Нурихан Фәттах, Аяз Гыйләҗев, Гариф Ахунов, Мөхәммәт Мәһдиев, Мәхмүт Хәсәнов, Рафаэль Сибат, Мәгъсүм Хуҗин прозасы, Сибгат Хәким, Гамил Афзал, Илдар Юзеев, Роберт Әхмәтҗанов, Зөлфәт, Мөдәррис Әгъләмов, Рәшит Әхмәтҗанов, Кадыйр Сибгатуллин, Харрас Әюпов, Наис Гамбәр, Нияз Акмал шигърияте – бүгенге көн әдәбияты түгелмени?!. Әдәбият һәм тел галимнәребез болар һәм исән-сау олы әдипләребез Ш. Галиев, Ә. Баян, Р. Фәйзуллин, Т. Миңнуллин, Х. Камалов, Ф. Яруллин, Р. Харис, Р. Мингалимов, Р. Гаташ, Г. Рәхим, Р. Батулла, М. Маликова, М. Хәбибуллин, Ф. Бәйрәмова, Л. Шагыйрьҗан, А. Хәлим, Р. Миңнуллин, М. Галиев, Разил Вәлиев, Ф. Садриев, А. Хәсәнов, З. Мансуров, Н. Әхмәдиев әсәрләренең әдәби-эстетик кыйммәтләрен тирәнтен анализлап, үзләренең төпле фикерләрен әйтергә бурычлы. Аларның андый фикере – үз гомерендә бер генә татар китабын да укып карамыйча бездә әдәби кризис, бездә тәнкыйть юк дип сүз куерткан кемсәләр өчен түгел, ә бәлки фән өчен, язучы-иҗатчыларның үзләре өчен дә бик кирәк. Мин яшьләре өлкәнрәкләрнең исемнәрен генә атадым. Әдәбиятыбызның урта буын вәкилләре Р. Зәйдулла, Г. Морат, Л. Лерон, Р. Шәрипов, Н. Гыйматдинова, И. Иксанова һ. б. талант ияләренең иҗатын тирәнтен фәнни өйрәнү зарур дип уйлыйм. Әдәбиятыбыз казанышлары бар ул, булганын күрә белү дә кирәк.

 

– Алайса, мин күренекле язучыбыз Миргазиян Юныстан да сорау бирдерим әле, рәис әфәнде. Бу фикерләр аның «Казан утлары»ның өр-яңа (8нче) санында чыккан мәкаләсеннән алынды. «Рухият өлкәсенә багышланган мәкаләләрнең көн тәртибендәге иң мөһим, иң изге милли проблемаларны ерактан урап үтүенә без инде күнегеп беткәнбез». «Фикерсез, эчтәлексез мәкаләләр, чиле-пешле һәм чип-чи сүз камырыннан әмәлләнгән вакытлы матбугат ташкыны. Юкка чыккан тәнкыйть. Мөхәммәт Мәһдиевкә, Нурихан Фәттахка, Гамил Афзалга һәм Илдар Юзеевкә алмашка килгән күпчелекнең төссез, төче иҗатлары...» «Илһам белән җанланмаган, хисләр кайнарлыгы белән җылытылмаган графоманлык язмалары басып китте... Бүгенге көндә татар әдәбияты минем өчен – тоташтан торган йөрәк әрнүе». Сорау рәвешендә язылмаса да, үткеннән-үткен сорау бит инде бу. Җавап нинди булыр?

 

– Миргазиян ага белән килешәм дә, килешмим дә. Килешәм, чыннан да татар халкының рухи үсеше манифесты булырдай, барыбызның да йокысын качырырдай бердәнбер мәкалә, әсәр иҗат ителмәгәндер. Әмма соңгы 5-6 елда гына да Миргазиян аганың үзенең, башка тере классикларыбызның чор, җәмгыять, әдәбият-сәнгать, әхлак темаларына багышланган саллы-саллы иҗат үрнәкләре барлыкка килүен инкарь итеп булмый. Бер генә мисал. Ркаил Зәйдулланың «Башны бәрдем ташка» җыентыгы, минемчә, вакыйга булырлык. Тагын да дистәләрчә мәкалә, очеркларны атап булыр иде... Вакытлы матбугат белән әдәби басмаларны бутамыйк. Миргазиян аганың борчылуы, әлбәттә, әдәби журналларыбызга карата. Ни әйтсәң дә, әдәби процесс иң әүвәл әдәби басмаларда чагылыш таба. Җавапны без бергә эзләргә тиешбез. Миндә әзер рецепт юк. Шунысы бәхәссез, иң югары эстетик кыйммәтләр хакында сүз алып барганда да бүген безнең өчен иң мөһиме – җәмгыятьтә китапка булган ихтыяҗның тоныклана баруын, «язучы» сүзенең бер кушамат кебек кенә булып калу ихтималын истән чыгармау. Исхакый кисәткән инкыйраз шул бит инде ул. Адәм баласы үрчүдән туктамас. Ә менә рухи инкыйразга дучар булып, бердәнбер Җәгьфәр көненә калуың ерак йөрми... Һәр милләтнең үзенең рухи үсеш программасы булырга тиеш. Бәлки, ул ташка басылган программа да түгелдер. Әмма аның асылында әдәби сүз, китап, дин, әхлак ятуы һәркемгә ачык.

