• 31.05 Югары татар КВН лигасы. Финал. "Ак барс" ЯҮ. 18.00
  • 15.06 Республикакүләм ифтар. Казан. Теннис академиясе.
Туган көннәр
  • 29 Май Әбрар Кәримуллин (1925-2000)
  • 29 Май Әмир Камалиев
  • 29 Май Роза Әдиятуллина
  • 30 Май Хәния Фәрхи
  • 30 Май Рәниф Шәрипов
  • 30 Май Альфред Халиков (1929-1994)
  • 30 Май Мөдәррис Вәлиев
  • 31 Май Денис Куляш
  • 31 Май Миркасыйм Госманов (1934-2010)
  • 01 Июнь Нәби Дәүли (1910-1989)
  • Кама-Тамагы. Авылда йорт сатыла. 89674628716
  • Комиссар Габишев урамында бер бүмәле квартира озак вакытка арендага бирелә. тел 89872745396
  • Комиссар Габишева урамында 1 бүлмәле квартира озак вакытка арендага бирелә. 89872745396
  • Бәрәңге сатып алам. 15-20 сум.Килеп алу. 8-962-566-39-05
  • 31.05.тана ите сатылачак. Китереп, чабып бирү. Актаныш. 8-962-566-39-05.
  • Керамик плитка ябыштыру, ванна булмәсе "под ключ" ясау. Казан тел.89274919642
  • Үгез ите сатыла, 290 сум. Теләче. 89179295383
  • Мөслим районы Баек авылында бройлерный үрдәкләр сатыла башлый. Мөрәҗәгать итү өчен телефон: 8- 986- 933- 61- 88
  • Пр.Победы метросына якын, 2 бүлмәле кв. 1 бүлмәсенә тәртипле,эшли торган татар кызы эзлим. Риелторлар борчымавыгызны үтенәм. тел89631201352
  • Актаныштан плотниклар төзелеш эшләрен башкара: Брустан йорт, мунча күтәрү, түбә ябу, идән-түшәм җәю һәм башка вак эшләрне. т.8-927-477-78-06.

 

 

 
Архив
 

               

28.09.2016 Мәгариф

Мәктәптә ирләр юкмыни?

Казан шәһәрендәге бер мәктәпкә йомыш белән кереп чыгарга туры килде. Уку йортының эче чиста, пөхтә, якты. Кирәкле кешене көткән арада, бер хатын-кыз укытучы яныма килеп: «Зинһар өчен, гафу итегез, сез безнең сыйныф бүлмәсендә кадак кагып бирә алмассызмы икән, үзем булдырып караган идем, ялгыш, бармагыма суктым, тырнагым төшмәсә ярар иде», – дип үтенде.

Ялындырып тормадым, кереп кадак кагып бирдем. «Мәктәбегездә ирләр берәү дә юкмыни?» – дип сорадым. «Бар, – диде ханым, – мәктәп каравылчысы, мәктәпнең тирә-юнен җыештыручы пенсионер, алар монда күренмиләр әле, былтыр физкультура укытучысы бар иде, җәй көне кайдадыр «шабашка»да эшләп йөрде, кабат мәктәпкә килмәде», – дип җавап бирде. «Берәр плакат яки башка нәрсә эшлисе булса, укучыларның әти­ләрен чакырырга туры килә, ә алар үзләренең эш коралларын, кирәкле нәрсәләрне өйләреннән алып килеп ясыйлар.Ярый әле минем чүкечем бар, ә башкаларның анысы да юк!» – дип мактанып та алды укытучы апа.

Антик (борынгы грек һәм рим мәдәниятенә мөнәсәбәтле) чордагы вакыйгаларны искә төшерсәк, ул чактагы уку-укыту, мәгариф мәсьәләләренә кагылышлы даһилар күз алдына килә: Платон, Сократ, Аристотель, Демокрит... Татарның атаклы мәгърифәтчеләрен искә төшерик: Ибраһим Хәлфин, Шиһабетдин Мәрҗани, Каюм Насыйри, Ризаэддин Фәхреддин...

Хәзерге мәктәпләрдәге укытучыларның күпчелеген хатын-кызлар тәшкил итә. Түбән хезмәт хакы өчен генә ир-атлар азракмы, әллә тәрбия эшләрендә хатын-кызлар уңышлырак дип уйлыйлармы?! Ләкин укыту-тәрбия эшләре һәрчак хатын-кыз хезмәте булмаган бит...

Инкыйлабка (революциягә) кадәр ир-ат укытучылар хәрби хезмәттән азат ителгәннәр. Император Николай II вакытында мәгариф чыгымнары җиде тапкыр үскән, чит илләрдә дә шундый хәл булмаган ул чакта... Болар күптәннән булган инде, ә хәзер ни өчен күп кешеләр балаларын чит илдә укытырга тырышалар соң? Бәлки анда укытучылар ир-атлар булгангадыр?

