|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.09.2016 Мәдәният
Камалда Саха театры гастрольләре башлана (ФОТО)2016 елның 28-30 октябрендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында Россиянең әйдәп баручы милли театрларыннан берсе – П.А.Ойунский исемендәге Саха Академия театры гастрольләре көтелә. Әлеге гастрольләр Саха театрының 110 еллык юбилее уңаеннан Россия шәһәрләре һәм чит илләр буйлап үтәчәк зур гастрольләр туры кысаларында үтә. Соңгы елларда Г.Камал һәм Саха театрлары арасында тыгыз дустанә мөнәсәбәтләр урнашты. Саха Академия театры берничә мәртәбә “Нәүрүз” Халыкара фестивалендә катнашты, ә 2017 елда үтәчәк фестиваль исә якут театры сәнгатенә багышлана. Ике театр да быел 110 еллык юбилейларын билгеләп үтә.
--- |
Иң күп укылган
|