 

– Прозаның хәле аеруча авыр кебек. «Казан утлары»на папка-папка китереп кенә торалар үзе. Ләкин Еникиләр, Мәһдиевләр, Хөсниләр, Фәттахлар чыннан да юк шул инде. Роман жанры да борчый. Элек татарда романнар бик аз иде. Сыңар роман чыгу да зур вакыйга була торган иде. 16 ел эчендә 4 роман язып ташлап, Габдрахман Әпсәләмов, Фатих Кәрим әйтмешли, «шаккатырды халыкны!» Хәзер исә романнарны коеп кына торалар. Ләкин шактый өлеше – «сусыл», ни теле, ни киеренкелеге, ни укылышлылыгы юк, журналда баскан хәлдә дә кысып-тыгызлап, «журнал варианты» дип бирәсе була.

 

– Романнарга да кытлык юк бер карасаң. Хәтта шигъри романнар да иҗат ителә. Әмма роман кадәр роман язып нинди эпохаль мәсьәләләр күтәрелә соң, дигән сорау куярсыз. Рөстәм Мингалим әйтмешли:

 

«Чыгышы бөркет икәннең

Очышы ничегрәк?»

 

Шәп роман, үзең әйткәнчә, көтеп алына. М. Мәһдиев, А. Гыйләҗев, Н. Фәттахның һәр романын ничек көтеп алдык әнә. В. Имамовның «Сәет батыры»н, Р. Батулланың «Сөенбикә»сен, Ф. Латыйфинең «Хыянәт»ен, Ф. Бәйрәмованың «Күчем хан»ын, Ф. Сафинның «Саташып аткан таң»ын, «Ф. Садриевның «Таң җиле»н, К. Кәримовның «Ком сәгате»н халкыбызның гыйбрәтле үткәнен һәм бүгенгесен, милли каһарманнарының фаҗигале язмышларын, тирән күңел кичерешләрен, ана телебезнең матур үрнәкләрен кулланып иҗат ителгән әсәрләр дип беләм... Мәдинә Маликованың «Тылсым»ын тәэсирләнеп укыдым. Мин үзем укыган романнар хакында гына әйттем. Әмма, үзең билгеләп үткәнчә, хәтта «Казан утлары»нда да күбесенчә журнал вариантындагы романнар басылды шул. Урысчадан тәрҗемә ителгәннәре арасында да укучының аң-зиһенен уятырдай романнар юк диярлек. Конференциядә болар хакында да зурдан кубып сөйләшү булыр дип уйлыйк...

 

– Шигърияттә хәлләр ничегрәк? Әдәбиятның башка төрләрендә?

 

– Рәфикъ абый, син миннән шагыйрьләребезгә бәя бирдереп дошманнарымны арттырма инде, зинһар. Безнең шагыйрьләребез барсы да бөекләр! Мин бары зур-зур бүләкләр һәм исемнәргә ия булган олуг шагыйрьләребез бүген дә Фәнис Яруллин кебек ал-ял белмичә иҗат итсеннәр иде дим... Ркаил Зәйдулла буынының публицистика жанрында да ат уйнатуын хуплаган хәлдә, алар үзләренең кабатланмас шагыйрьләр булуын алдагы иҗатлары белән тагын бер исбатласыннар иде дигән теләгемне белдерәм. Лена Шагыйрьҗан, Рәсимә Гарифуллинаның, Рәниф Шәриповның поэма жанрында матур табышлары булды дип исәплим. Фәнни-гамәли конференциядә барлык жанрлар турында да абруйлы белгечләребез үз сүзләрен әйтер дип уйлыйм... Әдәбиятыбызның бүгенге хәле турында галимебез Адлер Тимергалинның саллы-саллы язмаларын «Казан утлары» даими бастырып килә... Адлер ага кыю да, гадел дә, миһербанлы да белгеч. Яшь галимнәребезгә бар яктан өлге булырлык.