Массакүләм мәгълүмат чараларына игътибар итсәк, Көнбатыш Европа һәм АКШта укытучылар коллективы төрле. Башлангыч сыйныфларда күпчелекне хатын-кыз укытучылар тәшкил итсә, урта сыйныфларда, киресенчә, ир-атлар өстенлек итә. Бу хәлне психологлар да хуплый, чөнки башлангыч сыйныфларда укучы әле һаман ана назыннан аерылмаган, ә урта сыйныфларда ир-ат укытучылар кулайрак, мәсәлән, Бөекбританиядә 80 процент укытучылар ир-атлар. Россия мәктәпләрендә хәзерге вакытта якынча 90 процент хатын-кыз мөгаллимәләр тәшкил итә, шуңа күрә кайбер белгечләр әйтүенчә, ир балалар хатын-кыз психологиясе белән тәрбияләнә, ә кыз балалар исә ир-атларга охшарга тырышалар, диләр. Мәктәпләрдә ир-ат укытучылар кимегәннән-кими бара... Ирләр тәрбиясен хатын-кызлар бирә алмый, чөнки менталитет башка, шул сәбәпле чын ир бала булып тәрбияләнә алмый (инициативасыз, актив булмаган ир бала үсә). Нәтиҗәдә андый ир бала «хатын-кыз артына качарга өйрәнә», авырлык­лардан курка, хәрби хезмәткә бармас өчен, хәрби комиссариат вәкилләреннән качып йөри башлый, бу эштә аны әнисе (тагын хатын-кыз!) яклый.

Ир-ат укытучылар мәктәпкә кирәкме дигән сорауны гаиләдә ир (ата) кеше кирәкме дигән сорау белән янәшә куеп карасаң? Ни кызганыч, тулы булмаган гаиләләр арта бара.

Гадәттә, яшьләр арасында педагогика уку йортларын «кызлар уку йорты» дип тә атыйлар, чөнки студентларның күбесе – хатын-кызлар. Студент чорыннан ук нисбәт: 1:4 (кызлар күбрәк!).

Белгеч булып мәктәпкә килгәч, яшь укытучының (гомумән, укытучыларның) хезмәт хакы зур түгел, ә ул яшь укытучының гаиләсе, баласы булса, ул ничек тормыш итәргә тиеш?! Романтик хисләр мәктәпкә килеп укыта башлагач ук каядыр очып югала инде. Хәзер яшь белгеч чын хакыйкатькә күзен зур итеп ачып карый, башындагы уй-фикерләр өермәсе аны күбрәк акчалы эшкә этәрә һәм ул (ир-ат укытучы) базарда сату итәргә дә риза була (чөнки акчаны көн саен үз кулында тоя!). Укытучының елына ике ай чамасы ялы да кызыктырмый аны, анда да ул мәктәп эшләре белән бәйләнгән була: йә яңа уку елына мәктәптә ремонт ясау, йә сайлау комиссиясендә эшләү яки кизү тору, йә укучыларның җәйге лагеренда «каравыл» тору һ.б.

Ир-ат укытучы мәктәптә үсә дә алмый: уку-укыту мөдире, әгәр бик тырыш булса – директор (ә аларны бик еш алыштырмыйлар).
Укытучы һөнәре үзенең элекке абруен, төрле сәбәпләр аркасында, югалтты һәм һаман югалта бара. Монда массакүләм мәгълүмат чаралары да «булыша»: мәктәпкә берәр җиһаз алыр өчен акча җыйган укытучыны («җинаятьчене») хурлыйлар (хөкүмәт ул җиһазны бирсә, укытучы акча җыеп җәфаланмас та иде...), БДИны начар тапшырган укучылар белән бәйләп «түбән төшерәләр».

Фән-техника казанышлары чорында укытучыларга эшләү тагын да авыррак. Аңа яңа техниканы өйрәнергә, башка алымнар, алдынгы технологияләрне үзләштерергә кирәк. Хатын-кыз укытучының өйдә үз балалары да, ире дә көтә, аларның да эштән кайткач тәмләп ашыйсылары килә, аларны йоклаткач, дәфтәрләр тикшерәсе, киләсе көнгә дәрес планнары язасы, интернеттан яңа мәгълүматлар аласы да бар. Болар барысы да йокы, сәламәтлек хисабына эшләнә. Бу мәсьәләдә ир-атлар техникага якынрак тора, күбрәк кызыксына, укучыларны да кызыксындыра. Кабат тарих сәхифәләрен актарсаң, иң оста пешекче, музыкант, рәссам – барысы да ирләр, бу хакыйкать белән берәү дә бәхәсләшми. «Ир-ат укытучылар кирәк!» – дип язган иде мөхтәрәм педагог Мәхмүт Әхмәтҗанов газета битләрендә. Бу – бик тә дөрес фикер.

Илдә күпме социологлар, фәнни-тикшеренү институтлары бар. Алар ни өчен бу турыда чаң какмый?! Бик четерекле, кирәкле, гаять мөһим мәсьәлә бит бу!

Нияз БИШБАЛТА, Казан
Шәһри Казан
№ --- | 27.09.2016
Шәһри Казан печать

comments powered by HyperComments

Фикерләр

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Gong-TV
Бөтендөнья татар яшьләре форумы