 

Күренекле урыс тәнкыйтчесе Лев Аннинский мондыйрак сүз әйтте: Бүген әдәби әсәрләрне ниндидер кысалар, кагыйдәләр, таләпләр-критерийлар аша анализлау-тәнкыйтьләү кирәкме икән? Мин үзем һәрбер әсәрне укыганда бу әсәр, гомумән, кешене ни нәрсә хакында булса да уй-фикер йөртергә этәрәме, юкмы, ул әйтергә-сурәтләргә теләгәннәр яңалыкмы, юкмы, – дигән сорау куям, ди. Адлер ага да иң әүвәл автор иҗатындагы яңалык мөһим ди. Ул яңалык авторның үзе өчен генә түгел, ә гомумән әдәбиятыбыз өчен яңалык булсын ди. Таләп гади һәм аңлаешлы бит!..

 

– Эштә рәсмилек күп. Кәгазьгә теркәлә торган эшләр дә кирәктер, әйе. Ләкин язучылар иҗади халык бит. Аларның Берлек бинасына киләсе килеп торырлык нәрсәдер табып булмыймы соң? Әйтик, бер рухтагы кешеләр җыела алсын, гәпләшсен, бәхәсләр куертсын, язучылар белән сәнгать әһелләре, галимнәр, әдәбият укытучылары арасында диалоглар барсын. Бер дә юкта билъярд, теннис, шахмат уйнасыннар шунда. «Тынгысыз каләм» кебек стена газеты чыксын.

 

– Рәсмилектә нинди мәгънә күрәсең бит? Айга бер тапкыр үткәрелеп киленгән ижат секцияләре утырышлары рәсмилектән бигрәк  – хезмәттәшләрнең аралашуы да бит. Ни кызганыч, бинабыз авария хәлендә. Тукай клубы бинасының җимерелүе барлык мөмкинлекләребезне чикли... Соңгы вакытта китапханәбезне бераз җиһазлый алдык. Анда язучыларыбыз аралашу өчен шартлар бар дип беләм. Менә яшьләребез күбәя бит. Андый чараларны да үткәрә башларбыз.

 

– Элекке җитәкчелекнең Халыкара ПЕН-клубның «Татар ПЕН-үзәге» дигән язучылар оешмасын өнәп җиткермәве сизелеп тора иде. Хәзер сезнең «халыкара мөнәсәбәтләр» ничегрәк соң?

 

– Мин рәис булып торган дәвердә ПЕН-үзәк белән язучылар берлеге арасында нинди дә булса мәсьәләдә фикер каршылыгы чыкканын хәтерләмим. Алар да безнең кебек бит инде. Барысы да үзебезнең язучылар, зыялылар. Бөтенесендә дә булмаса да, ПЕН-үзәк үткәргән чараларда катнашырга тырышам.

 

– Элеккеге идарәдә янә Россия язучылар оешмасына кушылыйк дип дәртләнеп йөрүчеләр дә булды.

 

– Мин үзем дә шул кешеләрнең берсе булып барам бугай. Мин Россия язучыларының бердәм оешмасы булырга тиеш дип исәплим. Бүгенге көндә Россия Язучылар берлеге берничә оешмага бүленгән. Әлбәттә ,без ниндидер бер бүлемтекнең бер өлеше булуга риза түгел. Ә менә Россиянең бердәм оешмасы төзелгән хәлдә, аның белән кушылудан бернинди зыян да күрмим. Россия Язучылар берлегенең соңгы съездында без Туфан Миңнуллин белән нәкъ шул фикерне күтәреп чыгыш ясадык. Әгәр дә Россия Язучылар берлеге күпмилләтле әдәби хәрәкәтләрне оештыру үзәге булу вазифасын ала икән, милли әдәбиятларның төп билгесе булган милли телләрнең сакланышы өчен җаваплылык вазифасын да үзенә алырга тиешлеген әйттек. Бүгенге көндә Россия Язучылар берлегендә дә илдә иҗат кешеләренә карата гадел булмаган сәясәт белән разый түгелләр. Әмма шул шартларда мәсьәләне дәүләт җитәкчелегенә бөтен кискенлеге белән куя алмыйча, алар үзләренә сыену эзләп православие чиркәве даирәләре белән хезмәттәшлек итүне өстен күрәләр. Күп милләтле, күп конфессияле илдә бу бик үк кулай күренеш түгелдер.

 

Шулай итеп, Россия Язучылар берлегенең соңгы съездына да без вәкилләр булып түгел, күзәтүчеләр булып катнаштык. Алдарак Россия Язучылар берлегенә кушылу-кушылмау мәсьәләсе бер-бер артлы ике идарә утырышында зур бәхәсләр белән тикшерелде. Бу шактый каршылыклы мәсьәлә булып чыкты. Төп шарт булып, дөресрәге, төп сәбәп булып, инде әйткәнемчә, бүгенге көндә бердәм Россия язучылар оешмасы булмау тора. Иртәме, соңмы, андый бердәм оешма төзелер һәм без Россия Язучылар берлеге белән иң тыгыз элемтәләр урнаштырып, Россия һәм дөньякүләм әдәби мохиткә чыгу юлларын эзләрбез дип ышанам.

 

– Россия язучылар оешмасына ул берләшкән, бербөтен Берлеккә әйләнгән хәлдә дә кермәскә кирәк. Берләшү түгел, «составка керү» була бу. Тигез килеш хезмәттәшлек итик. Мөстәкыйльлекне бирү президентлар, парламентлар кимәлендә генә түгел, аерым оешмалар һәм хәтта шәхесләр кимәлендә дә була.

 

– Язучылар оешмасының эшен җәмгыятьтән аерырга тырышу, бер уйласаң, хакимияттән түгел, язучыларның үзләреннән дә ул.. Менә син үзең дә тулы азатлык ягында икән бит. Соң бөтен яшәешебез тулысы белән бер илдә урнашкан тәртипләргә яраштырылгач (тәңгәлләштерелгәч), аерым «азат» булуның нинди өстенлеге бар соң?

 

– Бердән, мин «мөстәкыйльлек» дидем, «тулы азатлык» димәдем. Икенчедән, әгәр дә Мәскәү татарга Татарстанда һәм Рәсәйдә милләт булып яшәргә, телен, мәдәниятен, мәгарифен үстерергә шартлар тудыра икән, ким дигәндә, моңа комачауламый икән, аерымлануның һич хаҗәте юк. Ләкин Мәскәү, хакимияткә кемнәр генә килмәсен, коммунистлармы, демократлармы, безнең шушы табигый хокукларыбызга күнә алмый шул. Суверенитет тикмәгә генә игълан ителмәде бит инде ул. 1992 елны референдумда нәрсәне хуплап тавыш биргәнебезне искә төшерик: «Сез Татарстан Республикасының суверен дәүләт, халыкара хокук субъекты буларак Россия Федерациясе һәм башка республикалар, дәүләтләр белән мөнәсәбәтләрен тигез хокуклы шартнамәләр нигезендә коруына ризамы?» Һәм бу референдум карарын икенче референдумыбыз гына юкка чыгара ала юкса. Ә без менә «тәңгәлләшергә» үзебез үк тәкатьсезләнеп торабыз шикелле. Законнарыбызны бердәйләштерү аша татарны әкренләп үтерү дә җитмәде әле Мәскәүгә, татарча укытуны бетерү бавы белән буып ук үтерү кирәк булды, ахры. Мөстәкыйльлек өчен көрәшнең иң алгы сафында барырга тиешле оешмабызны нәкъ шундый мәлдә Мәскәү авызына кертергә омтылу – һич аңлап була торган эш түгел. Үзең әйтмешли, «иң тыгыз элемтәләр» урнаштырылсын, кирәк икән, килешү-фәләннәре дә төзелсен, ләкин «составка керү» дигәне генә була күрмәсен.

 

– Алай гадиләштереп карау дөрес микән? Монда берничә бик мөһим проблема бар. Беренчедән: хәзерге дәвердә Россия Федерациясе субъектларының иҗат бүлегендә әгъза булып тору иҗатчының эш стажына исәпләнми. Бу аларның булачак пенсияләренә турыдан-туры кагыла. Шулай ук, налог түләүче буларак, без Рәсәй казнасына күпмедер үз өлешебезне бирәбез, ә дәүләтнең иҗат кешеләренә дигән азмы-күпме өлешләреннән мәхрүм булабыз... Бу Рәсәй күләмендәге төрле премияләр, грантлар һ. б. дигән сүз... «Без Россия Язучылар оешмасына керергә тиеш түгел, без үзал яшик», – дип күкрәк суккан язучылар да икенче көнне үк минем янга кереп: «Миңа Россиянең «атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән исемгә документлар әзерлик инде, минем повестьны русчага тәрҗемә итик инде», – дип сорап йөриләр. Хәтта «Бердәм Россия» сәяси партиясендә иң актив әгъза булып торган язучы-депутатка да бүген Россия Язучылар берлеге кирәкми. «Ул безгә берни дә бирми», – ди. Хикмәт кемнеңдер «составында булу-булмау»дан бигрәк, үзең әйткән «милли үзаң» дәрәҗәсеннән тора бит. Шөкер, бүген әдәбиятыбыз-сәнгатебез илбашыбыз Минтимер Шәймиев яклавында. Ә бит милли әдәбиятыбыз-сәнгатебезне кимсетеп, авыл әдәбияты, авыл сәнгате дип бәяләүчеләр, милли иҗатчыга чирканып, җирәнеп караучылар да аз түгел. Алар иртәгә ни күрсәтер? Миңа калса, иң әүвәл шулардан «азат» булырга кирәк. Шуларның чын йөзен Тукай әйткәнчә «Үз сурәтләрен көзгедән күрсәткәндәй үзләренә күрсәтергә» кирәк... Ни кызганыч, әлегәчә Россия күләмендә иҗатчының хезмәтенә хәер-хак булырлык мөнәсәбәт юк. Ул, бәлки, вакыт үтү белән, буыннар алмашы белән акрынлап формалашыр.

 

– Татар халкының язмышы шулай кыл өстендә торганда оешмабыз һәм аерым язучылар ни эшләргә тиеш соң, Илфак әфәнде?

 

– Республика иҗат оешмалары башка төбәкләрнең иҗат оешмаларыннан, хәтта Россиянекеләрдән дә үзенең милли оешма булуы белән аерылып тора. Безнең үз йөзебез, үз максатыбыз бар. Иң беренче чиратта бу – ана телебезне саклау. Әдәби оешма халыкка берөзлексез ана телебезнең иң матур үрнәкләрен күрсәтүче әдәби әсәрләр бирергә тиеш.

 

Сәясәт һични түгел – мал бүлеш,

Алмасаң да, бирмәү хәстәрен белеш... –

 

дип язган иде бер шагыйребез.

 

Милли язучы өчен сәяси алыш-бирешләрнең аерым үз мәгънәсе, үз фәлсәфәсе бар. Иң аянычлы биреш 1552 елда булган. Дәүләтчелегебезне, азатлыгыбызны биргәнбез. Кемнәрдер исә иманын сату бәрабәренә алган-тапканын саклап калган... XX гасыр «алыш-биреш»ендә безнен халкыбыз кемнәргә ни-нәрсәләр генә бирмәде икән? Берәүләргә алфавит, әлифба эшләп, мәктәпләр төзеп бирде. Дөньяның төрле кыйтгаларына галимнәрен, акыл ияләрен бирде. «Яуларда калкан булды» – Җәлилләрне, Алишларны, Кутуйларны, Кәримнәрне ..., Мөҗәйләрне – дистәләгән солдат язучыларыбызны бирде. «Тыныч тормышта аттан артык эшләп»  –  нефть чыгарып, ашлык үстереп бирде. Бөек дәүләт таралганда «чит-ятлар» ягында калдырып, аларга миллионлаган милләттәшебезне бирде. Үзе, ниһаять, нидер алырга ниятләгәндә генә кануннарны «тәңгәлләштереп», тагын да күбрәк бирүчегә әверелде. Дәрдемәнд йөз ел элек үк инде:

 

Кайсы җилләр, нинди упкын

Тарта безне җан сорап? –

 

дип язган дәвер килеп басты... Бездән инде газиздән газиз, җаныбыз белән бергә яралган ана телебезне «сорыйлар». Ягъни мәктәпләрдә «милли компонент» дип йөртелә торган ана телдә укытуны бетерүгә юнәлтелгән канун кабул итәләр. «Алыш-биреш» базарында без һаман «бирүче» булырга дучармы?

 

Без язучылар турыдан-туры олы сәясәттә катнашмыйбыз да кебек. Чынында исә һәркайсыбыз үз иҗатында аерым мәсьәләләрдә үзенең җан авазын җиткергән һәм хәзер дә җиткереп килә:

 

– Татарстан – төтенстан,

Дәүләт тимерчелеге...

 

– Көрәшчеләр кирәк,

Беләклеләр җитә,

теләклеләр кирәк,

 

– диде шагыйрь.

 

– И Алып, билең бирмә!

 

– диде икенче бер шагыйребез.

 

Әлеге һәм дистәләрчә, йөзләрчә шигъри мөрәҗәгатьләр иң әүвәл халыкның үзенә юнәлтелгән. Әгәр халыкның милли үзаңы җитәрлек дәрәҗәдә икән, «компонент» турында яңадан ник шунда ун закон чыгармыйлар, халык үз телен, үз өнен саклый ала, яклый алачак. Һәр язучының бу мәсьәләдә, Туфан Миңнуллин әйткәнчә «төп мәсьәләдә», фикерләре уртак, теләкләре бер.

 

Бу шартларда татар язучысы ни эшләргә тиеш соң? Мин үземчә болай дип уйлыйм:

 

– Татар язучысы, зыялы, аек, үз халкының тарихын белгән һәм хөрмәт иткән шәхес буларак, иҗаты белән үзенә хас шул сыйфатларны бөтен халкында, бигрәк тә яшь буында тәрбияләүче булырга тиеш;

 

– татар язучысы бөтен Рәсәй һәм дөнья язучылары тормышы белән уртак информация кырында, уртак әдәби мохиттә булырга тиеш. Үз-үзеңне «бикләп кую» да, «бикләтеп кую»да алыш-биреш базарында «бирү» дип бәяләнә;

 

– татар язучысы, зыялы милләтче буларак, башка халыклар, милләтләргә дә хөрмәтле булырга, толерантлык, тотрыклылык, хезмәттәшлек, дуслыкны ныгыта торган һәр акциядә катнашырга тиеш;

 

– татар язучысы, кан коюга бәйле бер генә эш-гамәлне дә хупламыйча, кан коюга өндәүчеләргә, нинди милләттән булуларына карамастан, кискен рәвештә үз мөнәсәбәтен белдерергә тиеш.

 

Рәсәйнең мәгариф өлкәсендәге стандартлар милли әдәбиятларның үсешенә тимер киртә булып тора.

 

Россия Язучылар съездында Туфан абый белән минем чыгыштан соң Карачай-Чиркәс, Якут-Саха, Дагыстан вәкилләре дә бу мәсьләне ачынып күтәрделәр, хәтта рус язучылары үзләре дә Россия мәгариф министрын «антинародный министр» дип атадылар.

 

– Тукай үзенең саф, коеп куйган шагыйрь генә түгел, дипломат та, сәясәтче дә, җәмәгать эшлеклесе дә булуын әйтә. Тукай юкса татар үргә менгән, чәчәк аткан чорда яшәгән икән әле ул. Хәзер, милләтебез бетеп, бетерелеп яткан үтә хәвефле бер мәлдә язучыларыбыз (чыгарма рәвешендә, бәлки, унлап бармакны бөгә алабыздыр), әдәбиятка гына бикләнеп, анда да ошбу фаҗиганең күләгәсе дә чагылмаган «стериль» әсәрләр генә иҗат итеп яталар түгелме? Тагын унбиш-егерме елдан кайсы халыкның шагыйре-әдибе булырга, нинди телдә язарга исәп тота икән алар?

 

– Әлбәттә, 90нчы еллар инкыйлабын 60нчы елларның «җепшеклек» җилләре белән чагыштырып булмый. Ул җилләр шәхес культының котып бозларын актарып атты. Бу процесс әле дә дәвам итә. Хәзерге дәвер, моңарчы гасырлар буе урнашып, дәвам иткән сәясәтнең яңадан үзенә кайтуы гынадыр, күрәсең. Һәрхәлдә – безнең өчен, безгә булган мөнәсәбәттә... Мин сәясәтче түгел. Язучы буларак исә каләмдәшләребез 60нчы еллардагы «жылы жилләр»гә дә, 90нчы елларның «бюрократик-демократиясе»нә дә битараф калмады дим. Бигрәк тә татар шигърияте... Безнең язучыларыбыз мәйданнарда ачыкты, үз сүзләрен әйтте һәм әйтәләр. Кемдер моны күреп тә – «күрми», ишетеп тә «ишетми» икән, монда язучыларны сукырлыкта һәм чукраклыкта гаепләү бер дә гадел түгел...

 

Рәфикъ абый, үзең соңгы 15-20 елдагы вәзгыятьнең елъязмачысы була торып, шундый сорау бирәсең. Берүзең генә түгел лә син, дистәгә якын ялкынлы каләмдәшебезне, әйдә әле, үзең санап күрсәт!

 

– Илфак әфәнде! Мин «ак» исемлектәгеләр санын ун кат арттырырга да, төгәл санамавым өчен биш кат гафу үтенергә дә, үземне ата ваемсызлар исемлегенә кертергә дә ризамын. Ләкин рәсем матурланганнан гына хәл үзгәрер микән соң?

 

– Мин язучыларның җәмгыять белән бердәм атлавы, җәмгыять белән бер сулышта булуы яклы. Менә әдәбиятка өр-яңа буын килә. Мин аларның иҗатлары да үзләре яшәгән җәмгыять белән көрәшүгә дучар булуын теләмәс идем. Рудаки ханнар хозурында булган, 200 меңнән артык шигырь юлы язган. «Шигърият атасы» дигән исемгә лаек булган. Соңгы чиктә ул да ярамаган, сарайдан куылган. Бу – бер чиктән икенче чиккә ыргытылу... Бәлкем, ижат кешеләренең тәкъдире шундыйдыр инде?... Язучылар берлеге бу унайдан караганда да әле кирәк дип фаразлана.

 

– Ярар, килешмәсәм дә, бәхәс куертып тормыйк, ары китик. Әгәр дә мәгәр татар халкын бетерү программасы эшләнә калса, анда, минемчә, һичшиксез, шундый бер пункт булыр иде: «Бөекләрен түбәнәйтергә’’, дигән. Программа буенчамы, әллә очраклы рәвештә генәме, ләкин мондый эш эшләнеп ята түгелме, Илфак әфәнде? Берәүләрнең язуынча, Сөембикә-ханбикәбез урыслар белән килеп аларга Казанны алышкан, имеш, Җәлилебезне Гитлер мактап туялмаган, имеш.

 

– Халкыбызның милли байрагы булырдай бөекләребезне читтән килеп түбәнәйтүчеләр, шөкер, әлегә бик юк. Үзебезнекеләр тырыша.

 

– Тәгаенрәк сөйлик әле, рәис әфәнде.

 

– Төгәлрәге шул. «Мирас» журналының баш мөхәррире Миңнәхмәт Сәхапов менә бер дистә елга якын үзе нәшер итә торган журналда татар халкының милли каһарманнарыннан «ак таплар» эзли. Бигрәк тә М. Җәлилнең бөеклеге аңа тынгы бирми, күрәсең. Бу елның 6-7нче саннарында М. Сәхапов һәм Э. Яһүдиннарның «Барбаросс» инкыйразы» исемле пьесасы басылып чыкты. Анда авторлар М. Җәлилнең исемен тагын да ныграк пычраталар. Язучыларыбыз аларны кискен гаепләде. Һәм бездән аларны Язучылар берлегеннән чыгаруны таләп итте. Август аенда үткән идарә утырышында Сәхапов бертавыштан Татарстан Язучылар берлегеннән чыгарылды.

 

– Михнәтле тормыш, авыр хезмәттән гайре берни дә диярлек күрмичә япь-яшьли үлеп киткән Тукайны үз дәрәҗәбезгә төшереп «тормышчанландырырга» маташулар да, халкына бик зур, һаман әле үзләштереп җиткерелмәгән әдәби һәм рухи мирас калдырган Нәкый ага Исәнбәтнең гаеп чебененнән фил ясаулар да татарга зыян гына сала бит. Килешәсеңме?

 

– Килешәм.

 

– Язучылар берлеге бинасында узган ел ремонтны туктаттылар. Халыкта бу бинаны да, «Болгар номерлары» урынын да, Баумандагы Матбугат йортын да яңа байлар тартып алачак дигән сүз йөри.

 

– «Болгар» номерларының җимерелүе дә, Тукай клубы урнашкан Язучылар йортында ремонтның туктатылуы да бөтенебезне дә борчый. Кызганычка каршы, барыбыз да янгыннан соң каравыл кычкырабыз шул. «Болгар» номерлары җире «Татнефть»кә күчкән дип ишеттек. Минем бу оешмага ышанычым бар әле. Анда вәгъдәсез җитәкчеләр эшләми. Соңгы биш елда алар белән ничәмә-ничә уртак проект булдырдык.

 

– «Болгар»ны җимерүне Берлек җитәкчелеге уртак проектлар хакына аклый булып чыгамыни, димәк?

 

– «Болгар» номерлары да, ул биләгән җир дә – дәүләт милке. Язучылар берлегенең матди милке юк. «Болгар» номерлары һәм башка мәдәният һәйкәлләренең җимертелүе турында иң әүвәл язучылар чаң сукты. Ә сез Берлек кая карый димәкче. Сез Берлек белән аерым язучы арасыңда нинди киртә күрәсез соң? Иң абруйлы ике аксакалыбыз – халык язучысы Туфан Миңнуллин белән халык шагыйре Равил Фәйзуллин әлеге факт буенча җәмәгатьчелеккә мөрәҗәгать иттеләр. Башка шундый мәсьәләләрдә дә йә аерым язучы, йә секция, йә идарә исеменнән Язучылар берлегенең җитәкчелеккә һәм җәмәгатьчелеккә мөрәҗәгать итми калганы булмады... «Казан утлары»ның быелгы 1нче һәм үткән елгы 12нче саннарында Равил Фәйзуллинның һәм үзеңнең мәкаләләрегез – болар язучыларның фикере түгелмени? Язучылар берлеге ул ниндидер куркыту таягымыни? (Безнең авылда «куркыту пумаласы» диләр.) Тарихи һәйкәлләрне саклау буенча Мәдәният министрлыгы структурасында махсус идарә бар. Һәйкәлләр дип билгеләнгән һәр бинада аларның рөхсәтеннән башка бер генә кадак та суырып алынмый, бер генә кадак та кагылмый. Безнең Язучылар берлеге бинасында көн итүебез дә – алар белән төзелгән шартнамә буенча. Миңа калса, бездә дөньяга булган үпкә-ачуны үз туганыңнан алу гадәте бар. Бу очракта, Язучылар берлегеннән дип өзеп әйтмәсәм дә, шундый тенденцияне тоям мин. Ак эт бәласе кара эткә диләрме әле? «Уртак проект» мәсьәләсендәге каһкаһәлерәк соравыңа мин өстәп башка берни дә әйтә алмыйм...

 

– Тукай исемендәге клуб та Язучылар берлеге бинасында бит. Язучылар берлеге оешканнан алып бөтен тарихи җыелышлар да Тукай клубында үткән. Баштагысы Матбугат йортында иде бит инде.

 

– Безнең бинабыздагы клуб та җимерелеп төшкәнгә кадәр буш тормады. Тукайның тууына 125 ел тулуга әзерлек буенча хөкүмәтнең чаралар планына биналарыбызны төзекләндерү һәм Тукай клубын сафка бастыруны кертү буенча тәкъдимнәребез чыннан да әлегә яклау тапмады. Бу безнең бинабызны кемнәрдер алырга йөри дигән сүзгә бәйле түгелдер дип өметләнәм. Бина идарәнеке генә түгел, бөтен язучыларыбызныкы да бит ул!..

 

– Гафур Коләхмәтов, Галимҗан Ибраһимов, Шәриф Камал, Мирхәйдәр Фәйзи, Сәгыйть Рәмиев, Такташ, Кави Нәҗми, Җәлил, Кутуй, Фатих Кәрим, Шамил Усманов, Нәкый Исәнбәт, Кәрим Тинчурин, Мирсәй Әмир, Габдрахман Әпсәләмов, Әмирхан Еники, Нурихан Фәттах... – татарның иң җете әдәби талантларын саный бу дип уйлыйсыңдыр инде, Илфак әфәнде. Татарстаннан читтә туып-үскән язучыларыбыз бу. Аларны сызып ташласак, әдәбиятыбыздан ни генә калыр иде икән? Хәзер менә асылда шул сызып ташлау, әдәбиятыбызның болай да авыр киләчәген Татарстан белән чикләү бара түгелме?

 

– Әйе, татар язучыларының географиясе хәзер кайчандагыга караганда да тарайды. Төп чыганак булып Татарстан һәм Башкортстан республикалары калды. Язучылар берлегенең илдәге яшь иҗатчыларны барларга, алар белән аерым шөгыльләнергә алынуы бик вакытлы гамәлдер.

 

Алда әйтелгәннәрдән чыгып та, күпчелек каләмдәшләребезнең фикерләрен белеп тә шуны раслый алам, моннан 75 ел элек төзелгән Язучылар берлеге әлегәчә әдәби иҗатчыларыбызның ышанычын аклаган, зур сынаулар аша үтеп үзенең яшәргә сәләтен җуймаган бердәнбер оешма булып кала бирә. Аның эшчәнлеге каләмдәшләребезнең бергә туплану теләгенә һәм сәләтенә бәйле. Аның киләчәге бүген үз сафларына кабул ителгән һәм ителәчәк дистәләрчә яшь язучыларыбыз, яшь шагыйрьләребез, яшь әдәбият галимнәребез һәм яңа буын җитәкчелегенең югарыда күтәрелгән һәм күтәрелмәгән мөһим мәсьләләргә мөнәсәбәтеннән тора. Шушы изге юлда бергә булыйк, берәгәйле булыйк!

 


Рәфикъ ЮНЫС
Казан утлары
№ 10 | октябрь 2009
Казан утлары печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»